“Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы стенограммасының кыскартылган варианты.
Алып баручы: Эфирны “Тема” тапшыруы дәвам итә, студиядә Алексей Кулешов, исәнмесез! Бүген бездә кунакта – Казан Мэры Илсур Метшин. Илсур Рәисович, хәерле кичләр!
Илсур Метшин: Хәерле кич.
А.К.: Илсур Рәис улы эфирга кадәр сездән килгән сорауларга җавап бирәчәк. Сорауларны 554-22-22 телефон номеры аша туры эфир барышында да биреп була.
Илсур Рәис улы, минем беренче соравым, әлбәттә, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты турында. Шәһәр ярышларга әзерме?
И.М.: Бөтен җаваплылык белән әйтә алам, без әзер. Зур күләмдә эш башкарылды, башкалар да моны күрәдер, дип өметләнәм. Казанлылар да ярышларны актив тамаша кылырлар дип ышанам.
А.К.: Әзерлеккә килгәндә, соңгы көчле яңгырны искә алыйк... Бөтен социаль челтәрләр су эчендә калган юллар, машиналар фотолары һәм видеолары белән тулды. Су чемпионаты вакытыннан алдарак башланды дип, шаярып та алдылар. Ә сез барысы да әзер, дисез.
И.М.: Без социаль челтәрләрдәге фотоларны күреп кенә калмадык, вакыйга булган урыннарда да булдык. Безнең өчен бу шаяру түгел. Бу табигать бәла-казасы, давыллы яңгыр иде. Ике көн эчендә Казанда бер айлык нормалы явым-төшем яуды.
Килешәсездер, телевизордан Америка Кушма Штатларын караган вакытта – мәсәлән, давыл, табигать бәла-казасы булсынмы, без борчылабыз, алар өчен кайгырабыз. Ә бездә исә башка төрлерәк реакция – гаеплеләрне эзлибез. Нәкъ шундый ук табигать бәла-казасы бит бу, югыйсә. Яңгыр сулары канализациясе шундый күләмдәге суны җиңеп чыга алмый.
Безгә системалы рәвештә эшли торган участоклар бар. Көньяк трассада, Компрессор заводы тирәсендә, Көньяк әйләнгеч юлда, автовокзалда су басуларга бәйле проблемалар чишелгән. Бүгенге көндә Болактагы яңгыр сулары канализацияләрен һәм коеларны арттыру буенча карарлар кабул ителде һәм эшләр алып барыла. Без мөмкинлекләрдән чыгып яшәргә тырышабыз. Урам чатларында һәм урамнардагы проблемалы мәсьәләләрне акрынлап чишәчәкбез.
А.К.: Әйдәгез, янә чемпионатка әйләнеп кайтыйк. Шәхсән миндә Универсиадага әзерләнгән вакыттагы кебек зур дулкынлану, ажиотаж хисләре юк. Сездә дә шундый ук хисләрме?
И.М.: Сүз дә юк, беренчедән, Универсиадага әзерлек вакытында зур эш башкарылды, шуңа да без бүген берьюлы 14 юл чишелеше, 44 җәяүлеләр кичү юлы, 3 метро станциясе, аэропорт, тимер юл вокзалы, кунакханәләр төземибез. Әмма бүгенге көндә дә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышында җитди эшләр алып барыла. Әлеге чемпионатка әзерлек буенча барлык хезмәтләр тарафыннан зур эш башкарылды. Без, төгәл бурычлар куеп, системалы төстә эшләргә өйрәндек. Һәркем үз вазифаларын яхшы белә. Республика һәм шәһәр штабы эшли. Көйле һәм оештырылган эш һәрвакытта да нәтиҗәләр бирә.
А.К.: Бездә беренче шалтырату. Искә төшереп үтәбез, 554-22-22, сез туры эфирда, хәерле кич!
Телевизор караучы: Хәерле кич, Илсур Рәис улы, Алексей. 2013 елда без Универсиада ачылышына билетлар ала алмадык. Бу елда исә кассаларга барып, алдан билет алырга уйладык, әмма ачылыш тантанасына тагы билетлар калмаган. Алар кая китә, ни өчен без үзебезнең шәһәребездәге ярышларга бара алмыйбыз? Рәхмәт.
И.М.: Ачылыш тантанасы турында гына сүз булса, телевизор караучының борчылуын аңлый алам. Гомумән, без бер ел алдан ачылыш тантанасына билетлар сатуга чыкты, дип хәбәр иттек. Универсиада елына караганда, шәһәрлеләрнең активлыгы күбрәк сизелә. 135 меңләп билет сатылды, шуларның 17 меңнән артыгын интернет аркылы чит ил гражданнары алган.
А.К.: Илсур Рәис улы, Универсиада алдыннан яңа юллар һәм чишелешләр, метро станцияләре төзелде. Хәзер исә вакыйга шактыйга масштаблырак, шуңа да карамстан, зур инвестицияләр сизелми.
И.М.: Юк, башкарылган эш күләме белән мин килешмим. Ел башында республика бюджеты тарафыннан миллиард сум бүлеп бирелде, шуларның 500 млн. сумы квартал эчендәге юлларны ремонтлауга юнәлтелде. Без 85 ишегалдын, 26 квартал эчендәге юлларны ясый алдык. Кунакчыллык зонасы буенча Рөстәм Нургалиевич белән тагы бер кат йөреп чыкканнан соң, өстәмә рәвештә 1,5 млрд. сум акча бүлеп бирү карары кабул ителде. Шуларның 1 млрд. сумы – юлларга, 300 млн. сумы – маршрутларга һәм беренче тапкыр 150 млн. сумы тротуарларга бүленгән. Кертемнәр җитди булды.
Шәхси оешмалар тарафыннан шактый эш башкарылды. Рестораторлар белән дә очраштык, персонал югары дәрәҗәдә, үз-үзләренә нык ышанганлыклары сизелә. Әлеге ышанганлык хисе безгә дә күчә. Без фасадларны, чүп савытларын, яктырту баганаларын һәм башка өлкәләрне тәртипкә китердек. Күптөрле мәсьәләләр чишелде.
А.К.: Илсур Рәисович, илдә кризис. Төзелеш материаллары шактыйга кыйммәтләнде. Йортларга капиталь ремонт ясау программасына ничек тә булса йогынты ясадымы бу?
И.М.: Ил Президенты Владимир Путинга һәм республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәсе килә - кризис вакытында социаль программалар кыскартылмады. Ә безнең өчен алар бик зур әһәмияткә ия. Үзегез уйлап карагыз, программа 2007 елдан эшли башлаганнан бирле без торак фондның 35%-ына ремонт үткәрдек, лифтларның 30%-ын ремонтладык – бу зур акчалар, миллиардлар. Бу елда гына да торак фондка капиталь ремонт ясау программасы – 1 млрд. 400 миллион сум.
Моннан кала, бүгенге көндә балалар бакчалары, мәктәп һәм мәдәният йортларына капиталь ремонт ясау буенча президент программалары уңышлы гына тормышка ашырылып килә.
А.К..: Бик күп сораулар балалар бакчалары буенча килде, күп кенә ата-аналарны балаларын бакчаларга урнаштыру мәсьәләсе борчый...
И.М.: Аллага шөкер, электрон чират системасы бар – без аның ничек эшләгәнлеген яхшы күрәбез. Июль аендагы ажиотаж аңлашыла да. Балалар беренче сыйныфка бара. Кече яшьтәгеләр үсеп җитә. Президентыбызның вәгъдәсе һәрвакыттагыча үтәлеп килә, 3 яшьтән зуррак булган балалар республикада да, шул исәптән Казанда да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәэмин ителәләр.
Балалар өчен яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү мәсьәләсенә килгәндә, “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы планнары шактыйга арттырып үтәлде. Бүгенге көндә “Бәләкәч” республика программасы, “Юл картасы” федераль программасы ярдәмендә балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү, шәхси балалар бакчалары, капиталь ремонт, өстәмә төркемнәр булдыру нәтиҗәсендә Казанда 5 ел эчендә 101 балалар бакчасы барлыкка килде. Без программа буенча бирелгән вәгъдәне 5 тапкырга арттырып үтәдек.
Шуңа да карамастан, Казан Мэриясенең интернет аша кабул итү бүлегенә “Чиратны алга күчерергә ярдәм итегез...”, “Фәлән урында кайчан балалар бакчасы төзеләчәк” һәм башка сораулар белән мөрәҗәгатьләр килә тора. Әлеге йөз балалар бакчасы ачылмаган булса, ни булыр иде. Бу безне шатландыра. Казанда бәби-бум дәвам итә, һәм без әти-әниләр үзләренә куйган темпларга яраклашырга тырышачакбыз. Балалар тапсыннар – без тагы төзиячәкбез.
А.К.: Аңлашылды. Телевизор караучылардан янә шалтырату бар. 554-22-22, бу туры эфир, исәнмесез.
Телевизор караучы: Исәнмесез. Ни өчен Парклар һәм скверлар елында Казанда агачларны кисәләр? Ничек инде Урицкий паркындагы 100 яшьлек өянкене кисеп була?
И.М.: Сез биргән бәя белән мин тулысынча килешәм – бу чыннан да “зыян салу”, кызганычка каршы, без һәр парк һәм сквер янына милиционер куя алмыйбыз. Бу – сабак алырлык, искитмәле эш. Бу елда 132 парк һәм скверның 30-дан артыгына капиталь ремонт ясалды. Конкрет очрак зур резонанс уятты. Чыннан да, берничә агачны кисүгә рөхсәт бирелде, әмма бу очракта кирәгеннән артыгракны кисеп ташлаганнар. Болай булырга тиеш түгел иде. Агачны кисеп ташлаганнан соң, урынга килеп тикшерү эшләре алып барылды – кисеп алынган өянке буш, үзәге черек булып чыккан. Кайсы давыл вакытында кемнең өстенә килеп төшү ихтималы булуы турында уйларга да куркыныч. Әмма бу подрядчының эшен акламый. Мондый гамәлләрне бары тик рөхсәт белән генә башкарып була. Әлеге подрядчы эшеннән бөтенләйгә азат ителде. Һәрхәлдә, мин мэр булып эшләгән вакытта аларга бернинди дә шәһәр заказлары бирелмәячәк.
Барлык эшләрне дә төзекләндерү предприятиеләре расланган регламент һәм шәһәр хакимиятенең рөхсәте буенча гына башкара алалар. Моннан кала, барлык эшләр дә иҗтимагый оешмалар белән расланылган булырга тиеш. Сез атап киткән очрак барыбызны да, шул исәптән подрядчыларны да 7 кат үлчәп, 7 тапкыр сорап, шуннан соң гына кисәргә өйрәтә.
А.К.: Илсур Рәисович, вакыт аз калып бара, тагы бер мәсьәлә буенча сөйләшеп аласы килә: шәһәребездә чәчәкләр саны узган елгыга караганда да күбрәк бугай. Болар барысы да чемпионатка әзерлек кысаларында башкарыламы?
И.М.: Әйе, әзерләнәбез. Чәчәк композицияләре Казан кунакчыллыгының мөһим бер элементы булып торачак.
Агымдагы җәйнең уртасына Татарстан башкаласында 6 миллионлап чәчәк утыртылды, бу исә XXVII Бөтендөнья студент уеннары үткәрелгән 2013 елга караганда ике тапкырга күбрәк дигән сүз.
Төзекләндерү чараларында җаваплы шәһәр хезмәткәрләре генә түгел, эшмәкәрлек вәкилләре, идарәче компанияләр, мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрлеләр дә катнашты. Барыгызга да рәхмәт җиткерәсе килә. Эшне бергәләп башкардык.
Без 6 миллион 100 мең чәчәк утырттык. Бу әле җәйнең уртасы гына. Үссеннәр, шатландырсыннар, матур традициягә әйләнсен, Казан һәрвакытта да чәчәкләр шәһәре булсын.
А.К.: Илсур Рәисович, чемпионатка күпме кунак киләчәк?
И.М.: Чемпионатка якынча, катнашучылардан кала, 100 меңләп кунак килер, дип планлаштырабыз. Бу күрсәткеч үзгәрергә дә мөмкин. Чемпионаттан соң килүчеләрнең саны безне күбрәк кызыксындыра. Телеаудиториянең саны 4 миллиард булачак.
А.К.: Кем өчен җан атачаксыз, дип сорап торуның мәгънәсе дә юктыр, барысы да аңлашыла.
И.М.: Мин Казан өчен җан атачакмын. Шәһәребез әлеге сынауны намус белән үтсен өчен. Әлбәттә, үзебезнең җыелма команда, аларның җиңүе өчен җан атачакмын, чемпионатта катнашучы казанлылар, татарстанлылар өчен. Спортчылар да, башкала кунаклары да шәһәребездән зур канәгатьләнү хисләре белән китсеннәр һәм башкалабызны истә калдырсыннар өчен.
А.К.: Бер минут калып бара. Илсур Рәисович, иртәгә Ураза бәйрәме...
И.М.: Бәйрәм белән тәбрик итәм. Ураза тоткан шәһәрлеләрнең гыйбадәтләре кабул булсын. Бездә бер генә теләк – барыбызга да тынычлыкта яшәргә насыйп булсын. Без Аллаһыга төрле телләрдә мөрәҗәгать итәбез. Зур байлыгыз – төрле милләтле булуыбыз, толерант шәһәр булуыбыз. Күгебез аяз, өстәлдә икмәк, тәнебез сәламәт булсын, Казаныбызда, республикабызда, илебездә бәхетле яшәргә насыйп булсын! Тагы бер мәртәбә искәртеп үтәм, чемпионатка килегез – үкенмәссез.
А.К.: Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин. Зур рәхмәт сезгә, барлык тамашачыларга да рәхмәт белдерәм. Сау булыгыз!