StartFragment
Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең өч яшь кешесе – Тимур П., Дмитрий В. һәм Ильяз С. дигән ир балаларның яңа ел теләкләрен чынга ашырачак. Ул Казан Ратушасында хәйрия акциясе кысаларында урнаштырылган «Теләкләр чыршысы»ннан әлеге балаларның хыяллары язылган өч открытканы алган.
«Киләсе елда безнең һәрберебез Яңа ел могҗизаларына ышанып, яшь казанлыларыбызның хыялларын тормышка ашыра ала. Моны эшләү бик җиңел. Ратуша бинасында «Теләкләр чыршысы» урнаштырылган. Чыршыга эленгән һәрбер шар – матур уенчык кына түгел, ә бәлки шәһәребезнең яшь кешеләренең яшерен теләге. Хөрмәтле депутатлар, сезнең һәрберегездән чыршы янына килеп, Кыш Бабай һәм Кар кызы ролендә аларга могҗиза бүләк итүегезне сорыйм!», - диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Теләкләр бик төрле булып чыкты. Тимур П. чын клоун белән дуслашырга хыяллана. Дмитрий В. Яңа елда Кыш бабайдан синтезатор өмет итә. Ильяз С. «Рубин»ның чын мастер-футболчысыннан футбол алымнарына өйрәнергә тели.
Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә үз хыялларын ак кәгазьгә язган балалар да, аларның теләкләрен үтәргә әзер шәһәр халкы да катнаша ала. Моның өчен «Игелекле Казан» сайтында теркәлергә, тиешле рольне сайларга һәм анкета тутырырга кирәк.
«Хыялланучылар»дан гаризалар 20 декабрьгә кадәр кабул ителә, ә башкаручылар акциягә 2025 елның 10 декабреннән 2026 елның 31 гыйнварына кадәр кушыла ала.
EndFragment