“Эфир”
телеканалының Казан Мэры катнашындагы “Тема” тапшыруы стенограммасы:
Алып баручы:
Эфирны “Тема” дәвам итә, студиядә Алексей Куляшов. Шәһәр көне алдыннан бүген
студиябез кунагы – Казан Мэры Илсур Метшин. Илсур Рәисович, хәерле кич!
Илсур Метшин:
Хәерле кич!
А.К.: Илсур
Рәисович туры эфирга кадәр җибәрелгән сорауларыгызга җавап бирәчәк. Сорауларны
сез хәзер үк 554-22-22 телефоны буенча шалтыратып бирә аласыз. Ә без башлыйбыз.
Илсур Рәисович, чәршәмбе көнне без Шәһәр көнен, Республика көнен
билгеләячәкбез. Башкалабызга 1012 яшь тула. Әлеге бәйрәмнәрне нинди кәеф белән
каршы алабыз?
И.М.: Әйбәт,
бәйрәм кәефе белән дип ышанам. Моның өчен барысы да бар. Казанлылар бу елны
әйбәт эшләделәр. Күп эш башкарылган: саннар аша да, күзләр белән дә күреп була,
халык үзе дә сизә дип ышанам.
Шуннан башлыйк,
юлларда башкарылган эш күләме моңарчы булмаган – 6 млрд сумнан артык. Бу җитди
сан. Былтыргы елларда, без башка миллионлык шәһәрләр белән чагыштырганда күбрәк
ясаган вакытта да 3-3,5 миллиард ясый идек, 6 миллиард – моңарчы булмаган сан.
А.К.: Димәк,
былтыргы белән чагыштырганда быел юлларга ике мәртәбә күбрәк акча бүлеп
бирелгән?
И.М.: Әйе, ике
тапкыр күбрәк. Без моңарчы төзекләндермәгән юлларны да алырга мөмкинлек булды.
Үзәк юллардан кала: Әмирхан, Вахитов, Декабристлар, Ибраһимов, Чистай, Миль
урамнарыннан кала, еллар буе чокырларны төзекләндерү эшләре генә узган юлларга
да барып җиттек: Ботаника, Кирпичников, Пионер урамнары. Озак итеп санарга
була. Шәһәр һәм Республика көненә башкарылган эшләр арасында шуны беренче итеп
билгеләп узасы килде.
Зур эш күләме
йортларда башкарылды. Без бер саннан башлап киткән идек – 180 йортны
төзекләндерергә планлаштырдык. Ә капиталь төзекләндерү эшләрен 340 йортта үтәп
чыктык.
<…>
А.К.: <…> Аңлашыла,
күп эш башкарыла, ләкин һәрвакыт шундый сорау килә: “Минем йортка кайчан
килерләр? Бездә кайчан капиталь төзекләндерү ясаячаклар?”
И.М.: Барысы да
дөрес. Мин дә сезгә юлларда, бакчачылар ширкәтләрендә, йортларда башкарылган эш
күләме саннарын әйттем. Ләкин аңлашыла, теләсә кем: “Безнең йортка да кайчан
киләсез” дигән сорау бирә ала. Эшләнмәгән әйбернең күләме эшләнелгәннән
һәрвакыт күбрәк булачак, ләкин Президент һәм хөкүмәт ярдәме белән без һәр
йортка да барып җитәрбез дип ышанам. Ул вакыт тиздән килеп җитәр. Без әлеге
мәсьәләләрне системалы рәвештә сигез ел дәвамында чишеп барабыз.
<…>
Өстәп сөйлисе
әйберләр дә бар. Һәрбер Шәһәр көненә дәрәҗәне күтәрергә кирәк, үз үзебезгә
бурыч куеп, шәһәребезне яхшыртырга кирәк. Иң төзекләндерелгән, иң җайлы шәһәр
булырга омтылырга. Шәһәр көненә нәтиҗәләребез шул, ләкин ел әле тәмамланмаган,
алда сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь айлары бар. Эшләргә әле өлгерербез,
Алла бирсә.
<…>
А.К.: <…> Илсур
Рәисович, шәһәр педсоветында укучыларга экологик тәрбия бирү буенча бәйге
игълан ителәчәге турында сөйләдегез. Бу никадәр мөһим эш?
И.М.: Бу бик
мөһим эш. Бу - безнең киләчәгебез. Юкса, без асфальтта һәм чүп өемнәре арасында
утырып калачакбыз. Миңа төрле сүзләр ишетергә туры килә – “чүпне нинди аерым
җыю инде, без бит Алмания түгел”. Без Алманиядән күпкә яхшырак! Мин безнең
халыкка, балаларга ышанам, алар белән диалог алып бару мөмкинлегенә ышанам,
аларны моңа өйрәтеп була, ә алар аша – ата-аналарны, әби-бабайларны. Бу нормаль
практика, мине дә балаларым тәрбияли.
Без чиста,
төзекләндерелгән шәһәрдә яшәргә телибез. Шуңа күрә, аерып чүп җыю системасын
да, башка төрле экологик программаларны да кертергә тиешбез, һәм чиста, төзек,
каралган шәһәрдә яшәячәкбез. Моңа җыештыручылар саны, мэр теләге һәм акча белән
генә ирешеп булмый. Монда бөтен кеше дә катнашырга тиеш – чүпне тиешле урынга
гына ташларга. Хәтерлим, 2000 еллар башында җәен күпме кеше машина
тәрәзәләреннән тәмәке төпчекләре, шешәләр ташлап калдыралар иде. Хәзер бу
күренеш сирәк очрый – минем өчен бу лакмус кәгазе. Мин урамга чүпне ташламаучы
кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Шәһәребез сезнең аңа мәхәббәтегез, ихтирамыгыз
ярдәмендә чистара һәм күркәмләнә бара. Елдан ел бу сизелә бара.
<…>
А.К.: 30 август –
Шәһәр һәм республика көне. Иртәдән бәйрәм итә башлыйбыз. Котлау сыйфатында бер-ике
сүз.
И.М.: <…> Шәһәрлеләргә
бергәләп эшләвебез өчен рәхмәтемне белдерәм. Без тату эшләдек. Кыска вакыт
эчендә яртысын да билгеләп үтә алмаган саннар – бергәләшеп башкарган хезмәтебез
нәтиҗәсе, шуның өчен барыгызга да рәхмәт.
Белем көне
алдыннан барыгызга да балаларыгызның сау-сәламәт булуын, ата-аналарын һәрвакыт
шатландырып торуларын телим. Киләсе ел бар өлкәдә дә уңышлы булсын. Шәһәребезгә
чәчәк атарга телим, без үзебез алдында яңа бурычлар – иң төзек, иң матур
шәһәрдә яшәргә – куярга тиеш. Корбан бәйрәме алдыннан барыбызга да исәнлек,
саулык, гаилә бәхете, Ходай тәгалә барыбызны да саклап торсын, догаларыгыз
кабул булсын, иң изге теләкләр. Барыгызга да зур рәхмәт.
А.К.: Бик зур рәхмәт.
Илсур Раисович Метшин, Казан Мэры. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз!
И.М.: Сау
булыгыз!