Сентябрьдә Казан янә дөньякүләм җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә булачак – бу юлы архитектура буенча. Россия, Франция, Италия, Испания, Нидерландлар, Бөекбритания һәм Кытайдан 10 халыкара архитектура командалары – Кабан күлләре системаларының яр буйларын үстерү концепциясен әзерләү буенча Ачык конкурс финалистлары – үз эшләрен яклаячак. Конкурста катнашырга 12 илдән 164 заявка бирелгән, шуларның 65-е техник экспертиза үткән һәм жюри утырышында каралган. Кабан системасының ярлары – якынча 10 чакрымлап шәһәр территориясе төзекләндерелмәгән җирлек булып кала бирә. Green-дизайн һәм green-девелопмент һәр эшнең лейтмотивы булып торачак.
Ни өчен нәкъ менә хәзер Казан үзенең игътибарын паркларны һәм яр буйларын төзекләндерүгә юнәлдерергә булды, шәһәр җитәкчелеге планнарында тагы ниләр бар һәм әлеге планнарны тормышка ашырырга нәрсә комачаулый ала? “Business FM” радиостанциясенең әлеге сорауларына эксклюзив интервьюда Казан Мэры Илсур Метшин җавап бирә.
Шәһәр икътисады: яңа икътисади шартларда сезгә нидән баш тартырга туры килде? Бәлки, килмәгәндер дә?
И.М: Аллага шөкер, без бернидән дә баш тартмадык диярлек. Барлык социаль программалар – федераль дәрәҗәдә булсынмы, республика программалары булсынмы – Казан территориясендә тормышка ашырылып килә. Алай гына да түгел, без яңа Россия һәм хәтта элеккеге СССР тарихында беренче тапкыр 190-лап илне үзенә җыйган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын каршы алдык. Бу өстәмә көчләр һәм төрле инфраструктура проектларын өстәмә тормышка ашыруны таләп итте. Шуңа да зарланырга урын юк – без бернидән дә баш тартмадык, яңа проектларга үстек кенә.
Бизнес-проектлар буенча – берсе генә дә үзгәреш кичермәде мени?
И.М: Чемпионат алдыннан, көндәлек эштән кала, зур сандагы кунакларны каршы алуга юнәлдерелгән эш башкарырга туры килде. Чемпионат кысаларында гына да 100 меңләп турист көттек. Без рестораторлар, отельерлар, хезмәт күрсәтә торган барлык өлкәләрнең вәкилләре белән очраштык. Әлбәттә, соңгы өч елда Универсиада һәм дөнья чемпионаты ярдәмендә без 88 кунакханәгә һәм хостелга үстек: хәзер бездә алар – 158, ике тапкырдан артыкка ишәйдек. Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеш кичерә. Бездә сәнәгать җитештерүчәнлегенең индексы да узган алты ай нәтиҗәләре буенча – 104,7%. Безгә кыска сроклы рейтингны “тотрыклы” дәрәҗәдә – ВВ икәнлеген расладылар, хәтта республиканың үзенең дә күрсәткечләре начаррак, зур шәһәрләр, миллион халкы булган калалар турында әйтеп тә тормыйм. Шуңа да, мэр буларак минем фикеремчә – Казан ышанычлы төстә үсеш кичерә. Кризис юк дип әйтү дөрес булмас, әмма барысы да – чагыштыруда. Чемпионатлар булмаганда, кунакханәләрнең – тулылыгы буенча, рестораннардагы чеклар буенча күрсәткечләр кимүе күзәтелә, әмма башка шәһәрләрдәге һәм Казандагы “түбән күрсәткечләр” нык аерылалар. Без хәрәкәттә, без аякта нык басып торабыз, эшмәкәрләребез, авырлык белән булса да, кредитлар белән эш итә, процентлар түли, яңа кредитлар ала, яңа проектларны тормышка ашыра, шуңа да бездә барысы да яхшы дип әйтергә әле иртәрәк, әмма безнең “Казан” исемле култыкта күпкә тынычрак.
Казанның гомуми фонды шулай бәхетле итеп аерылып торуына сездән өч төп аңлатма?
И.М: Өчне аерып күрсәтү авыр, әмма мин тырышып карыйм. Беренчесе – системалы, тотрыклы эш һәм дистә еллар дәвамында хакимиятнең күчүчәнлеге. Икенчесе – гасырлар буена дустанә мөнәсәбәттә һәм күршеләргә хәерхаһлы булып яшәргә күнеккән эш сөючән, тирән белемле, толерант халык. Һәм өченчесе – Казанның “бәхетле йолдыз астында тууы”, ягъни бик яхшы географик ноктада урнашуы: без Ефәк юл уртасында, автомобиль, һава, су юллары хәрәкәт уртасында.
Казанда инвестицион климат белән хәлләр ничек?
И.М: Инвестицион климат… Монда рәсми рейтингларга мөрәҗәгать итү дөресрәк булыр. Аларның мәгълүматларына караганда, Татарстан да, Казан да Россия Федерациясендә уңышлы эшмәкәрлек алып бару өчен лидерлар рәтендә бара. Сүз дә юк, әлеге юнәлештә күбрәк эшләп була һәм кирәк тә.
Ә сез конкрет нәрсә дә булса эшлисезме бүген? Чит ил кешеләре, статискага күз салсак, Россиядән китәләр – инвестицион фондлар китә, җитештерүчәнлек алып бара алырлык кешеләр китә.
И.М: Барысы да аның кадәр үк начар түгел. Сезнең белән очрашуга кадәр миндә чит ил компанияләре төркеме булды – алар белән зур төзелеш проектын тормышка ашыру турында сөйләштек, анда торак комплекс та, сәүдә дә, конференц-зал да, җәмәгать туклануы да каралган. Акча ягыннан да, инвестицияләрнең күләме ягыннан да шактый җитди вариант. Мисалга Казан вертолет заводын гына алыйк, ул буяуларны Голландиядән ала иде, санкцияләр кертелү белән – туктатылды, ә безнең химия өлкәсендәге галимнәр, җитештерүчеләребез заманча шартларга яраклаштырылган аналог кына табып калмады – буяу шундый сыйфатта килеп чыкты ки, хәтта күпмедер вакыттан соң без голландиялеләр белән дөньякүләм базарда ярыша алачакбыз! Әлбәттә, хәзерге вакытта барлык сегментлар да “ябылмаган”, әмма импортны алмаштыра торган конкрет мисаллар Казанда бар – аларны саный башласам, бер кулдагы бармаклар гына җитмәячәк.
“Мәскәү - Казан” – бер төзибез, бер төземибез дигән зур тизлекле юл. Без инде үзебез дә бутала башладык. Имидж ягыннан түгел, икътисад ягыннан – сезгә бу юл кирәкме? Һәм ни өчен кирәк? Аны төзү һәм алга таба карап тотуга кирәк булачак чыгымнарны үз бюджетыгыз белән каплый алачаксызмы?
И.М: Сент-Экзюпериның танылган әкиятендә Кечкенә Принц әйтә бит: барлык юллар да кешеләргә илтә. Бүген безнең Мәскәүгә сигез поезд йөри, әмма тагы ихтыяҗ барлыгы сизелә. Юл, һичшиксез, хәрәкәтне арттырачак, юл – эшмәкәрлекне үстерү, хезмәт ресурслары белән алмашу чарасы. Шулай булгач, зур тизлекле юл безнең өчен уңайлы коммуникация чарасы булып торачак, аның ярдәмендә без Мәскәүгә өч сәгатьтән аз гына артык арада барып җитәчәкбез. Әлеге юл буйлары да җанланачак: торак пунктлар да, автомобиль трассалары да.
Бүген сез Казан өчен шактый җитди, кардиналь һәм кыйбатлы төзелеш башкарырга телисез – нигә? Шәһәрнең тышкы йөзен үзгәртү шуның кадәр кирәк мени? Кабан системасының күлләре яр буйларын төзекләндерүгә конкурсны гына алыйк – анысы нигә тагы?
И.М: Беләсезме, әле кайчандыр 7 ел элек кенә, торак фондка капиталь ремонт ясау буенча карар кабул ителгәндә, мине мэр буларак шәһәр йортларындагы лифтларның кулланышка яраксыз булганнары борчыды – аларның чиреге инде 25, 27, 28 ел хезмәт күрсәткән иде. Һәм без куркып калдык: ничек без аларны алмаштырырбыз, акча бит барыбер җитмәячәк. Шул ук хәл түбәләр, подъездлар, коммуникацияләр белән булды. Ә бүген без Казан торак фондының 35%-н капиталь ремонтлауга ирештек.
Без, дөресен генә әйткәндә, бирегә Казан яр буйларына конкурс белән танышырга килдек. Наталия Фишманның ТР Президенты ярдәмчесе вазифасына килүе белән шәһәрнең тышкы йөзен үзгәртү буенча Казанның актив позициясе сизелә башлады. Моның турында сөйләп үтсәгез иде. Казан шуның кадәр матур, шуның кадәр төзекләндерелгән, каралган – һәм сез кинәт кенә кардиналь, шактый кыйммәтле үзгәрешләр башкарырга җыенасыз. Ни өчен?
И.М: Наталияне чакыру – Президентның шәхси инициативасы. Без ниндидер яңа әйбер уйлап чыгарырга җыенмыйбыз, ә бары тәҗрибәле кешеләр белән яңа эшләргә тотынабыз. Без беркайчан да профессионаллардан өйрәнергә оялмыйбыз. Әгәр миңа 2007 елда 7 елдан соң иҗтимагый киңлекләр турында уйлана башлаячакбыз дигән булсалар – мин яшәгән дәвердә түгел һәрхәлдә, минем балаларым да моны күрүләре бик шикле, дияр идем. Әмма шушы еллар эчендә без ишегалларына килдек, биредә 500 млн. сум тора торган программаларны тормышка ашырабыз: ишегаллары бик аяныч хәлдә иде – эскәмияләрсез, сукмакларсыз, хәтта ут баганалары да юк иде. Без аларны тиешле хәлгә китердек – 250 меңләп казанлы уңай үзгәрешләрне сизә алды. Хәзер инде халык тагы да күбрәк эшләүне таләп итә. Мине мэр буларак әлеге теләкләр сөендерә генә: бу безне эшләргә, шәһәрне тагы да яхшырак якка үзгәртергә этәрә. Яр буйларын үстерү концепциясенә конкурс идеясе шул рәвешле барлыкка килде. Без аңлыйбыз: бу – шактый авыр, катлаулы эш, безнең әлеге проектларны тормышка ашырырлык түгәрәк сумма да әзер түгел. Әмма акчага килгәндә... 18 ел буе мэр булып эшләү дәверендә әле бер генә тапкыр да, ниндидер эшкә тотынганда, акчаларның йөз процент булганлыгын хәтерләмим. Әмма зур теләк бар – бу инде аз түгел.
Әлеге теләкләргә бәйле планнарыгыз бармы? Нәрсәгә төп игътибарны юнәлдерергә телисез?
И.М: Беренчедән, безнең Казан мең ел инде суда тора, әмма соңгы... әйтик, инкыйлабтан соңгы безнең җитешсезлек – яр буйлары булмау. Президент йөкләмәсе буенча, безнең хезмәттәшләребез белән бергә елга портыннан җәяүлеләр кичү юлы белән Идел яр буен эшләргә телибез, ул Казансуның яр буйларын да тоташтырачак. Яр буйлары концепциясе буенча оештырылган конкурс кысаларында без 165 заявка кабул иттек, шуларның 27-се – халыкара компанияләрдән, алар иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә алыначак: яр буйлары, парклар, скверлар, коммуникацияләр, велосипед юллары, танылган Кабан күле буенча җәяүлеләр юллары. Шәһәрнең яшел каркасы да игътибар үзәгендә. Элек без буш киңлекләр булган урыннарда агачлар утыртсак, хәзер безнең парклар һәм скверлар елы игълан ителде – киләчәктә без Казанда яр буйлары, парклар, скверлар, урманнар “каскады” күрергә телибез. Таш шәһәр бакча-шәһәргә әйләнергә тиеш.
Казанда шәһәр һәм эшмәкәрлекнең үзара мөнәсәбәтләре ничегрәк?
И.М: Безнең үзара мөнәсәбәтләребез 10 ел дәвамында төзелә – бу елның ноябрь аенда шәһәрне җитәкли башлаганыма 10 ел була. Девелоперлар белән очрашу авыр үтте: без ул вакытта иң гади нәрсәләрдә дә Мәскәү тәҗрибәсенә таяна идек. Бәхеткә, хәзер девелоперлар белән уртак тел таптык. Чит ил девелоперлары да, шул исәптән төрек девелоперлары да килә, алар да ниндидер яңалык алып килә, Мәскәү компанияләре килә тора. Уртак тел табып, без Казанның киләчәген төзибез.
2015 елның 25-нче августында http://www.bfm.ru/news/301291 сайтында бастырылган.