Татарстан башкаласында 1 апрельдә балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе старт ала. Киләсе уку елында беренче тапкыр мәктәп парталары артына 17 меңнән артык бала утырачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Без зур темплар белән социаль учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары төзибез. Биш ел эчендә без 16 мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзедек – бу РФ субъектларының миллионлы шәһәрләре арасында яхшы күрсәткеч. Без лидерлар, әмма яшь гаиләләр безгә тынычланырга ирек бирми, һәм без моны бик хуплыйбыз. 1 сентябрьдә 17 мең беренче сыйныф укучысы парта артына утырачак. Бу меңьеллык шәһәр өчен бик яхшы күрсәткеч», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Ул – шәһәрнең бурычы – балаларга белем алу һәм аларның талантларын ачу өчен лаеклы шартлар тудыру, дип өстәде.
«Яңа төзелгән мәктәпләр – белем храмнары, аларда барлык кирәкле әйберләр: иркен рекреацияләр, искиткеч мәктәп рестораннары, лабораторияләр, спорт заллары һәм бассейннар бар. Ә актлар заллары – ул 550 кеше һәм аннан да күбрәк сыйдырышлы, барлык кирәкле җиһазлары булган чын концерт заллары. Бу чын мәдәният сарае», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Болар барысы да балаларның уңышларына ярдәм итә, дип өстәде ул. Казан укучылары ел саен республика копилкасына төрле фәннәр буенча Россия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүләрнең яртысыннан күбрәген китерә.
«Кабул итү кагыйдәләренә килгәндә, алар Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган, һәм мәгълүматны вакытында ата-аналарга җиткерергә кирәк. Шулай ук район хакимияте башлыкларына, мәгариф идарәсенә бу кагыйдәләрнең тайпылышсыз үтәлешен күзәтергә һәм хокук бозуларга юл куймаска кирәк», – дип өндәде Илсур Метшин.
Ирек Ризванов искә төшергәнчә, мәктәптә укый башлаганда бала алты яшь һәм алты айдан да кечерәк булмаска, әмма сигез яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш. Башка яшьтәге балалар өчен мәгариф идарәсенең педагог-психологларны, логопедларны һәм башка белгечләрне үз эченә алган махсус комиссиясе бәяләмәсе нигезендә искәрмәләр булырга мөмкин.
Гадәттәгечә, кабул итү өчен документларны ата-аналар дүрт ысул белән тапшыра ала: Татарстан һәм Россия дәүләт хезмәтләре порталлары, «Россия почтасы» аша һәм белем бирү оешмасына шәхсән килеп. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпләрнең электрон почталарына җибәрелгән гаризалар кабул ителмәячәк.
Беренче сыйныфка керү ике этапта башкарыла. Беренчесе 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт аралыгы беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук укырга керүгә өстенлекле хокукы булган балалар өчен каралган. Яшәү урыны буенча кергәндә полиция һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, шулай ук мәктәп микрорайонында яшәүче хәрбиләрнең балаларына аерым өстенлекләр бирелә. Моннан тыш, аларга абый һәм апалары инде мәктәптә белем алучы балалар ия.
Балалары беркетелгән территориядә яшәмәгән ата-аналардан гаризалар икенче этапта кабул ителә. Ул 6 июльдә башлана һәм 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Гариза белән бергә ата-аналар аның шәхесен таныклаучы документның күчермәсен һәм баланың туу турында таныклыгының күчермәсен тапшырырга тиеш. Кабул итүнең беренче этабында шулай ук баланың теге яки бу микрорайонда яшәве турында документлар һәм аның өстенлекле хокукын раслаучы документлар (әгәр ул булса) кирәк.
Беренче этап тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә мәктәп укырга кабул итү турында боерык чыгара. Икенчесендә исә шундый боерык гариза килгәннән соң биш эш көне эчендә әзерләнә.
Мәктәпкә кабул итүдән анда буш урыннар булмау сәбәпле генә баш тартырга мөмкин. Мондый очракта мәгариф оешмасы ата-анага хәбәрнамә бирергә тиеш. Баланы башка мәктәпкә урнаштыру өчен ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр өч көн эчендә баланы буш урыннар булган якындагы учреждениегә билгеләргә тиеш.
Барлык сораулар буенча ата-аналар балаларын шәһәр мәктәпләренә кабул итү буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар. Шалтыратуларны түбәндәге телефоннар буенча кабул итәләр:
Мәгариф идарәсе: +7(843)223-23-80 (өст.66206, 66208);
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843) 520-72-33;
Совет районы: +7(843)223-23-76 (өст.66384);
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-23-75 (өст.66372);
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843) 223-23-73 (өст.66336).
Исегезгә төшерәбез, мәктәпләргә бертигез йөкләнеш тәэмин итү өчен конкрет территорияләрне муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына беркетү турында карар кабул ителде.
Әлеге документ мәктәпләрнең рәсми сайтларында һәм Казан мэриясе порталында бастырылды.