Казан Мэрының 2015 елның 15 май
көнендә узган праймериздагы чыгышы.
Хөрмәтле коллегалар!
Дүрт айдан, бердәм тавыш бирү көнендә,
ягъни 13-нче сентябрьдә – без Татарстан Республикасы Президентын һәм 7,5 меңнән
артык җирле совет депутатларын берьюлы сайлаячакбыз.
Бүген без Казан шәһәре Думасының яңа,
өченче чакырылыштагы “кандидатлыкка кандитатларны” тыңларга җыелдык.
Сайлау кампаниясе республикабыз соңгы
биш ел эчендә уңышлы үсешкә ирешкән шартларында үтәчәк. Татарстан тәҗрибәсе һәм
аның идеяләре гомумфедераль дәрәҗәдә үзләштерелә. Казан, башкала буларак,
республикадагы яңа программаларны (башлангычларны) гамәлгә ашыру белән бергә, башка
муниципаль берәмлекләргә үрнәк булып, актив рәвештә яңа юллар сала бара.
Икътисади күрсәткечләр Россия буенча тулаем
алганда түбән төшкән очракта да, республикабыз һәм Казан алга таба хәрәкәт итә.
Республикабызда хакимиятне федераль,
республика дәрәҗәсендәге яки муниципаль хакимияткә бүлмиләр. Хакимият нинди
генә булмасын, аның төп максаты: гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыру,
хакимиятнең теге яки бу тармагы эшли торган территория өчен җаваплылык хисе тою.
Без ирешкән нәтиҗәләрнең уңышы менә шунда.
Һәм, һичшиксез, әлеге уртак эштә
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бик зур эш башкарды. Беренче Президент
Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән бергә ул яңа Татарстанга нигез салды. Нәкъ
менә Миңнеханов – тәҗрибәле һәм көчле лидер – хәзерге вакытта Республика
үсешенең төп өстенлекле эш юнәлешләрен билгели.
Республика, Дәүләт Советы һәм
Министрлар Кабинеты безгә һәрвакыт теләктәш булып, ярдәм итеп яши. Әмма шуны да
аңлыйбыз: без горурлана алырлык Казан уңышлары - урыннардагы намуслы хезмәт
аркасында, һәр казанлының иҗтимагый активлыгы ярдәмендә барлыкка килде. Без бергә
искиткеч нәтиҗәләргә ирешә алдык.
Бүгенге көндә Казанда торак йортның
өчтән бере төзекләндерелгән. Без торакка капиталь төзекләндерү ясау буенча
Россиядә лидер булып торабыз, торак йортларга нәтиҗәле һәм сыйфатлы капиталь
төзекләндерү эшләрен өйрәнү өчен безгә бөтен Россиядән киләләр. Безнең “Ачык
Казан” системасы төбәкләрдә дә зур кызыксыну уятты, аның ярдәмендә торак-коммуналь
хуҗалыгы өлкәсе “үтәкүренмәле” һәм һәркем өчен дә ачык була башлады, халыктан
килгән мөрәҗәгатьләргә оператив рәвештә җавап бирәбез, аларның мәнфәгатьләрен
кайгыртыр өчен зур хезмәт куябыз.
Казанда шәһәр юлларының һәр дүртенче
квадрат метрына капиталь ремонт ясалды.
“Бердәм Россия” партиясенең “Россия
шәһәрләренең яңа юллары” проекты ярдәмендә һәм безнең Президентыбыз булышлыгында,
Казан ишегаллары һәм квартал эчендәге юлларны төзекләндерүгә шактый зур күләмдә
материаль чаралар бүлеп бирелде. Бүгенге көндә Казанның 1105 ишегалдына асфальт
җәелде – бу барлык Казан ишегалларының чирегеннән күбрәге.
Казанда югары технологияле медицина барлыкка
килде, инде нәтиҗәләре дә күзгә күренә башлады: 21%-ка йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан
үлү очраклары кимеде. “Сәламәтлек бишьеллыгы”на кадәрге чирек гасыр эчендә
Казанда нибары 2 медицина учреждениесе генә төзелгән иде, ә соңгы 5 ел эчендә башкалада
15 яңа сәламәтлек саклау объекты барлыкка килде, аларны эшчәнлекләре ягыннан
Европаның зур медицина үзәкләре белән чагыштырырлык.
Без юллардагы бөкеләрдән котылдык, һәм
бүгенге көндә Казан – миллион халкы булган шәһәрләр арасында транспорт агымының
тизлеге ноктасыннан иң уңышлыларның берсе.
Казан күп балалы гаиләләргә җир биләмәләре
бирү буенча миллион халкы булган шәһәрләр арасында лидер булып тора.
Биш ел элек без сайлауларда
катнашучыларга 20 балалар бакчасы төзергә вәгъдә бирдек һәм нәтиҗәдә, йөзгә
якынны төзедек.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов
инициативасы буенча барлыкка килгән программа 30 елдан артык хезмәт күрсәткән
88 мәктәпкә капремонт үткәрергә мөмкинлек бирде. Бу елда тагы 17 мәктәп төзекләндереләчәк.
Капиталь төзекләндерү үткәрү белән
бергә без ел саен яңа мәктәпләр төзедек. Безнең бистәләрдә мәдәният йортлары
барлыкка килде.
Шәһәребезнең әле беркайчан да болай
интенсив үскәне юк иде. Яңа метро станцияләре һәм яр буйлары, дистәләгән спорт
объектлары һәм универсиаль спорт мәйданчыклары, йөзләгән яңа йортлар һәм
яңартылган мәдәни мирас объектлары, торак шартларын яхшырткан меңләгән
гаиләләр, яңа туган сабыйлар һәм утыртылган агачлар, миллионлаган квадрат
метрлы яңа салынган һәм төзекләндерелгән юллар, шәһәребезне бизәгән
миллионлаган чәчәкләр!
Россия Президенты Владимир Владимирович Путин Казанны
матур Европа шәһәре дип атады, һәм бу бәя безнең өчен бик кыйммәтле.
Казан инде дүртенче ел рәттән
демографик рекорд куя. Бүгенге көндә һәр дүртенче казанлы спорт белән
шөгыльләнә, ягъни сәламәт яшәү рәвеше алып бара. “Сәламәтлек бишьеллыгы” старт
алган вакыт белән чагыштырганда, бу өч тапкырга артыграк дигән сүз.
Шәһәр башлыгы вазыйфасындагы 17 еллык
эш тәҗрибәм миңа үзем һәм үземнең командам өчен берничә төп принципларны
билгеләргә мөмкинлек бирде.
Беренчедән – үз алдыңа югары максатлар
куярга һәм аларны тормышка ашырыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә
кирәк.
Икенчедән – теләсә нинди башлангычны
җәмәгатьчелек өчен файдалы булуыннан чыгып карарга кирәк. Бүгенге көндә без
тарихи мирасны саклап, киләсе буын өчен шәһәребезнең тарихын һәм кабатланмас
йөзен саклыйбыз. Бүген агачлар утыртып, үзебезнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз
өчен сәламәт киләчәк әзерлибез.
Өченчедән – популяр булмаган карарлар
кабул итәргә дә өйрәнергә кирәк. Җәмәгать транспортына реформа эшен башлаган
2006 елны гына искә алыйк. Каршылык бик көчле иде. Куркытулар, судлар, протест
акцияләре булды. Әмма тормыш безнең хаклыкны күрсәтте. Бүгенге көндә пассажирларны
йөртү базары үтәкүренмәле һәм аңлаешлы.
Дүртенчедән – шәһәрлеләрне тыңлау һәм
ишетү. Моның өчен җәмәгатьчелек фикерен белү максатыннан сораштырулар үткәрү,
массакүләм мәгълүмат чараларындагы басмаларны күзәтү, шәхси очрашулар уздыру,
Интернет аша кабул итү бүлегенә килгән мөрәҗәгатьләргә зур игътибар бирү сорала.
Хөрмәтле бер партиялеләр!
Бүгенге көндә шәһәр проблемаларын
чишүгә кушылырга әзер торучы актив кешеләр күп. Һәм без шәһәрлеләргә планнар
буенча фикер алышуда, актуаль мәсьәләләрне һәм аларның чишелешләрен билгеләүдә
стимул бирергә тиешбез.
Иң мөһиме – җәмгыятьтә бердәмлекне
саклау.
Бердәм кызыксынулар! Бердәм максатлар ! Бердәм Россия !
Без булдыраб ы з! Без бергә!