И.Метшин «Яңа дулкын» бәйгесендә катнашучыларга: «Сез бәйрәмне бизәдегез, шәһәргә һәм кунакларга шатлык һәм дәрт бүләк иттегез»
Александр Копылов
Казан мэры Илсур Метшин «Яңа дулкын» бәйгесенең 12 катнашучысы белән очрашты һәм алар белән бергә Карл Фукс исемендәге сквер буйлап сәфәр кылды. Аларга шулай ук танылган продюсер Игорь Крутой һәм композитор Игорь Николаев та кушылды.
Илсур Метшин музыкантларга фестивальдәге чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. «Дуслар, мин сезне барыгызны да бу искиткеч вакыйга белән котларга телим – сез бәйрәмне бизәдегез, шәһәргә һәм кунакларга шулкадәр шатлык һәм дәрт бүләк иттегез. Үзегез дә йолдыз булып уяндыгыз!» – диде Илсур Метшин.
Мэр шулай ук әлеге конкурсның никадәр танылган булуын билгеләп үтте: аның сүзләренчә, узган ел «Яңа дулкын» бәйгесендә катнашучыларның чыгышлары интернетта 18 миллион карау җыйган.
Артистлар мэрга Казан буенча оештырылган экскурсия өчен рәхмәт белдерде.
Скверда йөргән вакытта Илсур Метшин катнашучыларга шәһәрнең табигый гүзәллеген күрсәтте һәм тарихи объектлар турында сөйләде. Шулай ук ул артистларның игътибарын «Ак Барс Арена» стадионына юнәлтте, чөнки аларның чыгышлары әлеге мәйданчык янында узды.
Шәһәр буйлап йөргәндә артистлар Казан паркларына да сокландылар. ISTOKIYA сәхнә атамасы белән чыгыш ясаучы Аркадий Федоров «УРАМ» экстрим-паркының матурлыгын билгеләп үтте.
«Иң зур спорт мәйданчыгы. Бик шәп! Барып шөгыльләнергә кирәк», – диде артист.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр «Елмай» балалар паркында «Яңа дулкын» бәйгесенә багышланган стела урнаштырылган иде. Корычтан һәм пыяладан ясалган бу композициянең авырлыгы 400 кг тәшкил итә. Сәнгать эшләнмәсе җыр дулкынын хәтерләтә торган фестиваль логотибын чагылдыра.
«Новая волна/Яңа дулкын» бәйгесе 2002 елдан башлап талантлы яшь башкаручыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни тәҗрибә уртаклашу, яңа музыка әсәрләрен һәм башкаручыларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – федераль «Сириус» территориясендә үткәрелгән. Бәйгене Татарстан башкаласында уздыру тәкъдиме беренче тапкыр 2014 елда Казан шәһәре Думасы утырышында яңгыраган.
Быел бәйге 20 августтан 26-сына кадәр уздырыла. Быел төп бүләк өчен биш илдән: Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Грузия илләреннән һәм Россиядән 12 финалист көрәште. Финалда Татарстан җырчысы Игнат Изотов та катнашты. Әрмәнстан кызы Флора Бичахчян җиңүче дип танылды. Бәйге мәйданчыгы итеп «Ак Барс Арена» стадионы янындагы «New Wave Hall» концерт залы сайланды.