Алдагы биш елда Казанда нинди өстенлекле эш юнәлешләре билгеләнәчәк? Су саклау зоналары елында Татарстан башкаласында нинди чаралар үткәрергә ниятлиләр? Казанда Төзелешнең генераль планы нинди булачак? Республика башкаласында транспорт системасы ничек үзгәрәчәк? Казан халкы яраткан шәһәре үсешенә ничек өлеш кертә ала? Әлеге һәм башка сорауларга 18-нче февраль көнне TatCenter.ru порталында үткән онлайн-конференция кысаларында Казан Мэры Илсур Метшин җавап бирде.
Ольга Петрова: Илсур әфәнде! Эшегезне хөрмәт итәм, уңышлар һәм сабырлык телим. Соравым мондый: хәзер 2030 елга кадәр вакытны үз эченә алган стратегия эшләнә, әлеге процесста ничек катнашырга була, үзеңнең тәкъдимнәреңне кайда юлларга мөмкин? Һәм, иң мөһиме, гражданнардан кабул итеп алынган теләк-тәкъдимнәр белән Мэрия, Башкарма комитет ничек эш йөртәчәк?
И.М.: Казанның үсеш стратегиясен эшләүдә актив катнаша аласыз дигән мөрәҗәгатем ишетеп-тыңланган булуына чиксез шатмын. Әлеге үтенеч белән мин узган атнада гына шәһәр халкына мөрәҗәгать иткән булсам да, халык әлеге әһәмиятле сорау турында уйлана башланды. Мин һәрвакыт шәһәребездә актив, яңалыкларга битараф булмаган халык барлыгына һәм аларның иҗтимагый әһәмияткә ия булган эшләрдән хәбәрдар булуларына ышанып яшим.
Чыннан да сезнең тәкъдимнәрегезне ишетү бик мөһим. 2030 елга Казан нинди булырга тиеш? Пенсия яшендә үзебезгә унайлы булсын өчен киләчәгебезне, балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәген нинди итеп күрәбез? Хәзерге буын мәктәп укучылары һәм студентлар киләчәктә Казанны ничек итеп күз алдына китерә? Аларга нәрсә җитми, безнең гүзәл шәһәребездә алга таба укуларын дәвам итү һәм эшләү, гаилә корып, биредә балалар тәрбияләү өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк?
Болар буш урында әйтелгән сүзләр түгел, бу һәр кешенең
фикере бик мөһим булган очрак. Ул исәпкә алыначак, игътибар белән тикшереләчәк
һәм иң яхшы тәкъдимнәр, һичшиксез, “Стратегия-
Теләк-тәкъдимнәрне юллау мәсьәләсенә килгәндә... Әлегә сез тәкъдимнәрегезне шәһәрнең рәсми порталына юллый аласыз. Бераз соңрак без Казанның Үсеш стратегиясенә багышланган махсус Интернет-битне ачачакбыз.
Аделина: Бик озак вакытка – 2030 елга кадәр шәһәребезнең Социаль-икътисади үсеш стратегиясен Сез үзегез ничек күзаллыйсыз? Иң беренче чиратта нинди максатлар куелырга, нинди бурычлар хәл ителергә тиеш? Бу сорауны ни өчен бирәм – чөнки 2030 елга кадәр стратегия бик озак, ул никадәр дәрәҗәдә гамәлгә ашырылачак? Мин Казаннан күченеп киттем һәм биш ел дәвамында биредә яшәмәдем. Мин киткәндә Казан бик гади генә кала иде, кайттым – ул Россиянең иң матур шәһәрләренең берсенә әверелгән. Барысы да бик тиз вакыт аралыгында үзгәрә. Моның кадәр озак вакытка планлаштыру актуальлеген югалтмыймы? Ул нәрсә өчен кирәк?
И.М.: Шәһәрдә булган үзгәрешләргә югары бәя бирүегез өчен рәхмәт Сезгә. Ләкин мин сезнең “Казан гади генә кала иде” дигән сүзегез белән килешмим. Без Идел буе төбәкләре арасында һәрвакыт үрнәк шәһәр булып кала белдек. Үз тарихы булган күп мәдәни яссылыктагы шәһәрдә яшибез. Казанда туган яисә биредә эшләгән шәхесләрнең күбесен бөтен дөнья халкы белә: Державин, Лобачевский, Габдулла Тукай, Бутлеров, Шаляпин, … Барысын да санап бетерергә вакыт җитмәс.
Соңгы вакытта Казан, чыннан да, бик зур үзгәрешләр кичерә. Без баштан ук шәһәрне үзгәртү турында хыялланып яшәдек. Хыяллар үзгәрешләргә китерде. Безгә Казанның Меңъеллыгын бәйрәм итү, Бөтендөнья җәйге Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты бик булышты. Ирешелгән уңышларда гына туктап калырга ярамый. Шуңа күрә безгә киләчәкнең моделен әзерләү кирәк. Без аны җентекләп күз алдына китергән саен, хыялларыбызны тагын да “бөртекләбрәк” гамәлгә ашырачакбыз, шәһәр үсешендә күпме күбрәк аспектларны исәпкә алсак, яңа максатларга ирешү мөмкинлегебез шуның кадәр күбрәк. Әлеге гамәлләр нәтиҗәсендә без Казанны яшәү өчен тагын да уңайлы шәһәр итәчәкбез. Шунлыктан фикер алышуларга кушылыгыз!
Баһаветдинов Р.: Минем соравым мондый. Сез ТР Су саклау зоналары елында җир биләмәләре буенча бик зур инвентаризация үткәрүне игълан иттегез. Инвентаризация кайчан башланачак һәм кайчан тәмамлана, беренче чиратта кайсы районнар һәм нинди объектлар тикшереләчәк? Сезнең фикерегез буенча, Казансуның яр буе линиясендә урнашкан җир биләмәләре буенча инвентаризация үткәрүнең нәтиҗәсе нинди булачак? Әгәр дә шәһәр халкы елга янындагы территория законсыз рәвештә үзләштерелгән дип саный икән, кайда мөрәҗәгать итә ала?
И.М.: Су саклау зоналарында урнашкан җир биләмәләренә инвентаризация үткәрүгә рөхсәт безгә һәм республиканың барлык муниципалитетларына Татарстан Республикасының Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең 2015 елның 30 ноябрендә кабул ителгән ПР-355 номерлы карары нигезендә бирелде. Бу гамәл ТР Су саклау зоналары елы дип игълан ителүгә бәйле һәм ул сулыкларга карата булган законнар җыелмасын бозуга каршы зур чара булып торачак дип ышанам. Безнең тагын бер бурыч – барлык шәһәр халкы да су объектларыннан файдалана алырга тиеш.
Сер түгел, хәлләр әлегә законда язылган дөреслектән ерак тора. Ә бит закон буенча һәрбер гражданин су объекты чикләренә ирекле рәвештә килү хокукына ия. Бездә су саклау зоналарында урнашкан җир биләмәләрен мөстәкыйль рәвештә “биләп алучылар” аз түгел, һәм мондый урыннар чүплекне хәтерләтә. Әлеге мәсьәләдә тәртип урнаштыру өчен ким дигәндә инвентаризация үткәрүне башлап җибәрү кирәк.
Әлеге эш инде узган ел ук башланып китте. Куйбышев сусаклагычы акваториясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан су саклау урынының яр буе полосасында 690 җир биләмәсе тикшерелде, 178 хокук бозу очрагы теркәлде, 80 материал судка тапшырылды, рөхсәтсез алынган җир биләмәләрен кире кайтару буенча 69 суд карары бар. Бу елда, һава торышы шартлары уңай булуга Казан шәһәре чикләрендә Казансу елгасының яр буйларында урнашкан җир биләмәләренә инвентаризация үткәрүне башлап җибәрәчәкбез.
Яз аенда су объектлары зоналарының яр буенда урнашкан җир биләмәләре мөнәсәбәтендә “Халык инвентаризациясе” акциясенә рәсми рәвештә старт биреләчәк. Чөнки барлык халык белән бергә эшләү нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешергә мөмкин.
Башка елларда буш тора торган биналар, ташлап калдырылган җир биләмәләре, законсыз рәвештә алкоголь сату эше буенча “халык инвентаризациясе” казанлылар ярдәме белән бик уңышлы үтте. Төгәл вакытын kzn.ru дигән рәсми сайтыбызда хәбәр итәчәкбез һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерәчәкбез. Матур гадәт буенча, иң актив шәһәр халкы бүләкләргә дә ия булачак.
Мин һәр Казан кешесе, бу очракта мин үзем дә искәрмә түгел, безнең елга һәм күлләребезнең яр буйлары чиста булуын телиләрдер дип уйлыйм.
Фәрит С.: 2014 елда “Казансу елгасының иске эзе һәм Адмирал
бистәсе” территориясен планлаштыру проекты расланды. Әлеге проект нигезендә
2018 елга кадәр Киров районында
И.М.: Планнарыбызга кризис берничек тә йогынты ясамады дип әйтү дөрес булмас. 2018 елга кадәр Адмирал бистәсен без күрергә теләгәнчә үзгәртеп булмаячак. Ләкин без планнардан баш тартмыйбыз. Әлеге эшкә бик күп көч кергән. Без бистә территориясен яңартуны дәвам итәчәкбез.
Адмирал бистәсен планлаштыру проектын эшләү буенча бик зур көч “түгелде”. Исегезгә төшерәм, узган елда әлеге проект Россиянең Төзелеш министрлыгында экспертлар тарафыннан бик югары бәяләнде һәм бәйгедә әлеге эш өчен махсус бүләк бирелде. Әлеге документ нигезендә без биредә нәрсә эшләргә кирәк икәнен бик яхшы аңлыйбыз.
Проект нигезендә Адмирал бистәсенең су җыелып тора торган урыннарында чистарту корылмаларын төзү күздә тотыла. Биредә шулай ук җирле эшләр алып барыла. Узган ел “Балыкчы бакча”сын реконструкцияләү эше башланды.
Әлеге сезонда без биредә футбол, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнү өчен универсаль спорт мәйданчыгын төзиячәкбез, шулай ук спорт тренажерларын урнаштырачакбыз.
Брюсов урамында урнашкан мөселман зиратын реконструкцияләү буенча да проект документациясе алып барыла башлады. Адмирал бистәсендә музей комплексының фәнни концепциясен эшләү дәвам итә. Әлеге документ нигезендә Россиянең хәрби-диңгез һәм сәүдә флоты барлыкка килү тарихын тулысынча күз алдына китереп булачак һәм аның үсешендә Казанның ни кадәр мөһим роль уйнавын ачыклап булачак.
Әйе, хәзерге икътисади хәл нәтиҗәсендә теләгән барлык үзгәрешләрне тулысынча гамәлгә ашырып булмый, ләкин без алга атлавыбызны дәвам итәчәкбез.
Эльмир Вахитов: Хөрмәтле мэр! Сезгә уңышлар телим һәм бер соравым бар. Мин Яңа Савин районында яшим, үзәктә эшлим, җәмәгать транспортында йөрим һәм автомобиль хәрәкәтен һәм парковкаларны тәртипкә салу буенча алып барыла торган шәһәр сәясәтен тулысынча хуплыйм. Узган ел Казанда түләүле муниципаль парковкалар барлыкка килгәннән соң, сез һәм президент әлеге парковкалардан кергән материаль чаралар җәмәгать транспорты өчен тотылачак дип әйткән идегез. Узган ел Казанда җәмәгать транспортында нинди яңа маршрутлар барлыкка килде һәм бу елда яңа үзгәрешләр булачакмы? Казанда автобус, троллейбус һәм трамвай паркы ни дәрәҗәдә яңарачак?
И.М.: Юл хәрәкәтен комплекслы оештыру планында шәһәр хакимияте тарафыннан алып барыла торган сәясәткә карата әйтелгән уңай бәягез өчен рәхмәтемне белдерәм.
Сезнең сорауга килгәндә, 2015 елда гына да 13 шәһәр автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы үзгәртелде һәм тагын да камилләштерелде. Транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан соңгы өч елда шәһәр өчен Евро-3 һәм Евро-4 дәрәҗәсендәге двигательләр белән эшли торган 539 автобус сатып алынды. Моннан тыш, уңайлы 58 троллейбус һәм 40 трамвай алынды. Бу елда президентыбыз ярдәме белән шәһәр линиясендә 10 яңа трамвай һәм 40 троллейбус хәрәкәт итә башлаячак.
Бүген башка шәһәрләрдә яшәүче хезмәттәшләрем Казанга килгәч, безнең транспортны күреп, гаҗәпләнүләрен яшерә алмыйлар. Чөнки күп кенә шәһәрләрдә җәмәгать маршрутларында әлегә кадәр ПАЗик һәм Газельләр йөри. Безнең өчен инде бу кичәге көн. Казанлылар җәмәгать транспортында яңа уңайлыкларга инде күнегеп бетте.
Новожилова Анна Николаевна: Казанда урналар урнаштыру күздә тотыла микән һәм чүпне аерым җыю урыннарын билгеләячәкләрме? Мәскәү һәм Петербург шәһәрләрендә әлеге мәсьәлә беренче урында тора диярлек. Татарстанда бу өлкәдә нәрсә булса да эшләнәме? Җавап көтәм.
И.М.: Без әлеге мәсьәлә буенча беренче ел гына шөгыльләнмибез. Беренче тапкыр 2013 елда Универсиада алдыннан шәһәрдә чүпне аерым җыю өчен 40 мәйданчык билгеләдек. Алдагы елда безгә “МЕГА” һәм “IKEA” сәүдә үзәкләре кушылды. Без алар белән бергә “Төс мәгънәгә ия” дигән проектны гамәлгә ашырдык.
Акрынлап кына җәмгыятьтә экологик аң үсә башлаганы сизелә һәм халык чүпне төрләргә аерып ташларга әзер. Дөресен әйтим, ләкин йогурттан бушаган савытны юып ташлый торган Япония халкы дәрәҗәсенә җитәргә безгә әле ерак.
Бүген Казанда калдыкларны юкка чыгару коммерция оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегенә керә. 2015 елда берничә шәхси эшмәкәр ишегалларында гадәти чүп савытлары янына ПЭТ-бутылкалар һәм кәгазьне аерым җыю өчен махсус урналар урнаштырганнар иде. Республиканың Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы исә Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарында урнашкан кайбер мәктәпләргә мондый контейнерлар куйды.
Коммерция фирмаларының берсе Мәүлетов урамы, 9 һәм Фучик урамы, 64 адресы буенча икенче чимал кабул итү пунктларын ачып җибәрде. Бу – аларның бизнес эше, без аларны кызулата алмыйбыз. Шулай итеп, әлеге эш алып барыла һәм мин, иртәме-соңмы, ул гадәти күренешкә әйләнәчәк дип ышанам.
Брагина Ф.М.: Илсур әфәнде! Сез Казанда шәһәрнең яшел каркасын торгызу буенча күпме көч түгәсез, ләкин шул ук вакытта сезнең карарлар нигезендә Газ, 2-нче Газ, Качалов, Спартак урамнарында яшәүчеләр өчен бердәнбер булган яшел зона күпкатлы ике торак йорт төзелеше өчен Дәүләт торак фондына тапшырылды. Бу – бик матур скверның ачык бер мисалы. Сез бөтен җирдә дә күпкатлы йортлар төзергә телисез һәм аннан соң кырмыска оясында яшәүчеләр ял итәргә урын тапмыйлар. Сез шәһәр үсешендә өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләдегез: 2020 елга Казан уңайлылык һәм яшәү дәрәҗәсе буенча Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсе булачак. Ләкин әлеге урамнарда яши торган халык өчен яшәү шартлары, киресенчә, начарлана, гражданнарның хокуклары һәм ирекләре кысыла дигән сүз бит бу?!
И.М.: Чыннан да, әлеге җир биләмәсе 2014 елда 12 катлы 3 секцияле йорт төзелеше өчен Дәүләт торак фондына тапшырылды. Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре нигезендә, әлеге җир өлеше күпкатлы торак төзелеш зонасында урнашкан. Исегезгә төшерегез, егерме биш ел элек биредә нинди хәл иде – тузган торак программасына кертелгән җимерек хәлдәге йортлар. Әлеге урын рекреация зонасы түгел, биредә торак төзелеш зонасы.
Шәһәр үсә, моны аңларга кирәк. Йортларның бер-берсенә янәшә урнашуыннан берничек тә читкә китеп булмый. Без шәһәр үсешен туктата алмыйбыз.
Җир биләмәсен торак йорт төзелеше өчен бүлеп биргәннән соң шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе скверлар өчен махсус урыннар калдырды: Качалов һәм Н.Назарбаев урамнары; Ипподром һәм Качалов урамнары; Спартак һәм Н.Назарбаев урамнары киселешендәге урыннар нәкъ менә бу максатлар өчен.
Бикметов Р.А.: Иртән һәм кичен Себер трактында Компрессор заводы тирәсендә Дәрвишләр бистәсе ягына һәм Дәрвишләр бистәсеннән шәһәр ягына таба бик зур бөкеләр җыела. Тагын 2-3 елдан биредә транспорт коллапсы булачак. Казан администрациясе әлеге коллапсны булдырмый калу өчен нинди чаралар күрә?
И.М.: Без 2020 елга Компрессор заводы тирәсендә шәһәркүләм әһәмияткә ия булган автомагистраль төзергә ниятлибез. Әлеге юл Академик Губкин урамының дәвамы булып М-7 дигән федераль трассасына барып тоташачак. Бу шулай ук Себер тракты һәм Мир урамнарын транспорттан “бераз азат итү” мөмкинлеге бирәчәк.
Бәдретдинов Марат: Хөрмәтле мэр! Туган Казанымның “таш калага” әйләнә баруын күрү бик авыр. Торак/коммерция төзелеше өчен яки паркларны реконструкциялибез дип бик күп агачлар киселә. Агачларны саклап калу яки яшел үсентеләрнең мәйданын арттыру буенча шәһәрдә нинди дә булса чаралар күреләме?
И.М.: Дөресен генә әйткәндә, көтелмәгән сорау. Юк, 2012 елда Казанда “Яшел рекорд” программасын башлап җибәргән вакытта, чыннан да “Казанның таш калага әйләнүен күрү” бик авыр булды. Агачлар саны шәһәрдә теркәлгән машиналар санына караганда азрак иде. Ул вакыттан алып “Яшел рекорд” программасы кысаларында 140 агач һәм 64 мең куак утыртылган.
2014 елда шәһәрдә “Чәчәк ата торган Казан” программасы гамәлгә ашырыла башлады, бу елда шәһәр урамнарына 6,5 миллион чәчәк утыртылды.
Моннан тыш, узган ел республикабыз президенты тарафыннан
Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Әлеге карар нигезендә без
шәһәр паркларын торгызу программасын раслый алдык. Аңа гомуми мәйданы
Исегезгә төшерегез, бу елда никадәр парк һәм сквер ачылды: Җиңү паркы, “Нарат урманы” паркы, Лядской бакчасы, Киров бакчасы, Аксенов скверы, “Континент” паркы, “Крылья Советов” паркы һ.б. Әлеге эш 2015 ел белән генә тәмамланмый, ул бу һәм алдагы елларда да дәвам итәчәк. Шуңа күрә мин Казанны “таш кала” дип әйтә алмыйм. Һәм тагын белешмә өчен, шәһәрдә бер кешегә норматив буенча 25 кв.м яшеллек туры килергә тиеш. Бүгенге көндә бер казанлыга 49 туры килә. Алга таба әлеге күрсәткеч тагын да артачак.
Эльмира: Илсур әфәнде, 2016 елда 180 ишегалды төзекләндереләчәк дип хәбәр ителде. Исемлекне кайдан карарга була? Капиталь төзекләндерү мәсьәләсе буенча да шул ук сорау: агымдагы елда капиталь төзекләндереләчәк йортлар исемлеген кайдан карап була? Җавабыгыз өчен рәхмәт. Сезгә һәм башкарган эшләрегезгә хөрмәт белән карыйм.
И.М.: Кызганыч, әлегә мондый мәгълүмат беркайда да юк. 2016 елда ишегалларын капиталь төзекләндерү программасы хәзерге вакытта шәһәрнең Башкарма комитетында тикшерелә. Йортларны капиталь төзекләндерү программасы ТР Министрлар Кабинеты карары белән раслана.
Алар тиздән кабул ителәчәк һәм сез алар белән Казан Мэриясенең www.kzn.ru рәсми порталында таныша алачаксыз.
Якын киләчәктә кулинария белән турыдан-туры бәйле юнәлешләр буенча әзерли торган мәктәпләр/институтлар ачылачакмы? Әйе, хәзерге вакытта кулинария белән бәйле берничә көллият барлыгын беләм, ләкин алар караңгы районнарда урнашканнар яки киресенчә, биналары бик иске һәм заманча түгел. Башка “анда укырга кирәкми” дигән фикер килә.
И.М.: Һөнәри уку йортларын төзү һәм ачу муниципалитет вәкаләтләренә керми. Әлеге сорауны мин сездән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына юллавыгызны үтенәм. Шәһәребездә мондый мәктәпләр барлыкка килүенә мин “ике куллап” риза. Чөнки Казанда меңнән артык җәмәгать туклануы биналары бар. Без алардан һәрвакыт хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен арттыруларын таләп итәбез. Моңа бары тик яхшы өйрәтелгән хезмәткәрләр көче белән генә ирешеп була.