“Эфир” телеканалында Казан Мэры катнашында үткән “Тема” тапшыруы стенограммасының кыскартылган варианты.
Алып баручы: Эфирны “Тема” дәвам итә. Студиядә Алексей Кулешов, исәнмесез! Бүген студиябез кунагы – Казан Мэры Илсур Метшин. Илсур әфәнде, хәерле кич!
Илсур Метшин: Хәерле кич!
А.К.: Илсур әфәнде тапшыру башланганчы сез юллаган сорауларга җавап бирәчәк. Туры эфирга да шалтыратырга мөмкин. Студиябез телефоны – 554-22-22 яки 8-800-532-55, шалтырату бушлай. Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак. Туры эфирда җавап бирергә өлгермәсәк, һәр кешегә язмача җавап юлланачак...
И.М.: Һәр сорауга җавап бирәчәкбез. Программага дип эфирга кадәр, эфир вакытында һәм аннан соң юлланган сорауларның барысын да шәхсән үзем укыйм, йөкләмә бирәм. Узган программа вакытында 500 сорау, төгәлрәге 501 сорау юллаганнар иде. Шуларның 115 бүгенге программага кадәр үз чишелешен тапты, кайберләре шушы көннәрдә хәл ителәчәк. Калган сораулар буенча кайчан, кайсы вакытка чишеләчәген ачыклаган аңлатмалар бирелде.
А.К.: Сез безгә хәл ителгән берәр мисал китерә аласызмы?
И.М.: Алексей, сораулар бик күп килгәнлектән, аларның һәрберсен истә калдыру мөмкин түгел. Әле күптән түгел генә хәл ителгән бер сорау исемдә: Авиатөзелеш районының Харьков урамында яшәүчеләр бистә урамын төзекләндерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Без әлеге юлны планга керттек. Шәһәр халкы Парк урамында яшел зонаны уратып алуны үтенеп мөрәҗәгать итте, без әлеге мәсьәләне дә чиштек. Сахаров, Бигичев урамнарында, Агропромпарк тирәсендә җир өсте җәяүлеләр кичүенә кагылышлы сораулар килгән иде – мәсьәлә шулай ук хәл ителде. “Крылья советов” паркында корыган агачларны кайчан кисәләр дип сорадылар...
А.К.: Гафу итегез, сүзегезне бүлдерәм, Сез “Крылья советов” паркы турында сүз кузгаттыгыз. Программага әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар килде, нәрсә дип җавап бирергә?
И.М.: Алайса тагын бер кат җавап бирәм, “Крылья советов” паркын реконструкцияләүнең икенче этабы башлана. Узган ел эшне башлап җибәрдек. Төзекләндерүдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу елда бюджеттан акча бүлеп биреләчәк, ләкин төп эшне Казан вертолет заводы үз өстенә ала, моның өчен аңа бик зур рәхмәт. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Парклар һәм скверлар елында катнашырга чакырган тәкъдименә каршы килмәгән, республикабызның һәм шәһәребезнең барлык районнарында төзекләндерү эшләрендә катнашкан предприятиеләрнең барысына да рәхмәтемне җиткерәм.
Бу елда без эшне дәвам итәчәкбез. “Крылья советов” паркында төзекләндерү эшләре башкарылачак, спорт активлыгы өчен мәйданчыклар, балалар мәйданчыклары, этләрне йөртү өчен махсус урыннар, сәхнә, навигация эшләнәчәк. Бу елда Авиатөзелеш районында яшәүчеләр әлеге һәм башка үзгәрешләрне күрәчәкләр.
А.К.: Илсур әфәнде, четерекле мәсьәләләр турында әле тагын сөйләшербез. Узган вакыйгаларны искә алып үтик әле: Казанда “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Евразия бүлеге сессиясе үтте. Чараның бик масштаблы икәне аңлашыла, ләкин менә бер сорау: ул, гомумән, нәрсә өчен кирәк? Шәһәр өчен ул нәрсәсе белән әһәмиятле?
И.М.: Чыннан да, Казанда май ахырында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Башкарма бюросы утырышы үтте. Әлеге чарада биш континентның 200-дән артык муниципалитеты катнашты. Бу әһәмиятле вакыйга, ул Россия Федерациясе тарихында беренчесе, мондый вакыйганы нәкъ менә башкалабызда үткәрүгә мөмкинлек бирүләре безнең өчен бик әһәмиятле иде. Дөньяда шушындый халыкара хәлләр күзәтелгәндә бу безгә карата ышаныч дигән сүз. Безгә бөтен дөньядан килделәр, без муниципалитетларда күзәтелгән мәсьәләләр турында фикер алыштык.
Май аенда бик күп чаралар үтте: “Казанда велотөн” чарасында 5 меңнән артык кеше катнашты. Чарага бездән генә түгел, чит төбәкләрдән дә килүчеләр булды. 5,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы өчен “Соңгы кыңгырау” чыңлады. Шулай ук “РФ – Ислам дөньясы” дигән стратегик үсеш төркеме утырыш үткәрде. Катнашучыларны Владимир Путин сәламләде, чарада ислам дөньясы үсешенә кагылышлы, һәм әлеге өлкәдә төп уенчы буларак Татарстанның роле ни дәрәҗәдә булуы турындагы сораулар хәл ителде. Вакыйгаларның барысы да бик әһәмиятле, сан ягыннан күп һәм эчтәлеге буенча төрле булдылар.
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасына килгәндә – бу муниципалитет мэрларының иң алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу мәйданчыгы. Бу – күргәзмә үзәгебезнең зур булмаган территориясенә “иң каймаклар” гына җыелган очрак булды. Чарада урбанистика, архитектура һәм тулаем алганда, шәһәр үсешендә катнашучы иң яхшы белгечләр иде. Мин барлык фамилияләрне дә әйтеп тормый, алар турында бик күп яздылар.
Әлеге мөмкинлек белән мэрлар гына танышып калмады. Безнең актив яшьләребез “Made in Kazan” мәйданчыгында бушлай, берничә көн дәвамында шәһәрләрнең ничек үсүе, хәзерге вакытта нинди трендлар, иртәгесе көннең нинди булуы, зур һәм кечкенә шәһәрләрдә бизнес, икътисад, сәясәт вәкилләренең карашлары кайда юнәтеләчәге турында сөйләгән экспертларны тыңлый алдылар. Бу – бик мөһим чара иде, һәм мин без аны тиешле дәрәҗәдә үткәрә алдык дип саныйм.
А.К.: Сез үзегез нәрсәгә дә булса өйрәндегезме?
И.М.: Һичшиксез. Без белгәннәр белән генә чикләнмибез. Өйрәнәсе гыйлем бик күп. Мәсәлән, чарада Лондонның экс-мэры Кен Ливингстон катнашты – без аны әле кайчан күрер идек? 2000 елдан 2008 елга кадәр Лондон мэры булып эшләгән кеше. Ул шәһәрдә транспорт мәьәләсен генә хәл итеп калмыйча, сәясәт өлкәсендә дә бик күп эш башкарган кеше. Экс-мэр Казанга килде, лекцияләр укыды, үз тәҗрибәсе, шул исәптән серләре белән уртаклашты. Мин моны зур эш дип саныйм.
А.К.: Илсур әфәнде, әйдәгез, башка темага сөйләшик әле. Сез чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнар турында әйтеп үттегез. 11-нче сыйныфны тәмамлаучы 5,5 мең укучы имтиханнар бирә. Сынаулар ничек үтә, нинди уңышлар?
И.М.: Имтиханнар бара, Аллага шөкер, әлегә бер генә тәртип бозу очрагы да теркәлмәде, һәм мин ахырга кадәр шулай булыр дип өметләнәм. Мин, нәтиҗәләребез, республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә Россия күләмендә дә яхшы булыр дип өметләнәм. Без моңа бик зур игътибар бирәбез: шәһәребезнең, гомумән алганда, Татарстанның нәтиҗәләре Россия Федерациясендә алдынгы урыннарда. Рус теле, математика һ.б. фәннәрдән безнең күрсәткечләр югары.
Без олимпиадаларда катнашучылар хәрәкәтенә зур игътибар белән карыйбыз, бу ел да искәрмә түгел. Җиңүчеләр саны буенча без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышабыз.
Әлеге чарада катнашкан укучыларга, аларның ата-аналарына рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу безнең укытучыларыбызның олы хезмәте. Бу спорт төрләре буенча дөнья чемпионын әзерләү кебек бик авыр хезмәт. Олимпиадаларда катнашучылар – алар безнең горурлыгыбыз, безнең уңышларыбыз.
Казандагы 5,5 мең укучы бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырырлар дип ышанам – соңгы көннәр калып бара. Мин әзерлек системасы белән яхшы таныш, мэр буларак та, әти кеше буларак та моның бик авыр процесс икәнен беләм – кызым бу елда 11-нче сыйныфны тәмамлый, Аллага шөкер, соңгы имтиханын тапшырды.
А.К.: Илсур әфәнде, мәктәп темасын дәвам итеп, шәһәр башлыгы буларак сезнең өчен сер түгелдер. Хәзерге вакытта башкалада мәктәпләр саны җитми. Бу сорауны ничек хәл итәргә? Балалар бик күп бит...
И.М.: Сез хаклы: туган балалар саны чыгарылыш сыйныф укучылары саныннан 4 тапкырга күбрәк. Ягъни бу ел Казанда 5,5 мең укучы мәктәпне тәмамлый, ни куаныч, туган балалар саны исә 21 меңнән артып китә. Бик тиздән алар инде 1-нче сыйныфка укырга керәчәкләр. Моның өчен исә мәктәпләр төзергә кирәк. Мәктәпләр саны аз булу – иң четерекле мәсьәләләрдән. Икенче сменада да бик күп бала укый, бу бары тик Казанда һәм безнең республикада гына. Әлеге мәсьәләгә игътибар иткән Президентыбызга, Хөкүмәтебезгә рәхмәт. Алдагы планда – 8900 урынга исәпләнгән җиде мәктәп төзү бурычы. Ике мәктәп – халыкара һәм Совет районында 1244 укучыга исәпләнгән, Гадел Кутуй һәм Камалиев проспекты киселешендә төзелә торган мәктәп бу уку елында сафка басачак. Шунлыктан безнең алдагы планнарда – мәктәпләр төзү.
А.К.: Илсур әфәнде, чыгарылыш сыйныф укучылары турында сөйләштек, хәзер инде мәктәп укучыларына тукталыйк. Бу елда балаларның җәйге яллары ни дәрәҗәдә дөрес оештырылган?
И.М.: Традиция буенча, хәзерге вакытта мәктәп яны лагерьлары эшли, алар 30-нчы июньгә кадәр эшләячәк. Бүгенге көндә лагерьларда 13 мең бала ял итә, аларның 1700-е аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар. Алар исә бушлай ял итәләр. Шәһәр читендәге 44 муниципаль лагерьда 16 мең бала ял итә. Оештырылган ял белән барлыгы 29 меңнән артык бала җәлеп ителәчәк.
Әле тагын 14 яшьтән алып 17 яшькәчә 1500 баланың мәктәп яны лагерьларында эшләү мөмкинлеге бар. Хезмәт хакы күп түгел, 3 меңгә кадәр генә, ләкин бу очракта күп бала үзенең беренче хезмәт хакын алачак. Ни генә дисәң дә, үземнең сөт комбинатында беренче тапкыр эшләп алган 5 сум 50 тиен акчамны яхшы хәтерлим. Ул вакытта Түбән Камадан Казанга килү өчен автобуска 5,5 сум түләргә кирәк иде. Мин үземнең абыйларыма килдем һәм ай буе комбинатта эшләп алган акчаның бары тик бер якка гына, Казанга кадәр генә җиткәнлеген аңладым. Казаннан Түбән Камага кадәр кире юл өчен миңа инде әти-әниләр түләде. Балаларның хезмәт белән шөгыльләнүләре мөһим.
А.К.: Әйдәгез, тамашачыларны тыңлыйк! Хәерле кич!
Тамашачы: Илсур әфәнде, исәнмесез!
И.М.: Хәерле кич!
Тамашачы: Сезгә Яшел Үзән районыннан, “Радужный” торак комплексында яшәүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итәм. Зинһар, әйтегез әле, безнең торак комплексыбыз кайчан Казанның бер өлеше буларак санала башлар икән?
И.М.: Шәһәрнең генераль планы бар, әлеге документ нигезендә якын-тирәдә урнашкан торак пунктларны кушу хисабына чикләрне киңәйтү каралмаган. Сезнең соравыгызга җавап итеп, муниципалитет һәм Башкарма комитетның әлегә мондый планнары юк.
А.К.: Туры эфир башланганчы бирелгән сорау. Фирдания Фәхретдинова Коммунарлар урамында урнашкан йортта инде айдан артык кайнар су юк дигән зарын җиткерә. Һәм әлеге күренеш йортның яртысына гына кагыла икән. Беренче-алтынчы подъездларда яшәүчеләрдә исә барысы да тәртиптә. Сүз уңаеннан, мондый эчтәлектәге хатлар бик күп.
И.М.: Яз һәм җәй – алдагы ягулык сезонына әзерлек чоры. Минем интернет аша кабул итү бүлегенә һәм шәһәр Башкарма комитетының гомуми бүлегенә июнь аенда мондый мөрәҗәгатьләр бик күп килә. 10-12 май көннәрендә торбаларга опрессовка ясалды, зыян килгән 197 очрак билгеле булды. Узган ел аларның саны 270 тирәсе иде. Бу – челтәрләр ышанычлы, алар кышны “тыныч үткәргәннәр” дигән сүз.
Кызганыч, мөрәҗәгатьләр бар. Без хәзерге вакытта төзекләндерү эшләрен бик актив алып барабыз. Җылылык челтәрләрен кышка әзерли торган предприятиеләргә шәһәр халкының мәнфәгатьләрен исәпкә алырга дигән бурыч куелды. Эшне вакытында үтәп чыгу бик мөһим, моның өчен административ җаваплылык каралган. Бу эшне вакытында үтәп чыга алмаган оешмаларга карата кулланылачак. Эшне сыйфатлы итеп башкару һәм челтәрләрдәге эшне вакытында, ягъни 21 көн эчендә төгәлләү мөһим. Шәһәр халкына үтенечем – мондый очраклар булганда хәбәр итсәгез иде. Без чарасын күрербез. Тагын бер кат әйтәсем килә, барлык эшләр дә контрольгә алынган.
А.К.: Коммунарлар урамындагы йортта яшәүчеләргә нишләргә?
И.М.: Мин бу сорауларның барысын да язып барам, шәхсән үзем җавап бирәчәкмен, без чарасын күрәчәкбез.
А.К.: Яхшы, икенче сорау – төзекләндерү буенча. Латыйпов урамы, 62 адресы буенча яшәүче Анастасия Ивановна Данилова ишегалдында асфальт юк дип зарлана, биредә һәрвакыт тузан һәм су җыелып тора. Ул инде 2010 елдан бирле мөрәҗәгать итә, әмма әлегә нәтиҗәсе юк. Беломорск урамы, 244 адресы буенча урнашкан йортта яшәүче Евгений Александрович Павловтан да шуңа охшаш сорау. Анда 1990 елдан бирле ремонт көтәләр, 26 ел вакыт үткән. Әлеге темага кагылышлы сорауларны озак дәвам итәргә була.
И.М.: Сүзне саннардан башлыйм әле. Соңгы 5 елда төзекләндерү таләп ителгән барлык ишегалды территорияләренең 40% тирәсе тәртипкә китерелде. Бу елда Татарстан Президенты Казан юлларын төзекләндерү өчен миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде. Әлеге чараларның 330 миллионы шәһәрнең 44 урамын төзекләндерүгә тотылачак, 167 миллионын бистә юлларын төзекләндерү эшләренә тотачакбыз, 500 миллионын әле генә сез укып киткән мөрәҗәгатьләрдә әйтелгән урамнарны төзекләндерүгә юнәтәчәкбез. Барлыгы 234 ишегалды һәм 22 кварталара юл төзекләндереләчәк. Без әлеге эшне системалы рәвештә алып барабыз, гражданнарның мөрәҗәгате – безнең өчен ориентир. Без һәр ишегалдын беләбез, ләкин кызганыч, финанс мөмкинлекләребез чикле. Бу елда программага кертелгән ишегалларының адреслары Мэрия порталында урнаштырылган. Сүз дә юк, без бер генә мөрәҗәгатьне дә читтә калдырмаячакбыз.
А.К.: Капиталь төзекләндерү темасын дәвам итеп – М.Гафури урамында урнашкан 2-нче номерлы йортта яшәүче Резеда Илдус кызы Сапунова болай дип яза: “Йорт төзелгәнгә 55 ел. Шушы вакыт аралыгында бер генә тапкыр да капиталь төзекләндерү эше башкарылмаган”. Ханым подъездларда һәм подвалда гына булса да электр үткәргечләрне алыштыруны сорый. “Иске шәһәр” идарә компаниясе мөрәҗәгатькә игътибар итми.
И.М.: Казанда капиталь төзекләндерү программасының инде 8 ел дәвамында гамәлгә ашырылганлыгын тагын бер кат исегезгә төшереп үтәм. Без барлык торак йортларның өчтән бер өлешен төзекләндердек, 1800 артык лифтны алыштырдык, һәм әлеге эш дәвам итә. Бу ел без 158 йортта төзекләндерү эшләре башкарачакбыз. Исемлектә - 8 төрле эш. Әлеге адреска килгәндә, без ачыкларбыз, мин әлеге тамашачыга үзем җавап бирәчәкмен. Без урынга барып, кайсы вакытка төзекләндерү эшләрен билгели алуыбызны әйтәчәкбез.
Без сөйләшүне килгән сорауларның 20% хәл ителде дигән фикердән башлаган идек. Шәһәребез зур, барысына да финанс чараларын табып бетерү мөмкин түгел. Безнең бурычыбыз, мэр буларак минем бурычым, халыкка эшнең кайсы вакытка һәм нинди чаралар хисабына башкарылачагы турындагы мәгълүматны җиткерү. Сезнең телекомпаниягә рәхмәт, бу яктан сез безгә бик нык ярдәм итәсез. Без сезнең аша халыкны нинди сораулар борчыганын беләбез. Туры эфирда болай аралашу – бу эшнең яхшы бер төре.
А.К.: Тагын бер шалтырату бар.
Тамашачы: Хәерле кич, Илсур әфәнде! Сезне Нина Петровна борчый. Минем соравым транспорт мәсьәләсенә кагыла. Без 19-нчы маршрут буенча йөри торган автобусны 40 минут көтәбез, ул ни өчен шулай сирәк йөри? Һәм нигә Бөрелегә шундый кечкенә автобус йөри?
И.М.: Соравыгыз өчен рәхмәт. Бөрелегә килгәндә, ул безнең муниципалитет түгел. Мин әлеге сорауны Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгында эшләүче хезмәттәшләрем белән бергәләп чишәчәкмнен. 19-нчы маршрутка килгәндә, ул хосусый эшмәкәрләрнеке. Әлеге мәсьәлә буенча сораулар булды, маршрут линиясендә 10-га якын автобус йөрергә тиеш. Без моны контрольгә алачакбыз һәм чаралар күреләчәк. Әлеге маршрут буенча мондый сораулар, кызганыч, беренче тапкыр гына яңгырамый.
А.К.: Илсур әфәнде, “кайнар” тема, сорамыйча мөмкин түгел. Узган атнада массакүләм мәгълүмат чараларының барысы да диярлек тәрәзәләре үзәк урамга карап торган йортларда яшәүчеләр фасадлардан кондиционерларны алырга тиеш, алмаган очракта штраф салыначак дигән мәгълүмат язып чыктылар.
И.М.: Бу очракта Марк Твендагыча: “Минем үлемем турындагы имеш-мимешләр бик көчле арттырылган”. Чынлыкта исә территорияләрне төзекләндерү, биналарны реконструкцияләү буенча эш Казанда беренче ел гына алып барылмый. Без аны 2013 елда үткән Универсиадага әзерләү вакытында ук башлап җибәрдек. Тышкы төзекләндерү кагыйдәләре кабул ителде. Әлеге кагыйдәләр нигезендә, 154 урамны, шул исәптән фасадларны карап тоту буенча аерым стандартлар каралган. Әлеге исемлеккә тарихи биналар һәм шәһәрнең үзәк урамнарының бер өлеше кертелгән.
Беренчедән, бер кемгә дә штраф салмаячаклар һәм салмадылар! Сүз тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча. Безнең тарихи биналарга гына күз салыгыз әле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тарихи үзәктә бик зур эш башкарабыз. Ләкин үзенә уңайлы булган урында тишек тишеп, фасадка кондиционер беркетүче бер бина хуҗасы барыбер табыла. Әмма аны башка урынга да куярга була бит.
Мәсьәлә менә шунда. Үз бинаңа, күршенекенә дә, һәм шулай ук шәһәр Думасы кабул иткән төзекләндерү кагыйдәләренә хөрмәт белән карарга кирәк. Ул халык өчен эшли. Без чәчәкләр утыртабыз, урамнарны төзекләндерәбез, паркларны, скверларны тәртипкә китерәбез, йортларны капиталь төзекләндерәбез... Башыгызны югары күтәреп карагыз әле: кайбер фасадлар элементар нормаларга да туры килми. Сүз менә шулар турында. Бүген кондиционерларны алып атарга кирәк дип уйлау да куркыныч. Бары тик тәртипкә китерергә кирәк – аларны тарихи биналарның тышкы күренешләрен бозмый торган җирләргә урнаштыру мәслихәт.
Шалтыратучы: Илсур әфәнде, хәерле кич! Минем исемем Айгөл, мин Начальная урамы, 11 адресы буенча урнашкан йортта яшим. Ишегалдыбызны үзебез карап тотабыз, чәчәкләр утыртабыз. Инде өч ел рәттән идарә оешмасына чәчәкләр утырту өчен балчык алып килүләрен сорыйбыз. Җавап бирүче юк. Балаларга уйнарга ком да юк. Тагын бер мәсьәлә – түбәдән яңгыр сулары ага торган торбалар төште һәм алар хәзерге вакытта подвалда яталар. Аларны беркем дә кире урыннарына беркетергә җыенмый. Илсур әфәнде, әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итегезче.
И.М.: Беренчедән, соравыгыз өчен рәхмәт. Икенчедән, ишегалдын карап тотканыгыз, әйләнә-тирәдәге күренешләргә битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт. Мин адресыгызны язып алдым. Моңа алай күп чыгымнар кирәк дип санамыйм. Әйдәгез, без моны ай ахырына кадәр хәл итәргә тырышабыз. Балчык китерәчәкбез, торбаларны беркетәчәкбез. Мин моны контрольгә алам һәм эшлибез дип ышандырам.
А.К.: Стратегия-2030. Илсур әфәнде, сез инде моның турында кыскача искә төшереп үткән идегез. Мин тамашачыларның исләренә төшерәм, Сез февраль аенда шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, аларны әлеге стратегияне эшләүдә катнашырга чакырган идегез. Шәһәр халкы ни дәрәҗәдә актив булды?
И.М.: Минем мөрәҗәгатемне бик яхшы кабул иттеләр. Чыннан да, халык үзенең киләчәгенә битараф түгел. Шуның өчен мин аларга бик рәхмәтле. Фикер алышу чараларында яшьләр, студентлар, фәнни бергәлек, бюджет эшчеләре, сәнәгать предприятиеләрендә һәм бизнес өлкәсендә эшләүчеләр бик актив катнашты. Мин укытучылар, тәрбиячеләр, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр белән очраштым. Һәм иртәгә без Ратуша мәйданчыгында чакырылган белгечләр белән зур киңәшмә үткәрәчәкбез.
Шунысы куанычлы, әлеге юнәлеш белән бер мин, шәһәр һәм район администрацияләрендә эшләүчеләр генә кызыксынмый. Халык әлеге юнәлештә катнашырга, үзгәрешләр күрергә тели. Безнең өчен менә шунысы бик мөһим. Алар теләкләрен белдереп, үзгәрешләр көтеп бер урында гына утырмый. Юк. Алар безнең белән бергә фикер алышуларда катнашалар, бәхәсләшәләр, үз “рецептларын” тәкъдим итәләр, ачык, креатив, кайвакыт хәтта көтелмәгән фикерләрен җиткерәләр. Һәм боларның барысы да Казанны үзгәртәчәк документта чагылыш табачак.
А.К.: Стратегия буенча эш кайчан тәмамланачак?
И.М.: Без ел ахырына кадәр Стратегия-2030 буенча эшне төгәлләргә җыенабыз.
А.К.: Сез үзегез Мэр буларак түгел, ә гади казанлы буларак, алда нәрсә күрергә теләр идегез?
И.М.: Кыска гына итеп әйткәндә, минем Казанны балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым яши торган шәһәр итеп күрәсем килә. Шәһәрдән бервакытта та беркемнең дә бер кая китәсе килмәсен иде. Китәргә теләгән очракта да, бу бары тик яңа белем, тәҗрибә туплау гамәле генә булса иде, аннан соң туган шәһәрләренә кайтып, теләк-хыялларын биредә гамәлгә ашырырга язсын. Шәһәребезне нәкъ менә шундый итеп күрергә телим.
А.К.: Безнең бер минут вакытыбыз калып бара. Сезгә үземнең шәхси соравым. Дүшәмбе көнне мөселманнар арасында Изге Рамазан ае башланып китте. Алар Уразага керделәр. Мин моны бик авыр гамәл дип саныйм. Чөнки көн бик озын. Сез үзегез Ураза тотасызмы?
И.М.: Мин сез авыр дигән сүзгә елмаям. “Ашаган белми, тураган белә” дигәндәй. Мин инде 23 елдан артык Уразу тотам һәм шуңа “авыр” сүзен әйтүчеләр булганда елмаям. Бу иң яхшы ай. Эшчәнлек сәләте, зиһен арта, фикерләр яктырып китә, мөһим булмаган эшләр читтә тора. Син “ак һәм караны” төгәл аерасың. Мин барыгызны да әлеге изге ай башлану белән тәбрик итәм. Безнең барыбызга да – шулай ук православие динендәге дусларыбызга, Казанда яшәүче барлык халыкка изге теләкләремне җиткерәм. Зәңгәр күкләребез аяз, җан һәм тәннәребез тыныч булсын, һәр гаиләдә дә мәхәббәт яшәсен, бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп гомер кичерик, без иң яхшы шәһәрдә, иң яхшы республикада, иң яхшы илдә яшәсәк иде. Моның өчен бездә барлык шартлар да бар. Әйдәгез, бергәләп эшлик.
А.К.: Моннан да яхшырак сүзләр табып булмас. Бүген бездә кунакта Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин булды. Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт. Программага килгән барлык сорауларны Илсур әфәндегә тапшырачакбыз. Җавап көтегез. Рәхмәт, сау булыгыз!