Казан Мэры Илсур Метшинның Казан шәһәр Думасының XIII хисап сессиясендәге чыгышы:
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Хөрмәтле депутатлар һәм чарада катнашучылар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!
Сезнең игътибарыгызга 2016 елдагы эшебез турындагы хисапны тәкъдим итәм.
Хисап елы, алдгы еллар кебек үк, җиңелләрдән булмады. Ирешелгән тотрыклылыкка карамастан, без, барлык эчке ресурсларыбызны мобилизацияләп, киеренке экономия режимында яшәргә һәм эшләргә мәҗбүр булдык.
Әмма үз алдыбызга һәрвакытта да амбициоз бурычлар һәм югары планкалар куябыз, бу исә Казанга барлык юнәлешләрдә дә диярлек лидер булырга ярдәм итә.
Узган елда без сезнең белән, хөрмәтле депутатлар, әһәмиятле документны – Казанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен расладык, аның өстендә җитди белгечләр эшләде. Документта, мөгаен, иң авыр бурыч куелгандыр – Казанны Россиянең иң уңайлы шәһәре итү.
Ул үз эченә шәһәр хуҗалыгының һәм шәһәр тормышының барлык өлкәләрен дә ала: икътисад, җәмәгать транспорты, төзекләндерү һәм экология, иминлек һәм белем бирү.
<…>
Кайбер тармаклардагы шактый зур үсеш темплары җитештерү күләмендәге 2015 елда җиңел булмаган икътисади ситуация аркасында килеп чыккан кимүне туктатырга мөмкинлек бирде. Сәнәгать җитештерүчәнлегенң индексы 100,3%-ны тәшкил итте.
Суммар территориаль продукт, якынча бәяләмәләр буенча, 632,8 млрд. сумны тәшкил иткән. Төялгән продуктларның күләме – 328,6 млрд. сум.
Икътисадка кертелгән инвестицияләрнең күләме 174,3 млрд. сум булган.
<…>
Шәһәр икътисады торышының иң яхшы индикаторы – төзелеш тармагының эше. Төзелештә башкарылган эшләрнең күләме 120 млрд. сумны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечләр буенча, соңгы 10 елда шәһәребез миллион халкы булган калалар арасында алдынгы позицияне алып тора. Тармакта барлыгы 72 меңнән артык кеше эшли.
Шәһәрнең зур тизлектә үсеше һәм шәһәрлеләрнең саны артуы аркасында, “Мәскәү генпланы” фәнни-тикшеренү институты белән бергәлектә хәзерге вакытта яңа Генераль план һәм җирдән куллану һәм төзелешнең яңа кагыйдәләре эшләнелә. Күрсәткеч буларак яңа Генпланны эшләү өчен прогноз кабул ителде, аның буенча халык саны 2035 елда 1,5 миллион кешене тәшкил итәчәк.
<…>
Казанның транспорт челтәре, Россиянең күпчелек белгечләре һәм башка шәһәрләрдәге хезмәттәшләребез билгеләп үткәнчә, илдәге иң заманча һәм уңайлылардан санала. 2016 елда шәһәр пассажир трансопртыннан барлыгы 252 млн. пассажир кулланган.
Физик мөмкинлеклре чикләнгән кешеләрне метро, троллейбус һәм автобусларның 100%-ы һәм трамвайларның 68%-ы уңайлылык белән тәэмин итә. 2013 елдан алып 611 автобус, 62 трамвай һәм 128 троллейбус сатып алынган, шуларның 108 автобусы, 22 трамвае һәм 70 троллейбусы – 2016 елда.
<…>
Шәһәр хуҗалыгын башка, шулай ук уңайлылык булдыруга, тормыш сыйфатын үстерүгә һәм шәһәрлеләргә шартлар булдыруга булыша торган зур әһәмияткә ия булган тармагы – ул төзекләндерү. Узган елда 2,8 млрд. сумга 1,8 млн. кв.м юл төзекләндерелгән.
<…>
Республика Президенты карары буенча рекреацион зоналарны төзекләндерү буенча эшләр дәвам ителде. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 401 млн. сум акча бүлеп бирелде. Моннан кала, 256 млн. сумны безнең социаль-җаваплы предприятиеләр кертте, моның өчен җитәкчеләренә һәм хезмәт коллективларына барлык казанлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм!
Соңгы 40 ел эчендә беренче тапкыр Казанда яңа Горки-Әмәт урман паркы булдырылды, ул Азино һәм Горки микрорайоннары халкы өчен яраткан ял итү урынына әйләнде.
<…>
Яр буйларын һәм су объектларын төзекләндерү нәтиҗәсендә без әйтеп бетергесез уңай нәтиҗә алачакбыз. Бу елда Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерүгә һәм Аккош күлләре системасын яңартуга керешәбез.
<…>
Торак-коммуналь хуҗалык – барлык гражданнарны кызыксындырган тармак.
<…> Капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылган 9 ел эчендә генә дә 2191 йорт төзекләндерелгән (шәһәр торак фондының 40%-тан артыгы), лифтларның 30%-тан артыгы (1911) алмаштырылган. Чагыштыру өчен: Самарада әлеге ваыт аралыгында 1526 йорт төзекләндерелгән, Уфада – 1424, Пермьдә - 1051. Хисап елында 1,45 млрд. сумга 165 йортка капиталь төзекләндерү ясалган.
<…>
Демографик күрсәткечләр безне сөендерүне дәвам итәләр. 2016 елда Казанда 24564 сабый тууы теркәлгән, бу исә алдагы елга караганда 2,1%-ка (501-гә) күбрәк дигән сүз. Демографик рекордлар безнең алга яңа бурычлар куя – туган балаларга балалар бакчалары һәм мәктәпләр кирәк. Казанда барлыгы 324 балалар бакчасы, 167 мәктәп һәм 106 өстәмә белем бирү учреждениесе бар. Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән колачлап алу 75%-ны тәшкил итә, бу исә республика күрсәткечләреннән югарырак дигән сүз. Федераль һәм төбәк программаларын тормышка ашыру чорында 13 меңнән артык (13096) урынга 76 балалар бакчасы төзелгән, шул исәптән 6-сы – хисап елында.
<…>
Мәктәпләребез республика дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә лидер булып торалар. Барлык мәгариф дәрәҗәләрендәге йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре республика һәм Россия күрсәткечләреннән югарырак булып санала.
Алдагы ел белән чагыштырганда, югары балл җыйган эшләр дә 20%-ка арткан. 50 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл туплаган, бу исә Татарстан буенча иң яхшы эшләр санының 37%-ын тәшкил итә. 14%-ка медаль алучылар саны да арткан: 538 (2015 елда алар 463 булган).
<…>
Казан соңгы елларда заманча медицина технологияләренең алдынгы үзәге булды. Халыкның сәламәтлеген яхшырту, авыру дәрәҗәсен, үлем очракларын киметү, яшәү озынлыгын арттыру безнең төп максат иде һәм хәзер дә шулай. Хисап чорында кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлү очракларының – 0,4%-ка, шул исәптән миокард инфарктыннан үлү очракларының 6,0%-ка кимү тенденциясе күзәтелә.
<…>
2016 елда без соңгы 10 ел эчендә сабыйлар үлеменең минималь күрсәткеченә ирештек – ул 1000 туган сабыйга 3,8-не тәшкил итте. 2016 ел Яман шеш авыруына каршы көрәш елы булды. Аздырылган формаларның күләме һәм яман шештән үлүчеләр кимеде.
<…>
Хастаханә һәм поликлиникаларның материаль-техник базасын ныгыту мәсьәләсе элеккечә үк актуаль булып кала бирә. Хисап елында медицина учреждениеләренә капиталь төзекләндерү үткәрү һәм төзелеш өчен 2,2 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
<…>
Заманча медицина үсешеннән кала, без традиция буенча сәламәт яшәү рәвешенә, массакүләм спорт һәм шәһәрлеләрне физик культура белән систематик рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итүгә зур игътибар бирәбез.
<…>
Ел нәтиҗәләре буенча физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче казанлыларның саны 450230 кеше булган, ягъни Казанның 3 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге халкының гомуми саныннан 40,1% тәшкил итә.
<…>
Сүз дә юк, Казанда 18-еннән алып 24-нче июньгә кадәр узачак Конфедерацияләр кубогы уеннары агымдагы елның төп спорт вакыйгасы булачак. 2016 елның 26-нчы ноябрендә Казанда Конфедерацияләр кубогы FIFA уеннарына жирәбә узды, аның нәтиҗәләре буенча Казанда 2017 елда түбәндәге илләр уйнаячаклар: Португалия – Мексика, Германия – Чили, Мексика – Россия.
<…>
Без ел саен туристлар саны буенча үсәбез. 2016 елда Казанга 2,5 млн. турист килгән, бу 2015 елга караганда 16%-ка күбрәк дигән сүз. 2016 елда туристларның күбесе Кытай, Германия, Төркия, Франция, Италия, Америкадан килгән.
Алдынгы халыкара рейтинглар бәяләмәсе буенча, Казан ел дәвамында туризм буенча – Россиянең иң җәлеп итә торган шәһәрләре өчлегенә, шулай ук май бәйрәмнәрендә һәм яңа ел каникулларында ял итәр өчен илнең иң зур ихтыяҗы булган шәһәрләре исемлегенә керде.
<…>
Хөрмәтле депутатлар һәм чарада катнашучылар!
Без кыскача гына төп уңышларыбызны барладык һәм киләчәккә планнарыбызны билгеләдек. Сүз дә юк, тормыш үзе, дөньядагы һәм илдәге сәяси һәм икътисади ситуация безнең планнарыбызны теге яисә бу якка борып җибәрәчәк.
Әмма Стратегия үсешен раслап ирешкән югарылыкны безнең бер генә сантиметрга да төшерергә хокукыбыз юк. Шәһәрлеләребез – актив, белемле, максатчаннар, алар илнең иң уңайлы шәһәрендә яшәргә тиешләр һәм яшәячәкләр. Яшәү, эшләү, шәһәр киңлекләреннән, мәдәниятеннән һәм спортыннан куллану, балалар табу һәм үстерү, аларны дөрес итеп тәрбияләр өчен барлык шартлар да бар бездә.
Соңгы берничә елда Казан күп юнәлешләр буенча лидерлар рәтенә чыга алды, төрледән-төрле рейтингларда беренче урыннарны яулап килде. Әмма казанлыларның без омтыла торган югары яшәү сыйфаты социаль-икътисади күрсәткечләр белән генә бәяләнми.
<…>
Хөрмәтле депутатлар!
Чыгышымның ахырында сүзебезне башлаган максатка әйләнеп кайтасым килә. Россиядәге иң уңайлы шәһәр булу теләгенә. Чын уңайлылыкны юллар, бульварлар һәм парклар гына булдыра алмый.
Кеше үзен әһәмиятле һәм кирәкле итеп тойганда, аның фикеренә колак салганда, үз тормышы, үз йорты, үз урамы, үз шәһәрендәге үзгәрешләр белән идарә итә алганда гына чын уңайлылыкны тоя.
Без бүген шәһәрнең уңышлары турында күп сөйләдек. Әмма соңгы елларның иң зур нәтиҗәсе – Казанда үзенең шәһәре, киләчәге өчен җаваплы булган гражданлык җәмгыяте барлыкка килде.
Шәһәрлеләребез әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф түгел, алар һәрвакытта да катнашырга, үз идеяләрен тәкъдим итәргә һәм проектларын башлап җибәрергә әзерләр. Кешеләрнең активлыгы – хаталардан иң яхшы профилактика һәм теләсә кайсы шәһәр өчен иң әһәмиятле шарт.
<…>