Татарстан Республикасы башкаласы югары технологияле производствоны үстерү буенча үз позицияләрен ныгыта: шәһәрдә җир өсте робот техникасы комплексларын эшләүнең тулы циклын төзегән Россиянең аз санлы предприятиеләренең берсе урнашкан. Хәзерге вакытта оешма, илнең технологик суверенитетын ныгытуга сизелерлек өлеш кертеп, елына өч серияле модель буенча 21 мең 600 җир өсте робот техникасы комплексын эшләп чыгара. Шул ук вакытта компания үзенең белем бирү эшчәнлеген киңәйтеп, мәктәпләрдә профильле программаларны эшләтеп җибәрергә әзерләнә. Предприятиенең җитештерүчәнлеге һәм мәгарифкә кагылышлы тәкъдимнәр белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.
«Авыр вакытлар көчле кешеләрне тудыра, диләр һәм сез үткән юл моның нәкъ шулай булуын раслый: әлеге эш өчен бик аз саналган биш ел эчендә сез тәкъдим буларак кына каралган фикердән тулы кыйммәтле җитештерү чылбыры булдыра алдыгыз, сынаулар үткәреп, сугышчыларыбызның гомерләрен саклап калырга һәм җиңүне якынайтырга ярдәм итә торган серияле завод эшләтеп җибәрдегез», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Әлеге предприятие – Татарстан өчен үзенчәлекле югары технологияле мәйданчык, илдә җир өсте робот техникасы комплексларын төзүнең проектлаудан башлап сынаулар уздыру һәм серияле техника җитештерү кебек тулы циклны үзләштергән бик азларның берсе. Технология ягыннан бу дәрәҗәдә алга китү компания өчен Россиянең технологик суверенитетын ныгытуда әйдәп баручыларның берсе булырга ярдәм итә.
2023 елдан предприятие оператив режимда эре серияле җитештерү белән шөгыльләнә башлаган һәм хәзерге вакытта өч модель буенча елына 21 мең 600 җир өсте робот техникасы комплексын эшләп чыгара. Робот техникасы комплекслары оборона, инженерлык, коткару һәм сәнәгать өлкәләрендә кулланыла. Алар төрле яклы сынаулар уза – алар лабораторияләрдә, полигоннарда, хәрби зоналарда сынала.
Компания, техниканы ведомстволар куйган бурычларга яраклаштырып, Оборона министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, профильле фәнни-тикшеренү институтлары һәм сәнәгать партнерлары белән даими хезмәттәшлек алып бара. Конструкторлык бюросы, сынау лабораторияләре булу һәм җитештерү куәтенең көчлелеге предприятиене җир өсте робот техникасы комплексы өлкәсендә илебез технологияләрен үстерү буенча төп үзәкләрнең берсе итә.
Компаниянең стратегия планнары киләчәктә дә Россиянең технологик бәйсезлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Алдагы елларда предприятие Мәскәү өлкәсендә күпфункцияле укыту-сынау үзәге һәм Татарстанда 400 дән артык эш урыны булган 20 мең квадрат метр мәйданлы яңа җитештерү мәйданчыгы төзергә ниятли. Шулай ук, читтән кертелә торган товарларны алыштыру, оборона технологияләрен үстерү проектларын да кертеп, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең юнәлешләрен киңәйтү күздә тотыла.
2013 елда нигез салынган белем бирү эшчәнлегенә тугры калып, предприятие үзенең кадрлар тармагын булдыра: белем бирү программаларын эшли, федераль проектларда катнаша һәм югары технологияле тармак өчен операторлар, техник белгечләр әзерли.
Предприятие белем бирү юнәлешенә максатка ирешү өчен эшләнә торган озак вакытлы гамәлләр планы буларак каравын дәвам итә. Югары технологияле тармакка әзерлекле белгечләр кирәк икәне аңлашыла. Шуңа күрә компания булачак инженерлар белән мәктәп елларыннан ук эшли башлый.
«Үзебез потенциаль эш бирүче булганлыктан, безгә бу өлкәдә җиңелрәк. Без бүгенге инженерның нинди һөнәри сыйфатлар җыелмасына ия булырга тиешлеген аңлыйбыз һәм дәүләт мәгариф системасына караганда тармак таләпләренә тизрәк яраклаша алабыз. Без даими рәвештә мәктәп укучылары һәм педагоглар белән элемтәдә торабыз һәм аларның фикерләрен ишетәбез – кайсы технологияләрнең чыннан да кызыклы һәм кирәкле булуын күрәбез. Мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, бөтен ил буенча мәгарифне үзгәртеп кору кирәклегенә басым ясамыйча, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, оборона министрлыгы белән оператив локаль карарлар кабул итә алабыз. Бу безгә актуаль уку программаларын булдырырга һәм балаларны чын инженерлык күнекмәләренә әзерләргә ярдәм итә», - дип аңлатты генераль директорның үсеш буенча урынбасары Денис Волков.
Хәзерге вакытта яңа укыту модульләрен һәм методикаларын эшләү тәмамланып килә, ә инде киләсе уку елыннан Казанның ун мәктәбендә робот техникасы һәм инженер технологияләре буенча уникаль белем бирү программасы эшли башлаячак. Ул 5–9 сыйныф укучылары өчен каралган. Программа укучыларга көллияткә һәм югары уку йортларына кергәндә өстенлекләр бирәчәк.
«Без ун мәктәптән башлыйбыз – бу үзенчәлекле сынау мәйданчыклары. Алар нәтиҗә күрсәткәч, күрше мәгариф учреждениеләре дә моңа тартылачак. Шулай итеп без чын инженер кадрлар чоңгылын булдырачакбыз. Аңлашыла ки, барлык егетләр дә оборона өлкәсенә эшкә бармаячак, әмма инженерлык белгечлекләренә бүгенге көндә ихтыяҗ зур: КАМАЗга да, Казан авиация заводына да, вертолет заводына да мондый белгечлекләр бик кирәк. Электроника булган теләсә кайсы тармакта техник белгечләр кирәк. Юристлар һәм менеджерлар вакыты артта калды – илгә инженерлар кирәк», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Параллель рәвештә предприятие Россия яшьләр оешмасы белән хәрби-патриотик форматларны үстерә, «Авангард» укыту-методика үзәге мәйданчыкларында оештырыла торган чараларда катнаша, техник юнәлештәге чемпионатларны хуплый һәм яшьләрдә инженерлык компетенцияләрен үстерергә ярдәм итә.
Предприятиенең социаль миссиясе мәгариф кысалары белән генә чикләнми. Компания элеккеге хәрби хезмәткәрләрне эшкә ала һәм аларны һөнәри яктан җайлаштыра, инженерлык коллективларында остазлык сәләтләрен үстерә.
Моннан тыш, оешма махсус хәрби операция зонасына инженер, разведка, медицина һәм штурм юнәлешләре бүлекчәләренә адреслы ярдәм күрсәтеп, 100 тоннадан артык гуманитар йөк һәм йөзләгән берәмлек җайланма тапшырган инде.