
StartFragment
Яңа ел алдыннан Казанның барлык районнарында 100 дән артык яңа ел мәйданчыгы әзерләнә. Башкала урамнары, парклар һәм скверлар, ишегаллары бәйрәмчә бизәләчәк. Яңа ел каникулларында 150 дән артык бәйрәм чарасы: концертлар, кышкы актив уеннар, театральләштерелгән тамашалар оештырылачак. Аппарат киңәшмәсендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Әхмәдуллин, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы вазифаларын башкаручы Айдар Сәгетдинов бәйрәм чараларын уздыруга әзерлек турында сөйләделәр.
«Иҗтимагый киңлекләрне комплекслы төзекләндерү нәтиҗәсендә шәһәрнең һәр районында үзенә тартып тора торган нокта бар. Матурлыгы ягыннан бер генә район мәйданчыгы да үзәк Яңа ел чыршысы киңлегеннән калышмый. Безнең өчен халыкның үз гаиләләре белән, шулай ук башкала кунакларының Яңа ел рухын үзләренә якын урыннарда тоя алуы мөһим. Каникуллар вакытында нинди генә һава торышы булуга карамастан, якындагы бәйрәмчә бизәлгән мәйданчыкка килеп, кәефне күтәрерлек ял итү урыны булуы әһәмиятле», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
40 яңа ел шәһәрчеге, 35 метрлы үзәк чыршы һәм махсус техника ярдәмендә якты утлар: Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары бәйрәмне ничек каршылый
Ренат Шәмсетдинов «Казан» гаилә үзәге янында төп шәһәр чыршысын кору эшләренең дәвам итүе турында сөйләде. Матур гадәт буенча биредә 35 метрлы яңа ел агачын урнаштыралар. Районнар территориясендә барлыгы 40 тан артык яңа ел шәһәрчеге ачылачак һәм аларда 70 тән артык бәйрәм чарасы узачак.
20 декабрьдә «Крылья Советов» паркында яңа ел шәһәрчеген ачу тантанасы көтелә. Паркны якты утлар белән бизәячәкләр. Бу елны иң яхшы яңа ел бизәлеше номинациясе буенча республика бәйгесендә откан акчалар хисабына районнар администрациясе парк өчен «Кар бөртеге» яктылык композициясен сатып алган. Чыршы шәһәрчекләре шулай ук «Континент» паркында һәм «Ак чәчәкләр» бульварында ачылачак.
Авиатөзелеш районында Яңа ел инсталляцияләрен В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы каршындагы мәйданга һәм эре предприятиеләр янына: Казан моторлар төзү берләшмәсе, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы мәйданчыкларына куячаклар. Яңа Савин районында «Истанбул» скверын бизәячәкләр, Короленко, Маршал Чуйков, Хөсәен Ямашев һәм Чистай урамнарында бәйрәм иллюминациясе барлыкка киләчәк.
Төп керү урыннарын Яңа ел рухында бизәячәк коммерция предприятиеләре һәм оешмалары сезон нәтиҗәләре буенча билгеләп үтеләчәк, диде Ренат Шәмсетдинов.
StartFragment
«Шәһәрне төзекләндерү» муниципаль унитар предприятиесе үз техникасын якты утлар һәм Яңа ел эшләнмәләре белән бизәгән. Идарәче оешмалар ишегалды киңлекләрен, йорт фасадларын, подъездларны һәм керү төркемнәрен бизәү эше белән шөгыльләнә. Җәмәгать транспорты тукталышларын бизәү дә шәһәр өчен күркәм гадәткә әйләнде.
«Шәһәр халкын һәм башкалабыз кунакларын Яңа ел тамашаларына чакырабыз. Районнарда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә #зимаврайонах хештегын куеп үзләренең хис-кичерешләре һәм фотолары белән уртаклаша ала. Иң актив катнашучылар арасында администрация символикасы һәм бүләкләр уйнатылачак. Әйдәгез, яраткан бәйрәмебезне бергәләп каршылыйк. Яңа ел бәйрәме игелекле эшләргә һәм сихри мизгелләргә бай булсын», - дип сүзен йомгаклады Ренат Шәмсетдинов.
Совет районында Яңа ел: 35 чакрымга сузылган гирлянда, 1,1 меңнән артык бизәлгән агач һәм 100 дән артык чара
Яңа ел бәйрәмнәрендә Совет районы халкы һәм кунаклары өчен 100 дән артык бәйрәм чарасы әзерләнә. Районда 45 яңа ел мәйданчыгы, шул исәптән 14 чыршы шәһәрчеге эшләячәк. Концертлар һәм балалар өчен каралган чаралар белән «Яңа ел экспрессы» поселокларга юлга кузгала һәм «Яңа ел хобби-бокс» проекты әзерләнә, дип хәбәр итте Роман Фәтхетдинов.
Дәрвишләр бистәсендә бәйрәмчә утлар белән бизәлгән өйләр һәм таучык урнаштырачаклар. Казан ипподромы территориясендә шәһәр халкы өчен тимераякны прокатка бирү ноктасы булган шугалак ясала, моннан тыш башкала халкы яңартылган чыршыны, бәйрәм ярминкәсен һәм Кыш Бабай йортын күрә алачак. Татарстан Республикасы төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында зур чыршы куячаклар, сәхнә һәм аркалы яктылык инсталляциясе урнаштырылачак. Совет мәйданында шәһәр халкы биек чыршы агачы, бәйрәм программасы һәм «Кыш Бабайга шалтырату» интерактив фотозонасы белән хозурланачак. «Светлая долина» торак комплексында шулай ук чыршы мәйданчыгы эшләячәк.
Роман Фәтхетдинов билгеләп үткәнчә, яңа ел мәйданчыгының һәрберсендә кунаклар өчен бай эчтәлекле концерт программасы, кышкы уеннар әзерләнә, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтелә. Игелекле почта эше үзгәрешсез гадәт булып калачак, анда теләгән һәр кеше илнең теләсә кайсы почмагына якыннарына изге теләкләр белән хат җибәрә алачак.
StartFragment
Бәйрәм иллюминациясе үзәк магистральләрдә: Себер трактында, Николай Ершов, Мир, Карбышев, Гвардия, Космонавтлар, Ломжа һ.б. урамнарда барлыкка киләчәк. 1100 дән артык агач балкып торган йолдызлар һәм тамчылар белән бизәләчәк, ә ялтырап торган «Яңа ел бүләкләре»н Җиңү проспектында һәм Академик Арбузов урамнарында күрергә мөмкин булачак.
«Бу елны район урамнарына сузылган бәйрәм гирляндаларының гомуми озынлыгы 35 чакрымга якын. Һәм әлеге челтәр аерым 85 яктылык инсталляциясен – тулы бер йолдызлыкны тоташтырачак, без аны районда кабызачакбыз», - диде Роман Фәтхетдинов.
Кеше күп йөри торган чатларда таҗлар, чыршы аллеялары, йолдызлар, фонтаннар, аркалар, шулай ук яңа инсталляцияләр урнаштырылачак. Әйтик, Әмәт магистралендә изге теләкләр белән яктылык юлламалары, Вознесение трактында консольләр белән «Яңа ел шарлары», барлыгы 88 яктылык терәге барлыкка киләчәк. Себер трактында Казан илкүләм тикшеренү технология университеты корпусы янында инде хәзер үк йолдызлы күк йөзе ялтырый. Шуртыгин урамындагы скверда казанлыларны бияләй формасындагы аркалар каршы ала.
Идарәче компанияләр күпфатирлы 127 йорт фасадын якты утлар белән бизәячәк. Тукталыш павильоннарына, узган еллардагы кебек үк, сәламәтлеге чикле балалар тарафыннан ясалган рәсемнәр куелачак.
«Әкият» курчак театры каршында яңа әкият киңлеге барлыкка киләчәк
Вахитов һәм Идел буе районнарында яңа елга сигез иҗтимагый киңлек бизәләчәк һәм җиде чыршы шәһәрчеге ачылачак. Алар арасында – Филармония һәм Авангард скверлары, «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйдан, «Калейдоскоп» паркы һәм башкалар, дип сөйләде администрация башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Әхмәдуллин.
«Елмай» балалар паркында яңа чыршы куелачак, «Әкият» театры каршындагы мәйданда яңа әкият киңлеге барлыкка киләчәк.
Айрат Әхмәдуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта районнарда яңа чыршыларны кую өчен иң яхшы урыннар билгеләнә. «Сезгә бер серне ачабыз – моңа кадәр мәйданда торган, халык тарафыннан яратып кабул ителгән Аю һәм аның баласы фигуралары, шулай ук матур итеп бизәлгән 11 метрлы чыршы районнарның икенче почмагында яшәүчеләрне сөендерергә яңа сәяхәткә чыга», - дип ачыклык кертте ул.
Яңа ел шәһәрчекләрендә 19–24 декабрьдә театральләштерелгән тамашалар, ишегалларында һәм скверларда «Татарстанда кыш» республика проекты буенча чаралар узачак.
Иске Татар бистәсендә кунакларны якты «2026» саннары, «Иске Татар Бистәсе» язуы һәм матур уенчыклар белән бизәлгән үзәк чыршы каршы алачак. 18 декабрьдә биредә «Яңа ел урманында Карсылу маҗаралары» дигән бәйрәм программасы оештырыла.
Район урамнарына утлы инсталляцияләр урнаштырылачак. Хәзерге вакытта Павлюхин урамындагы машина юлы өстендә якты диодлы «Йолдызлы күк» гирляндалары балкый. Оренбург тракты буйлап барганда утлы маппингны, Универсиада проспектыннан узганда районнар логотибын чагылдыра торган яңа инсталляцияне күрергә була. Тиздән яктырта торган толедолар урнаштырылачак.
Хәйруллин урамындагы 3 нче һәм Ипподром урамындагы 13 нче йортлар белт-лайт гирляндасы белән яңача бизәлгән, Назарбаев урамындагы 35 нче йорт түбәсенә Кыш Бабай, халыкка бүләкләр тарату өчен, яңадан менәргә тырышачак.
Бәйрәм рухы район бистәләрендә дә чагыла: иң зур чыршыларны Отары, Петровский һәм Кояшлыда урнаштырачаклар. Мирный бистәсендә яшәүче 10 мең кешегә аерым бүләк әзерләнә – биредә беренче тапкыр сигез метрлы яңа чыршы куелачак. Бәйрәм тантанасы 23 декабрьдә оештырыла.
StartFragment
Үзәк җәяүлеләр урамы булган Бауман урамы, гадәттәгечә, бәйрәм фотозонасына әйләнәчәк. Бу елны 60 бина фасады һәм керү төркемнәре бизәләчәк. «Бу тырышлыклар игътибарсыз калмый – шәһәр халкы һәм башкала кунаклары аларны социаль челтәрләрдә билгеләп үтә, ә иң яхшылары «Казан – Яңа елда» бәйгесендә җиңеп чыга», - дип сүзен йомгаклады Айрат Әхмәдуллин.
7 чакрым бизәлгән фасадлар һәм яңа Яңа ел корылмалары: Киров һәм Мәскәү районнарында бәйрәмгә ничек әзерләнәләр
EndFragment
Киров һәм Мәскәү районнарында 9 чыршы шәһәрчеге ачылачак, алар 17 декабрьдән эшли башлый. Бәйрәмчә бизәлгән киңлекләрне «Салават күпере» торак комплексының Айрат Арсланов урамында, «Жилплощадка» торак массивында Химиклар урамында, «Юдино» бистәсендә Тимер юлчылар мәдәният сарае янындагы мәйданда, Левченкода Рәхимов урамында, Урицкий паркында, Серов бульварында һәм Адмирал бистәсендәге «Балыкчы бакчасы» паркында күрергә була. Районнарның төп чыршысында бәйрәм утлары 26 декабрьдә «Наратлык» паркында кабызылачак.
Барлык яңа ел мәйданчыкларында кышкы бәйрәмнәрнең төп геройлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында тамашалар узачак.
Бу елны районнарда яңа Яңа ел инсталляцияләре урнаштырылачак. Әйтик, Декабристлар һәм Хөсәен Ямашев урамнары чатында ике «Фонарь» конструкциясе пәйда булачак, «Гаилә» конструкциясе Серов урамын бизәячәк. «Болан» инсталляциясен «Молодежный» скверына урнаштырачаклар, ә чачаклы гирлянданы Наил Йосыпов һәм Мулланур Вахитов урамнарына эләчәкләр. Казан энергетика университеты янында «Яңа ел белән» дип язылган конструкция барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, күпфатирлы 70 йортта гомуми озынлыгы 7 чакрымнан артык булган парапетлар һәм фасадлар Яңа ел утлары белән бизәләчәк.
«Хәзерге вакытта техник хезмәт күрсәтү эшләре тәмамлана һәм эре декоратив корылмалар куела. Эшләрнең барысын да декабрь уртасына тәмамларга ниятлибез», - дип сүзен йомгаклады Айдар Сәгетдинов.