“Эфир” телеканалының Казан Мэры катнашындагы “Тема” тапшыруы
стенограммасы
Алып баручы: Эфирны “Тема” дәвам итә, студиядә Алексей
Куляшов. Студиябезнең бүгенге кунагы – Казан Мэры Илсур Рәисович Метшин. Илсур
Рәисович, хәерле кич!
И.М.: Хәерле кич!
А.К.: Дөресен генә әйткәндә, бу озак көтелгән очрашу. Илсур
Рәисович, бергәләшеп Казанның бу елны ничек уздырачагы, ниләр белән хәтеребездә
калачагы турында сөйләшәбез.
И.М.: Яз – Казан өчен өметләр вакыты гына түгел, ә
казанышлар вакыты да. Чөнки быел без бик зарыгып көткән һәм аңа җитди
әзерләнгән футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан безне зур күләмдә эшләр
көтә. Беренче чиратта, бу – юллар төзү һәм капиталь төзекләндерү.
План төзелгән, ишегаллары, урамнар, торак йортлар,
яшүсмерләр клублары, сырхауханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр исемлеге Мэрия
сайтында бастырылды. Һәркем әлеге исемлекне һәм теге яки бу объектны капиталь төзекләндерү
срокларын карый ала.
Быел без 430 ишегалдын төзекләндерергә планлаштырабыз – 150 мең
казанлы үзгәрешләр сизәчәк. Шулай ук юлларны капиталь төзекләндерү өчен 5,5
млрд сум бүленде һәм без әле башлыйбыз гына. Икътисад сезон азагына тагын бераз
акча бүлү мөмкинлеген бирер һәм күбрәк ишегаллары төзекләндерелер, дип өметләнәбез.
Беренче чиратта, әлбәттә, дөнья чемпионаты узачак юлларны – Сибгать Хәким,
Короленко, Оренбург тракты һәм башкалар – төзекләндерәчәкбез. Шулай ук “Халык
контроле”, казанлылар мөрәҗәгатьләре буенча да юлларны төзекләндерәбез.
(…)
А.К.: Ел саен Казанда нәрсә дә булса ачылуына өйрәндек инде.
Быел – чемпионат. Тагын ниләр белән шатландырасыз?
И.М.: Якын арада зоопарк төзелешен күрербез, дип өметләнәбез
– “Замбези елгасы” үзенең беренче кунакларын кабул итәчәк. Бу бик җитди
катлаулы проект булып тора. Бу төзелеш белән генә бәйле түгел, ә, мин инде
сөйләгәнчә, Африкадан хайваннарны китерү һәм аларның адаптацияләре белән дә
бәйле.
Самосырово чүплегендә рекультивацияләү эшләрен тәмамлыйбыз. Бу,
әлбәттә, мәдәни объект түгел, ләкин ул да шәһәрнең культурасы, экологиясе
турында сөйли. 50 ел эчендә җыелган 46 миллион тонна чүп һәм 16 катлы йорт
биеклеге. Быел эшләр тәмамлагач, ул яшел калкулык булып калачак.
“Дубравная” метро станциясе тәмамланачак. ТАИФ һәм “Оргсинтез”
оешмалары белән бергә Аккош күлләрендә экореабилитация эшләрен дәвам итәчәкбез.
Аларга – коллективларына да, җитәкчелегенә дә, шәһәр эшләрендә булышлык
иткәннәре өчен бик зур рәхмәт. Берничә спорт мәйданчыгы, Локомотивта зур футбол
кыры. Җанатарлар фестивале үтәчәк Казан тирәсендә зур күләмдә төзекләндерү
эшләре башкарылды. Башка планнардан – Кабан күле яр буе. Кабан күленең яр буе Иске
Татар бистәсеннән театр аркылы фитнес-үзәккә кадәр булачак – җәйгә эшләр
тәмамланырга тиеш. Юллар төзү буенча да планнар бар. “Казан” янында Солдат
урамыннан Сибгать Хәким урамына кадәр, ниһаять, Бондаренко урамын
тоташтырачакбыз. Әлеге үзгәрешләрнең барысы да шәһәрлеләргә калачак.
Үзгәрешләр күп, һәм мин казанлылар, кунаклар һәм без күп
санда көткән туристлар аларны үз күзләре белән күрә алыр, дип ышанам. Планнар
зурдан! Аларны ашырырга сәламәтлек, вакыт һәм өстебездә тыныч күк булсын.
(…)