Бүген Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү Ассоциациясенең VII съездында Казан мэры Илсур Метшин оешманың Югары Советы Президиумына яңадан сайланды. Утырыш Мәскәүдә «Сенеж» идарәсе остаханәсе базасында узды. Чарада илнең 89 төбәгеннән делегатлар катнашты.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев мөрәҗәгать итте. Утырышта катнашучылар Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия Ассоциациясенең узган елгы эшенә йомгак ясадылар: «Муниципаль диалог» проектының әһәмиятен билгеләп үттеләр, «Малая родина – сила России» («Кече ватан – Россия көче») Беренче Бөтенроссия муниципаль форумын уздыру, Россия Президенты катнашында «Служение» («Хезмәт») премиясе турында доклад тыңладылар.
Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия Ассоциациясенең рәистәшләре — Андрей Шевченко, Ирина Гусева, Руслан Кухарук һәм Галина Данильченко, шулай ук Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Малхасян – съезд барышында яңадан сайланды.
Җирле үзидарәне үстерү Ассоциациясе 2019 елның маенда милли буларак оештырылган һәм 2019 елның декабрендә Бөтенроссия Ассоциациясе дип үзгәртелгән. Хәзерге вакытта оешма составына барлык 89 төбәк ассоциациясе – РФ субъектларының муниципаль берәмлекләре советлары (сигез федераль округ, 17816 МО) керә.
Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия Ассоциациясене оештыручылар — Муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия Конгрессы, Бөтенроссия җирле үзидарә советы, Россия шәһәрләре берлеге, Башкалаларның һәм эре шәһәрләрнең халыкара ассамблеясе, «Рус провинциясе» тарихи җирлекләрне үстерү ассоциациясе, Атом сәнәгатенең ябык административ-территориаль берәмлекләре ассоциациясе, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе, Россиянең Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш шәһәрләре берлеге.
Агымдагы елның июлендә Россиядә закон дәрәҗәсендә Җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия Ассоциациясе статусы җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының, муниципаль берәмлекләрнең гомуми мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүче бердәм оешма буларак расланды.
Элегрәк Казан Мэрын «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты итеп сайлаганнар иде. Мондый карарны Генераль Ассамблея һәм Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр-Евразия халыкара ассоциациясе Советы утырышында кабул иттеләр, ул Каһирә шәһәрләренең Бөтендөнья форумы мәйданчыгында узды. Анда Россия төбәкләреннән һәм башка илләрдән 80 нән артык муниципаль хакимият вәкилләре катнашты.