1 апрельдән Казанның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын
комплектлау башлана. Быел балаларны кабул итү өчен 16 мең 563 урын әзерләнгән.
Балалар бакчасына урын алу өчен чиратта 14 мең 15 бала тора. Тагын 2,5 мең
ата-ана үз балаларын башка мәктәпкәчә белем бирү оешмасына күчерергә тели. Бу
хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов
хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы искә төшергәнчә, республикада инде 14 ел
дәвамында «Электрон балалар бакчасы» мәгълүмат системасы эшли. Аның ярдәмендә
балалар бакчаларга чиратны катгый үтәп бүленә. Баланы мәктәпкәчә белем бирү оешмасына
җибәрү турында хәбәрне ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта
ала. Шуңа күрә комплектлау чорында гариза статусын игътибар белән күзәтергә
кирәк.
Әгәр 15 апрельгә кадәр бала бакчага юллама алмаган
булса, ата-аналарга бердәм кайнар линиягә түбәндәге телефоннар буенча
шалтыратырга кирәк: +7(843)223-22-10; +7(843)223-23-80.
Моннан тыш, район мәгариф бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә һәм белгечләр белән
берлектә сабый өчен оешма сайларга мөмкин.
Бердәм кайнар линия телефоннары шулай ук edu.tatar.ru
порталында һәм Казан мәгарифенең социаль челтәрләрендә, оешмаларның рәсми
сайтларында урнаштырылган.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе балалар бакчалары һәрвакытта
да чираттагы барлык балаларны да кабул итә алмауларына игътибарны юнәлтте. Бу
проблеманы хәл итү өчен, 2024 елның июленнән ата-аналарга баланы ирекле
урыннары булган мәктәпкәчә балалар оешмасына вакытлыча бирү мөмкинлеге бирелә –
теләгән балалар бакчасына чират җиткәнче.
Ирек Ризванов искә төшергәнчә, 2014 елдан Казанда 98
балалар бакчасы төзелгән һәм тагын 79 ремонтланган. Шул ук вакытта балалар
инфраструктурасын үстерүгә ихтыяҗ югары булган районнар да кала.
«Төзелеш темплары шундый ук дәрәҗәдә сакланыр дип
өметләнәбез. Идел буе районында 220 урынлык балалар бакчасы төзелә башлады
инде», – дип мисал китерде ул.
Казан мэры Илсур Метшин төзелеш белән параллель
рәвештә мәктәпкәчә оешмаларага капиталь ремонт ясау да алып барыла, дип
билгеләп үтте.
«Уннарча балалар бакчасы капиталь ремонтка мохтаҗ.
Федераль үзәк, шулай ук республика хөкүмәте раисы ярдәмендә бу проблема да хәл
ителер дип өметләнәбез», – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «33 нче хәрби шәһәрчек» торак
комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы торгызылачак. Балаларга уңайлы
булсын өчен, аны уңайлы һәм заманча җиһазлар, шулай ук спорт җиһазлары белән
тәэмин итәчәкләр.