Бүген Казанда линиягә яңа төр
троллейбус һәм трамвай чыга. Яңа троллейбус 1, 5 һәм 8 номерлы, трамвай исә 7
номерлы маршрут буенча сынау узачак. Әлеге тәҗрибә йомгаклары буенча
техникаларны сатып алу турында карар кабул ителәчәк. Линиягә чыгар алдыннан
Чиләбедә җитештерелгән түбән идәнле «71-711» трамваен һәм Чаллының
«КАМАЗ-62825» троллейбусын Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдир иттеләр.
Трамвай
үзебездә җитештерелгән детальләрдән җыелган
«Казанның җәмәгать транспортыннан
көн саен 750 мең пассажир файдалана, шуларның 140 меңе – трамвайда,
троллейбуста йөри. Без паркны яңартуга зур игътибар бирәбез. Яңа трамвайда тагы
да уңайлы шартлар булдырылган: кондиционерлар куелган, аз хәрәкәтләнүче
гражданнар мәнфәгате дә исәпкә алынган, сыйдырышлылыгы яхшы. Шул ук вакытта ул
башка төр трамвайлардан җыйнаграк булуы, тизлекне тиз җыюы белән аерылып тора.
Без бәяләмәләрне өйрәнеп, техниканың хәрәкәт вакытында үзен ничек тотачагын
карарбыз», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
«71-711» төрендәге яңа сары
трамвай Чиләбенең «Лекат» предприятиесендә җитештерелә. Казан шәһәре беренче
сынау мәйданчыгы булачак. Вагон 120 кеше өчен каралган, 32 утыру урыны бар.
Салон кондиционер системасы, USB-җайланмалар, видеокүзәтү һәм пассажирларга
мәгълүмат бирү өчен мультимедиа экраннары белән җиһазландырылган, дип сөйләде
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе директоры Айдар
Габделхаков.
Вагон өлкән яшьтәге кешеләрнең,
коляскада балаларын йөртүче ата-аналарның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, түбән
идәнле итеп эшләнгән. Урта ишек турысына транспорт туктагач җиргә төшерелеп куя
торган, аннан коляскаларны йөртү максатын күздә тотып аппарель дигән җайланма
беркетелгән, трамвайның эчке ягында да, тышында да аз хәрәкәтләнүче пассажирлар
өчен чакыру төймәләре куелган.
Пассажирлар һәм трамвай
йөртүчеләр әйләнә-тирәне яхшы итеп күзәтеп бара алсын өчен әлеге төр
транспортта пыяла белән уратып алынган мәйдан өчтән бер өлешкә арттырылган.
Вагон Россиядә җитештерелгән дүрт тарту двигателе белән җиһазландырылган. Идарә
системасы электр энергиясен 30%-ка кадәр янга калдырырга мөмкинлек бирә.
Вагон корылмасы алга
таба хезмәт күрсәтү өчен җиңелрәк булсын дип уйлап эшләнелгән. Мисалга,
пыяла пластиктан һәм алюминийдан булган тышкы панельләрне киләчәктә аерым-аерым
да алыштырырга була, бу төзекләндерү эшләрен киләчәктә шактыйга арзанайтачак.
Трамвай тулысынча үзебездә җитештерелгән детальләрдән җыелган, аның бәясе башка
төрләргә караганда якынча 25%-ка арзанрак.
Трамвай йөртүче Асия
Гайнетдинова вагонның тизлек җыю рәвешенең шул дәрәҗәдә яхшы итеп эшләнелгән
булуын билгеләп үтте: «Тизлек сизелми диярлек. Машина йөртүче өчен шулай ук
шартлар булдырылган: уңай урнаштырылган җайланмалар, җылытыла торган көзгеләр
һәм искиткеч яхшы күренеш». Яңа вагон 7 нче маршрут буенча йөриячәк.
Троллейбус үзенең хәрәкәтен контакт челтәреннән башка дәвам итә алачак
Шулай ук Илсур
Метшинга Яр Чаллыда җитештерелгән «КАМАЗ-62825» троллейбусын күрсәттеләр. «КАМАЗ
6282» электробусы базасында төзелгән 2022 елгы модель.
Машина 86 пассажирга исәпләнгән, 34 утыру урыны каралган.
Троллейбус түбән идәнле һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга уңайлы булсын өчен
аппарель һәм кузов авышлыгы системасы белән җиһазландырылган. Салонда
кондиционер, автомәгълүмат бирү системасы, видеокүзәтү һәм гаджетларны
зарядкага кую өчен биш USB-җайланмалы блок бар.
Контакт челтәренә тоташмыйча 30 чакрымга кадәр юл үтү сәләте
«КАМАЗ 62825» моделенең төп өстенлеге булып тора. Шунысы мөһим, машина йөртүче
ток кабул итү җайланмаларын («штангаларны») линиягә турыдан-туры кабинадан кире
кайтара ала. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе директоры
Айдар Габделхаков сүзләренчә, мондый опция маршрут челтәрен оештыруга якын
килүне тамырдан үзгәртә. «Юл-транспорт һәлакәте, юлларны төзекләндерү, контакт
челтәре өзелгән вакытта троллейбусның автомат рәвештә йөри алуы зур
өстенлек булып тора. Троллейбус контакт челтәре буенча
бара, зарядка ала, аннары штангаларны төшерә һәм автомат рәвештә йөрүен
дәвам итә ала, аның соңыннан яңадан челтәргә тоташу мөмкинлеге бар. Бу
маршрутлар оештыру өчен бөтенләй башка мөмкинлекләр бирә», – дип аңлатты
Айдар Габделхаков.
Машина 150 кВт куәтле үзебезнең тарту двигателе белән
җиһазландырылган. Идарә итүнең транзистор системасы электр энергиясен 30%-ка
кадәр янга калдырырга мөмкинлек бирә, ә якты диодлы яктырту эчтә дә, тышта да
энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итә.
Казан мэры Илсур
Метшин җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте:
аккумулятор системасы һәм машинаның төп детальләре Россиядә эшләнә. Җитештерүче
завод вәкилләре ассызыклаганча, модель куркынычсызлык һәм уңайлылык буенча
актуаль таләпләргә тулысынча туры килә, еш кына ГОСТ күрсәткечләреннән артып
китә. Илсур Метшин Чаллы җитештерүчесе белән партнерлыкны югары бәяләде.
«КАМАЗ» белән мөнәсәбәтләребезнең тарихы – техника һәм төзекләндерү генә түгел.
Компания пассажирлар йөртү өлкәсендә зур эш күрсәтте. Безнең завод, шәһәр һәм
республиканың шундый дәрәҗәгә чыгуына без бик шат. Якын киләчәктә монда серияле
Казан троллейбусларын күрербез дип өметләнәбез», – диде Илсур Метшин.
Троллейбус 1 нче, 5 нче һәм 8 нче шәһәр маршрутлары буенча
сынау үтәчәк.
Ай дәвамында «Метроэлектротранс» белгечләре ике модельнең дә
файдалану тасвирламаларын бәяләячәк. Пассажирлар шулай ук яңа транспорт
салоннарында урнаштырылган QR-кодлар аша үз фикерләрен калдырып, бу эшкә өлеш
кертә ала.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр паркында 107 трамвай һәм 192
троллейбус исәпләнә, ә трамвайларда уртача тәүлеклек пассажирлар агымы – 48 мең
кеше, троллейбуста – 91 мең.
Бүгенге көндә Казанда барлык трамвайлар да норматив срокка
туры килә, әмма аларның бер өлеше миллион километрдан артык юл үткән, шуңа күрә
алмаштыру вакыты җиткән, трамвайның хезмәт итү вакыты – 25 ел, троллейбусныкы
15 ел санала.