Казан Мэры “Россия” телеканалына биргән әңгәмәсендә 2015
елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан Казанда булган
үзгәрешләр турында сөйләде.
Илсур Метшин: Беренчедән, бу берсүзсез, чемпионат ярышлары
үтә торган спорт объектлары. Алар бик уникаль, аларга тамашачылар, туристлар
белән бергә, дөньяның төрле почмакларында булган, күп төрле ярышларда
катнашкан, яхшы, әзерлекле спорт инфраструктураларын күргән спортчылар да сокланып
карый. Спортның су төрләре сарае, “Казан-Арена” төп футбол стадионы безгә
Универсиададан бик яхшы мирас булып калды. Без дөнья тарихында беренче тапкыр
футбол стадионы эчендә су аренасы төзедек, биредә төп арена белән бергә,
күнегүләр өчен арена да бар.
Безнең алда торган икенче бурыч – кабатланмас бәйрәм рухы
булдыру. Су төрләре буенча дөнья чемпионаты – шәһәр халкы һәм башкала кунаклары
өчен ул барыннан да бигрәк зур бәйрәм. Уникаль спорт корылмалары һәм спорт бәйрәмендә кабатланмас бәйрәм рухы дигән
бер-берсенә бәйләнгән әлеге ике төшенчә безнең алда торган төп бурыч иде.
Алып баручы: Нәрсә ул Универсиада һәм аннан безгә нинди
мирас калды дип сорасак...
И.М.: Нинди мирасмы – 14 юл чишелеше, 39 җәяүлеләр кичүе,
Казан һәм казанлылар өчен заманча иң яхшы 30 спорт объекты. Әлеге вакыйгадан
соң шәһәребез һәм башкала халкы бөтенләй үзгәрде. Безгә карата булган элеккеге караш
юкка чыкты. Без булдырабыз! Без моны аңладык! Төркия, Америка, Австралия,
Сингапур, Европа халкы белән бер дәрәҗәдә икәнлегебезне расладык. Үзебезнең
төрле өлкәләрдә көчле икәнебезне күрсәттек. Менә бу, мөгаен, иң мөһимедер.
Безнең яшүсмерләр, спортчылар, белгечләребез шул дәрәҗәдә
үсеп җиттеләр ки, алар халыкара спорт ярышларыннан тыш, башка бик күп чараларда
катнашалар. Универсиадада кем булуың мөһим түгел: син волонтермы, Универсиада
ресторанында пешекчеме, яки пассажирлар ташуны оештыручымы – профессиональ
резюмеда бу инде үзе бик җитди карт-бланш. Аларны олимпиадаларга, зур
форумнарга чакыралар, ә бу исә башкалар белән чагыштырганда безнең белгечләргә
өстенлекләр күбрәк дигән сүз.
Гади саннар: Универсиаданы үткәрү хокукына ия булганчы, спорт
белән даими шөгыльләнүчеләр 13% булса, бүген әлеге күрсәткеч – 39%. Без бу
өлкәдә 3 тапкырга күбрәк үстек һәм үсеш дәвам итә.
Алып баручы: Бу шәһәр буенчамы?
И.М.: Әйе, әлеге күрсәткечләр Казан буенча. Мин Казан Мэры
буларак, үземнең территория буенча гына җавап бирәм (көлә). Дөнья
чемпионатыннан соң бассейнда йөзәргә теләүчеләр саны тагын да артачак дип
ышанам. Без үзебезгә Казанда яшәүчеләрнең һәр икенчесе якын арада спорт белән даими
рәвештә шөгыльләнергә тиеш дигән бурыч куябыз.
Алып баручы: Спорттан читкәрәк китсәк...
И.М.: Бу эзлекле рәвештә алып барыла торган эш. Ул дөнья
чемпионаты яки Универсиадага әзерлек белән генә тәмамланмый. Без Казанда
туризмны шәһәр хуҗалыгының җитди тармагына әйләндерү бурычын куйдык. Әлеге
өлкәдә тәкъдимнәр белән бергә сорау да булырга тиеш. Бу эш урыннары,
яшьләребезнең мәшгульлеге, инвестицияләрне җәлеп итү дигән сүз. Шунлыктан без
моңа бик җитди карыйбыз.
Генерал булырга теләмәгән солдат начар дип йөртелә. Дәгъва
итү буенча без хәзер солдатлар гына түгел, халыкара планда без хәзер офицерлар
төркеме, безне дөнья буенча беләләр. Казан популяр шәһәргә әйләнде. Бүгенге
көндә без туристларны җәлеп итү буенча Европада өченче, дөнья буенча караганда
сигезенче урында. Вакыты килеп җиткәч, без, һичшиксез, җәйге Олимпиада һәм
башка халыкара дәрәҗәдәге вакыйгалар өчен дә көрәшәчәкбез, әлеге чаралар
ярдәмендә Казан, Татарстан, яңа Россияне бөтен дөньяга танытачакбыз.
Универсиада алдыннан программаны ачып җибәргәндә, без 2007
елда әлеге эшкә бик җитди тотынып, их яхшы белгечләрне чакырттык. Дөньяның
туристлык базарына алар дөнья брендларын чыгардылар. Без ул вакытта елына 460
мең турист дигән сан билгеләгән идек. Узган ел Казанда 2 миллион 100 мең турист
булып китте. Тиздән туристлар саны 3000 миллион, 4 миллион булачак. Без өч атна
дәвамында су мундиален 4 миллиардан артык тамашачы карар дип өметләнәбез.
Шуларның 10%-ында гына булса да Казанга, Россиягә килү теләге уянырга тиеш. Ә
бу исә бик җитди саннар булачак. Шунлыктан без әлеге өлкәдә эзлекле эш алып
барабыз.
Кунакханә хуҗалыгына гына тукталып үтик. Бездә 88 кунакханә
барлыкка килде – бу Универсиада һәм чемпионатка әзерлек көннәре белән
чагыштырганда ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Без саннар буенча гына түгел, ә
сыйфат буенча да үсәбез. Керү юлларыннан алып кунакханәнең һәрбер катына кадәр
үзгәреш кичерә. Биредә эшләүче хезмәткәрләр дә инде башка төрле. Бүгенге көндә
алар - төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша ала торган эшчеләр. Без алар белән
тиешле тренинглар үткәрдек, дөньядагы иң яхшы белгечләрне чакырттык, алар исә
кунакханәләрдә эшләүче хезмәткәрләребезгә бу өлкәдәге осталык серләрен
аңлаттылар. Туристлар өчен акча янчыкларының нинди булуына карап - 5 йолдызлы
отельдән алып хостелгә кадәр тәкъдимнәребез җитәрлек.
Дөнья чемпионаты мирасы турында сөйләшкәндә, нәкъ менә
иртәгесе көн мисалында әйтәсем килә. Дөнья чемпионатына әзерлек чорында спорт объектлары
төзелде, нәрсәләрдер яңадан үзгәртеп корылды, яр буйларыбызны күрәсез, һәм бу
ел гамәлгә ашырыла башлаган программа моның нәтиҗәсе булып тора. Башкала
кунаклары һәм шәһәр халкы безнең яр буйлары ничек яңартылганын күрәләр дип
өметләнәм. Киләсе ел Казанда гына түгел, тулаем республика буенча Су акваторияләре
елы дип игълан ителде. Монда инде яр буйлары, күл, елга буйлары, су
акваторияләре төзекләндереләчәк, алар тирәсендә урнашкан парклар
реконстукцияләнәчәк. Ә аннан соң нәкъ
менә сез сөйләгән сүзләр. Су таксие, су рестораннары, хезмәт күрсәтү өлкәсе –
болар барысы, да ял итү белән бергә, бизнесны җәелдерергә дә мөмкинлек
тудырачак.
Алып баручы: Борылырга да урын бар. Чөнки мәйданнар, чыннан
да ифрат зур. Һәм парковкалар шулай ук…
И.М.: Бу – хакимият өчен дә, бизнес өчен дә эшнең очы-кырые
булмаган очрагы. Алдагы планнарга тукталсак, без алдагы 5 ел эчендә Казанны
Россия Федерациясе шәһәрләре арасында тормыш дәрәҗәсе буенча иң уңайлы шәһәр
итәргә тиешбез. Ул иң уңайлы, төзекләндерелгән, куркынычсыз, имин шәһәр булырга
тиеш. Моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. Бүгенге көндә менә шушы өлкәдә
эшлибез.
Алып баручы: Бу шулай ук торакны кулланылышка тапшыру дигән
сүзме?
И.М.: Әйе, бу шулай ук торакны кулланылышка тапшыру дигән
сүз. Бу – сыйфат һәм торакка бәя, халыкка тәкъдим ителә торган хезмәтләр:
медицина, белем бирү, балалар бакчалары, спорт корылмалары, мәдәният
учреждениеләре, балаларыбыз Ходайдан бирелгән һәм әти-әниләре ярдәме белән
булдырылган сәләтләрен гамәлгә ашыра алсын өчен секцияләр саны һәм аларның
сыйфатлары дигән сүз. Шәһәр халкында “Иртәгә кайда яшәргә?”, “Кайда үсеш
алырга?” дигән сораулар булырга тиеш түгел. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге
көндә заманалар үзгәрде, халык теге яки бу илдә яши ала, ләкин бөтен кешенең дә
чит илгә чыгып китәсе килми бит. Һәм Аллага шөкер. Шунлыктан безгә тиз арада әлегә
беркемдә дә булмаган “Россия Федерациясендәге иң уңайлы һәм иң уңышлы шәһәрләрнең
берсе” дигән исемне яулап алырга кирәк. Һәм мин безнең моңа көчебез җитә дип
уйлыйм. Мин моңа ышанам.
Казан үзенчәлекле миссия башкара. Без толерант шәһәр, биредә
гасырлар дәвамында 116 милләт һәм милләт вәкиле тыныч, дустанә мөнәсәбәттә яши.
Бу – иң зур байлыгыбыз, без моны бөтен дөнья белән сакларга тиеш. Шунлыктан,
Казан – толерантлык үрнәге, менә инде гасырлар дәвамында бер үк вакытта бер үк
җирлектә христианнар, мөселманнар, яһүдләр бергә тыныч кына яши бирәләр. Биредә
яшәүчеләрнең барысы өчен дә Казан һәм Татарстан – уртак йортыбыз.
Безнең тагын бер проектыбыз – бу “евразиялекне” үстерү.
Казан тарихи рәвештә Европа һәм Азия чигендә урнашкан. Су мундиале кысаларында
безгә Россия һәм якын чит ил шәһәрләреннән 120 мэр киләчәк һәм без Евразияне
үстерү турында фикер алышачакбыз. Казан - Европа һәм Азия чигендә, әлеге
җирлектә урнашу аерым әһәмияткә ия. Безгә бу өлкәдә дә аерым статус яулап,
әлеге юнәлештә бик җитди эшләр башкарырга кирәк.