“Эфир”
телеканалындагы Казан Мэры катнашлыгында узган “Тема” телетапшыруы
стенограммасы:
Алып баручы: Эфирны “Тема” дәвам итә, студиядә Алексей
Кулешов. Студиябез кунагы – Казан Мэры Илсур Метшин. Илсур Рәисович,
хәерле кич!
Илсур Метшин: Хәерле кич, Алексей!
А.К.: Илсур Рәисович сез эфирга кадәр җибәргән сорауларга җавап бирәчәк.
Әлбәттә
инде, барлык сорауларны да биреп өлгермәячәкбез. Илсур Рәисович,
традиция буенча һәр мөрәҗәгать итүче “сезнең
имзагыз астында” шәхсән җавап ала алачакмы?
И.М.: Әйе, Алексей, узган программа нәтиҗәләре
буенча мин 220-ләп мөрәҗәгать алдым. Сезгә килер алдыннан тагы бер кат билгеләп үттем:
49-ы буенча инде уңай карар кабул ителде. 30-лап мөрәҗәгать
якын арада чыгарылачак карарны көтә, калганнары буенча эш алып барыла. Аларның барысы
да “адрес буенча” түгел, әмма кешеләр урыннарда мөрәҗәгать
итәргә өйрәнгән. Җирле
хакимият алдынгылардан булып санала, шуңа да теләсә
нинди сорау белән мөрәҗәгать итәләр.
Хәзерге вакытта кар чыгару, законсыз парковкалар буенча күп
мәсьәләләр борчый. Кемдер подъездында ишек
ябылмавыннан, кемдер башка мәсьәләләрдән
зарлана. <…>
Күпчелек сораулар Салмачы турында
булды. Мартта аларның саны артты: кар эреде, чокырлар ачылды, һәм
чыннан да “час пик” вакытында кешеләр берәр сәгать бөкедә
басып торырга мәҗбүр иделәр. Беренчедән,
без чокырларны төзәтү эшләрен башладык, бүген
һава торышы мөмкинлек бирә. Гомумән,
карар бу елда кабул ителәчәк, ләкин бу ярым карар, без төп
юлны дүрт полосага кадәр киңәйтәчәкбез, бу очракта юл катламы астына
барлык челтәрләрне дә күчерәчәкбез. Моңа вакыт кирәк
булачак һәм бу бүген дә уңайсызлыклар кичерә
торган кешеләргә билгеле бер уңайсызлыклар
тудырачак. Сабыр булыгыз, һәм бу җәйдә Салмачыда дүрт полосалы юл барлыкка
киләчәк. Бу бүгенге көндәге
машина агымын күпмедер дәрәҗәдә киметәчәк.
Тагы бер кат кабатлыйм, әлеге поселок буенча карыйсы мәсьәләләр һәм
мөрәҗәгатьләр бик күп. “Алмаш юл”
кирәк, ә бу – миллиард сумнар. Без әлеге
мәсьәлә белән Президентка мөрәҗәгать
иттек һәм ярдәм алуга ирештек, әлегә беренче этапка проектны башлау өчен
акчалар бүленде.
<…>
А.К.: Телевизор караучыбыздан сорау бар. Хәерле
кич, сез – эфирда.
Шалтырату: Хәерле кич, Илсур Рәисович!
И.М.: Хәерле кич.
Шалтырату: Мин гомерем буе Казанда яшим, күптән
түгел пенсиягә чыктым. Өлкәннәр
еш кына тормышның авырлашуыннан зарлана, әмма мин моның белән
килешмим. Йортыбызны төзекләндерделәр, матур спорт һәм
балалар мәйданчыгы, парковка урыннары һәм юлларны ясадылар. Без –
пенсионерлар өчен бары тик поликлиникалар эше генә актуаль. Белгечләргә эләгү бик авыр. Ревматолог, кардиолог, авырган
вакытта хәтта үзеңнең терапевтыңа да эләгә
алмыйсың. Бары тик дежур табибка гына эләгү бәхете тәти.
А.К.: Сорау өчен зур рәхмәт.
Дөресен генә әйткәндә, Илсур Рәисович, бу
проблемаларның да проблемасы.
И.М.: Беренчедән, сорау өчен рәхмәт
белдерәм. Хөрмәтле
пенсионерыбызның шәһәрдә һәм ишегалдында барган үзгәрешләрне
күрүенә
рәхмәт: ишегалдына капиталь төзекләндерү
дисеңме, йортына капиталь төзекләндерү дисеңме – барысын да күзәтеп
тора.
Сүз дә юк, сәламәтлекләре
буенча шәһәрлеләр беренчел челтәргә мөрәҗәгать
итәләр. Статистика күрсәткәнчә,
Казан халкы мөрәҗәгатьләренең
80% - беренчел челтәрнеке. Сорау бик яхшы аңлашыла,
мин аңа җавап бирергә әзермен,
һәрхәлдә алга таба нәрсә
эшләргә җыенуыбызны сөйләп
китәм.
Беренчедән, бу – бөтен илдәге проблема. <…> Сәламәтлекне
саклау өлкәсе, Советлар Союзы таркалганнан
алып, калдык принцибы буенча финансланды. <…> Бүген ситуация үзгәрә,
дәүләт моңа зур игътибар бирә. Һәм, һичшиксез, беренче чиратта игътибар авырулар
мөрәҗәгать итә торган,
кешенең тормышын коткару буенча эшли торган стационарларыбызга, ашыгыч
ярдәм хезмәте пунктларына бирелде. Әлегә поликлиникалар буенча федераль программа
юк, әмма бу елда төзекләндереләчәк,
Сәламәтлекне саклау министрлыгы ышандырганча, һәм
Зорге урамында 21-нче номерлы поликлиника кулланышка тапшырылачак. Ә Вознесение поселогында Фельдшер-акушерлык
пунктын тәмамлаячакбыз.
Тулаем алганда, Президент Казан шәһәр Думасының
хисап сессиясендә поликлиникаларны капиталь төзекләндерү
буенча яңа программа старт алуы турында игълан итте. Мондый йөкләмәләр
бар, инде проект-смета документациясе эшләнелә. Президентның 3-4
елга планнары – башкала һәм республикадагы бөтен
беренчел челтәрне төзекләндерү.
“Дустанә поликлиника” җитди
программасы эшли башлаячак. Бу – эшнең гомумән башка сыйфаты,
поликлиникаларның эшенә яңача якын килү. Бу – еракта түгел,
кайдагыдыр ниндидер якты киләчәк түгел. Бу – без якындагы 2-3 елда күрәчәк план.
А.К.: Яхшы. Әйдәгез алайса тагы бер телефон
шалтыратуын кабул итәбез. Хәерле кичләр.
Шалтырату. Илсур Рәисович, минем сезгә
шундый соравым бар. Без өч ел элек 2-нче Азино урамына күчендек,
һәм, фатирны сатып алганда, мәктәпнең
барлыкка килүенә нык ышандык. Әмма
төзелеш әле туктап кала иде, әле
яңартылды, ә бу елда без инде мәктәпкә
барабыз, ләкин кая – әлегә билгесез. Башка мәктәпләр
бездән ерак урнашкан, сезгә шуңа бәйле рәвештә сорау бирәсебез килә -
безгә мәктәп булыр микән? Рәхмәт.
И.М.: Сорау өчен рәхмәт.
Мәктәп булачак. Чыннан да, финанслар белән
тоткарлыклар булды. Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путин
2015 елдагы үзенең Юлламасында яңгыраткан
федераль программага нык ышандык. Юллама – бер көн эчендә
генә әзерләнми торган җитди программа
продукты, һәм менә беренче федераль акчалар килде, шуларга төзеләчәк
тә инде мәктәп. Бүгенге көндә
анда түбә ябу эшләре бара, мәктәпнең
1-нче апрельгә тапшырылуына шигем юк. Ул кирәк.
2-нче Азино урамында элек шәхси сектор иде, ә бүген
исә анда яңа төзелешләр, микрорайон балалар
саны белән дә, балалар мәйданчыклары, балалы әниләр
белән дә үсеш кичерә. Боларның барысы
да сөендерә. Шулай булгач мәктәп
була. Гадәттә
без беренче сыйныф укучыларын җыюны февральдә
башлыйбыз. Яңа төзелгән мәктәпләрдә, минем уйлавымча, апрель аеннан инде
язулалар башланыр, шуңа да безнең хөрмәтле
телевизор караучыбыз мөрәҗәгать итә һәм
баласын бирегә яздыра ала.
“Җиденче күк” торак
комплексында икенче мәктәп төзелә, бу елда без аны төзеп
бетерергә планлаштырабыз.
Программа буенча тулаем алганда: 2020 елга кадәр мәктәпләр
төзелеше федераль программасы буенча Казанда 4 мең 896 укучыга исәпләнгән дүрт мәктәп төзеләчәк. Моны диңгездәге
тамчы дип атап булмый, 5 меңләп укучы урыны дигән
сүз, әмма әлегә
җитеп
бетмәгән урннар бар. Кайбер мәктәпләрдә
укучылар икенче сменага йөри. Ә мәгариф стандарты буенча барысы да бер
сменада белем алырга тиеш.
<…>
А.К.: Зур рәхмәт. Бездә кунакта Казан
Мэры Илсур Метшин иде. Тагы бер мәртәбә рәхмәт,
телевизор караучыларга игътибарлары өчен
рәхмәт
җиткерәм.