“Эфир” каналында Казан Мэры катнашында
үткән “Тема” тапшыруының стенограммасы
Алып баручы: Шулай итеп, “Эфир”ны “Тема” дәвам итә. Студиядә Алексей Кулешов, исәнмесез. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
белән бергә ел дәвамында шәһәрдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйбыз. Илсур әфәнде,
хәерле кич!
Илсур Метшин: Хәерле кич!
А.К.: Илсур әфәнде эфир
башланганчы сез юллаган сорауларга җавап бирәчәк. Сорауларны әле хәзер дә 554-22-22
телефон номеры аша җиткерергә була, без башлый торабыз. Илсур әфәнде, 2016 ел
тәмамланды дияргә була. Нәтиҗәләр ясап әйткәндә, бу ел Казан өчен нинди булды? Уңышлымы,
әллә киресеме?
И.М.: 2016 елны бер сүз белән
генә әйтеп биреп булмый. Ул төрлечә булды. Без аны бераз шомланудан башлап
җибәрдек – бөтен ил, Татарстан Республикасы һәм башкала буларак Казан шәһәре – безнең
илебезгә карата кертелгән санкция шартларында хезмәт итте, яшәде һәм эшләде. Шуңа
да карамастан, бу ел уңышлы булды, без бик күп эшләрне башкара, төзи, гамәлгә
ашыра алдык. Кыенлыклар да сизелде, кызганыч, югалтуларга да дучар булдык. Кече
һәм урта эшмәкәрлек өчен ел гади генә булмады. Кайбер эре предприятиеләр
мөмкинлекләре чикләнгәнлектән продукцияләрен сата алмый “азапланды”.
Кайберләре, киресенчә, үз позицияләрен гадиләштереп, кулланучылар базарын киңәйтә,
керемнәрен арттыра алдылар. Шунлыктан сәнәгать өчен ел төрлечә булды, ләкин
кече һәм урта эшмәкәрлек шундый кискен шартларда эшләргә мәҗбүр булды. Монда алга
китеш тә бар, төрле өлкәләрдә, төрле тармакларда яңа проектлар ачылды.
Гомумән алганда, бу ел уңышлы
булды. Күп кенә позицияләр буенча үсеш күзәтелә. Тормышыбыздагы төп индикаторларга тукталсак, Казанда, бернигә дә карамастан, туучылар
саны артканнан-арта бара. Мин балалар тууын тормыштагы иң зур шатлык дип саныйм.
Икенчедән, бу кешеләрнең иртәгесе көнгә ышаныч белән карауларын раслый торган
төп индикатор. Балалар елдан-ел күбрәк туалар, бу бик куанычлы хәл.
Алдагы күрсәткеч – безнең инвестицияләрне
җәлеп итү мөмкинлегебез. Миллионнан артык халкы булган шәһәрләр арасында инвестицияләр
буенча без Россия Федерациясендә икенче шәһәр. Бу шулай ук “лакмус
кәгазьләренең” берсе. Торак төзелеше – без 800 мең кв.м мәйдан төзи алдык. Бу узган
ел белән чагыштырганда 5%-ка артыграк дигән сүз. Краннар саны, күзгә ташланып
тора торган төзелеш мәйданнары – бу шулай ук мөһим күрсәткеч.
Президентыбыз Рөстәм Нургали
улы Миңнехановка һәм Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт! Катлаулы шартларда бер генә
республика программасы да туктатылмады – бу ишегалларын, мәктәпләрне, балалар
бакчаларын капиталь төзекләндерү проектлары. Без федераль программаларны да дәвам итә алдык, саннарны бераз соңрак әйтербез.
Башкалада, Казан шәһәрендә
2016 ел уңышлы булды, яңа проектлар гамәлгә ашырылды, яңа биеклекләр яулый алдык. Шунлыктан үсешне дәвам
итәбез, яхшы тормышка таба барабыз.
<...>
А.К.: Яхшы, ә хәзер әйдәгез
тамашачыларны тыңлыйк әле. Беренче шалтыратучыбыз бар.
Тамашачы: Исәнмесез. Минем исемем Ләйсән. Илсур
әфәнде, соравым “Заречье” балаларга өстәмә белем бирү үзәге турында. Эш шунда
ки, минем кызым инде икенче ел рәттән әлеге үзәккә йөри. Без барысыннан да бик
канәгать: дәресләр дә күңелле үтә, укытучылар да бик тәҗрибәле, аларга бик зур
рәхмәт. Ләкин бинаның үзенә килгәндә, ул бик куркыныч хәлдә. Төзекләндерү эшләре башкарыла дип
ышандырганнар иде – һаман да юк. Мин ишеткән иң соңгы мәгълүмат – үзәк белән
бергә бина ябыла дигән хәбәр. Ул очракта без балаларны кайда йөртергә тиеш
булабыз соң? Илсур әфәнде, әлеге мәсьәләне ничек булса да хәл итәргә мөмкинме?
И.М.: Соравыгыз өчен рәхмәт. Өстәмә
белем бирү учреждениесендә эшләүче укытучыларга карата әйтелгән рәхмәт
сүзләрегезгә кушылам. Алар чыннан да искиткеч кешеләр, балаларыбызның
сәләтләрен үстерергә ярдәм итәләр. Нәтиҗәдә “йолдызчыклар” кабына.
Сезне шатландыра алам, бу
турыда карар кабул ителде һәм республика Хөкүмәте карарына имза куелды. Хәтерем
ялгышмаса, капиталь төзекләндерү эшләренә 36 млн. сум акча бүлеп бирелде. Шунлыктан
киләсе елга әлеге бина төзекләндереләчәк һәм сезнең белән бергә яңа бинада
бәйрәм тамашасында очрашырбыз дип өметләнәм.
А.К.: Ягъни үзәк ябылмаячак,
бер урыннан икенче урынга күченү булмаячак?
И.М.: Капиталь төзекләндерү
эшләре барган вакытта, һичшиксез, секцияләр, юнәлешләр яшәү урыны буенча төрле
объектларда эшләячәк. Ниндидер бер вакыт аралыгында бина ябылып торачак, ләкин
иң мөһиме – карар кабул ителгән, һәм кыска вакыт аралыгында әлеге карарны
гамәлгә ашырачакбыз.
<…>
А.К.:Илсур әфәнде, безнең бер минут вакытыбыз бар. Яңа елга 10 көн калды. Бәйрәмнәр
алдыннан шәһәр халкына нәрсәләр теләр идегез?
И.М.: Беләсезме, артык зур теләкләрем юк. Хөрмәтле Казан
халкына мөрәҗәгать итеп, мин, беренчедән, аларга узып бара торган 2016 елда
бергәләп туган шәһәребез, башкалабыз файдасына башкарган эшләребез өчен зур
рәхмәтемне җиткерәм. Якынлашып килүче 2017 елда сәламәтлек, физик яктан да, рухи яктан да нык
булуларын телим. Якыннары һәм туганнары аларны шатландырсын, ел югалтуларсыз
килсен, Яңа ел төнендә Кыш бабай балаларыбызның иң ихлас хыялларын тормышка
ашырсын, чынлыкта исә үзебез дә күңелебез белән бала булып калабыз. Шунлыктан
мин яңа елда тели торган барлык теләкләребезнең Аллаһы Тәгалә ярдәме һәм
үзебезнең көчләребез белән 2017 елда тормышка ашуын телим. Бәхетле Яңа еллар,
сәламәтлек, уңышлар Сезгә. Рәхмәт.
А.К.: Әйдәгез, алай булгач, теләкләр телик. Аларның барысы да чынга ашсын. Бүген
бездә кунакта Казан Мэры Илсур Рәис улы Метшин булды. Бик зур рәхмәт Сезгә! Тамашачыларга
рәхмәт. Сау булыгыз.
И.М.: Якынлашып килүче Яңа ел белән!
Стенограмманың
тулы версиясе белән http://metshin.ru/ru/blogs/17474 биредә танышырга була.