Казан Мэрының шәһәр Думасының XXXII хисап сессиясендә чыгышы:
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Депутатлар һәм чакырылган кунаклар, вакытлы матбугат чаралары вәкилләре! Хөрмәтле казанлылар!
Уважаемый Рустам Нургалиевич! Уважаемые депутаты и приглашенные, представители средств массовой информации! Уважаемые казанцы!
Бүген безгә узган, 2018 елга, йомгак ясарга, безнең шәһәр проблемалары буенча фикер алышырга, аларны хәл итү юлларын билгеләргә һәм киләсе елга бурычлар куярга кирәк.
Хисап елы вакыйгалар һәм җиңүләр белән тулы иде. Әлбәттә, аларның иң мөһиме - Россия Президентын сайлау һәм футбол буенча дөнья чемпионаты.
Универсиада һәм Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү тәҗрибәсе булган очракта да, без кунакларны каршы алу һәм урнаштыру, аларның логистикасын һәм мәдәни тормышын оештыру, куркынычсызлыкны һәм тиешле дәрәҗәдә туклануны тәэмин итү - алда торган зур бурыч!
Катлаулы тышкы сәяси шартларда бөтен дөньяга илебезнең, республикабыз һәм безнең Казанның толерантлык, кунакчыл һәм бөтен дөнья өчен ачык булуын, кунакларны кабул итә һәм озата баруыбызны, алар турында кайгырта белүебезне күрсәтү мөһим иде. Без барысы белән дә дус яши беләбез!
Искәртеп узам, ФИФА президенты Джанни Инфантино, үз инициативасы белән, безгә Мэриягә эшлекле дүшәмбегә килде. Ул командабызга ярышларны оештыру һәм кунакчыллык өчен шәхсән рәхмәтен белдерде. Бу бит бик әһәмиятле!.
Казан халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан чемпионатны уздыру тарихында иң яхшы урыннарның берсе дип танылган - ил җитәкчелеге, Президентыбыз һәм республика Хөкүмәтенең һәм безнең барлык халыкның – кунакчыллык өлкәсендә эшләгән, кунакларны ташуны һәм куркынычсызлыгын тәэмин иткән юллар һәм объектларны төзүдә һәм ремонтлауда катнашкан кешеләрнең зур казанышы. Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны күңел күтәренкелеге һәм кунакчыллыгы белән сокландырган барлык казанлылар казанышы.
Мундиаль тәмамланды, әмма бик күп онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Ә безгә алга таба да эшләргә кирәк.
Шәһәр хуҗалыгының, икътисад һәм сәнәгатьнең эш һәм үсешенә кыскача йомгак ясарга рөхсәт итегез.
Икътисад:
Казанда ел башыннан бирле тотрыклы социаль-икътисади хәл күзәтелде.
Җитештерү, торак төзелеше һәм халыкка түләүле хезмәт күрсәтү күләмнәре артты.
Казанда сәнәгать җитештерүе индексы 104,8% тәшкил итте. Республикада һәм Россиядә - 102% һәм 102,9%.
Шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләре тарафыннан 315 млрд.сумлык үзләре җитештергән товарлар төяп озатылган, эшләр башкарылган һәм хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 8% югары.
Казан вертолет заводы Кытай Халык Республикасының һәлакәтләр медицинасы Ассоциациясе өчен 20 "Ансат" җитештерү буенча контрактлар төзеде.
Санитар авиация милли хезмәте өчен 105 "Ансат"ка килешү төзелгән.
РФ Оборона министрлыгы заказы буенча эшләнгән Ми-38Т транспорт-десант вертолетының беренче үрнәге һавага күтәрелде.
Горбунов исемендәге Казан авиация заводы модернизацияләнгән, тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган Ту-160М бомбардировщикны үз канаты астына куйды.
"ТАИФ" компанияләр төркеме "Оргсинтезда" елына 20 мең тоннага кадәр егәрлекле техник углерод концентратын җитештерү буенча яңа җайланманы эшләтеп җибәрде.
"Татэнергода" 2018 елның августында Россия Хөкүмәте карары белән каралган яңа энергоблоклар файдалануга тапшырылды, өстәвенә, билгеләнгән вакыттан 4 айга иртәрәк.
Ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 532,4 млрд. сум тәшкил итте. Үсеш - 7,3%.
Җәмәгать туклануы өлкәсендә товар әйләнеше 6,8% артты.
Түләүле хезмәтләр күләме 2,2% арткан.
Ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме якынча 200 млрд. сум тәшкил итте. Бу якынча узган ел дәрәҗәсендә.
Узган елның августында Казан, Нью-Йорк, Сидней һәм Милан белән беррәттән, Гуанчжоу премиясенең 15 финалисты арасына керде.
2018 елның июлендә Сингапурда атаклы Ли КуанЮ премиясе финалы узды, анда Татарстан башкаласы Токио һәм Гамбург белән беррәттән Россия шәһәрләре арасында беренче булып, аерым искә алу өчен сайланды (Specialmention).
Бюджет
21,6 млрд. сум күләмендә расланган бюджетның үтәлеше 27,1 млрд. сум тәшкил иткән, бюджетка өстәмә кертемнәр - якынча 5,5 млрд.сум.
Үз керемнәре үсеше 2 млрд. сумнан артык тәшкил итте.
Республика ярдәме һәм конкрет Сезнең, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, ярдәмегез белән шәһәр бюджетына ел дәвамында гомуми суммасы 3 млрд 271 млн.сум күләмендә өстәмә акча керде.
Безнең бюджет традицион рәвештә социаль юнәлешле булып кала - акчаның 71% социаль өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән.
Казан шәһәре Думасы депутатлары инициативасы белән 481 млн сум шәһәрлеләргә социаль ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Инвалид балалары булган гаиләләргә милеккә салым буенча ташламалар билгеләнгән - алар 4,5 меңнән артык кеше.
Шәхси балалар бакчаларына җир салымының түбәнәйтелгән ставкасын куллану рәвешендә ярдәм күрсәтелде.
Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең аерым категорияләре хезмәт хакының билгеләнгән дәрәҗәсенә ирешү буенча Россия Президентының май указлары тулы күләмдә үтәлгән.
Хезмәт базары һәм мәшгульлек
2018 елда хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы кала бирде.
Теркәлгән эшсезләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14% кимрәк. Ел башыннан аның дәрәҗәсе 0,63 проценттан 0,51 процентка кадәр кимеде.
Вакансияләр структурасында 65% артыгы эшче белгечлекләргә туры килә.
Төзелеш һәм завод һөнәрләре хезмәткәрләренә дә ихтыяҗ зур.
Аларны популярлаштыруда WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты зур роль уйный, аны без августта Казанда кабул итәбез.
Татарстан Республикасыннан дөнья чемпионатына 47 катнашучы илкүләм җыелма команда составына керде, шуларның 30-ы - казанлылар.
Өйдә диварлар да ярдәм итәр дип ышанам.
Кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү
Шәһәр икътисады структурасында кече һәм урта бизнес зур урын алып тора.
Казанда 82 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар.
Әлеге сегментта 175 меңгә якын кеше эшли. Товар әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 24,5% артты һәм 433,6 млрд сум тәшкил итте.
Шәһәр бюджетына салым керемнәре суммасы - 4,8 млрд сумнан артык - салым керемнәренең гомуми суммасыннан 38%.
Кече бизнеска ярдәм йөзеннән 2017-2019 елларга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасы гамәлгә ашырыла.
2018 елда ташламалы кредит бирү программасы операторлары тарафыннан 137 млн сумлык 21 кредит бирелгән.
Программа гамәлдә булган чорда барлыгы 1,8 млрд сумлык 472 Казан эшкуарына ташламалы кредитлар бирелгән.
Хисап елында без башкалабыз үсешенең төп документы – яңа Генераль план буенча эшне дәвам иттек.
Казан Россиядә беренче булып 2018 елның августында үз көченә кергән яңа кагыйдәләр буенча Генплан эшләү зарурлыгы белән очрашты.
Закон таләпләре нигезендә генплан проекты ачык тыңлауларга чыгарылды.
Без шәһәрлеләр әлеге проектны казанлылар мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләп бетерергә ярдәм итәр дип фикер алышуда катнашыр, дип өметләндек.
Әмма без тыңлаулар шундый зур кызыксыну тудырыр дип көтмәгән идек! Фикер алышуларда 4 меңнән артык казанлы катнашты!
Чыннан да, кызу бәхәсләр, эмоциональ чыгышлар булды. Һәр утырыш 5-7 сәгать дәвам итте! Депутатларның күбесе шәхсән катнашты һәм бу киеренкелекне хәтерли.
Тыңлаулар ахырына 3,5 мең язмача мөрәҗәгать алдык. Алар барысы да эшкә алынды. Мәсәлән, торак йортларны сүтүне минимальләштерү максатыннан, Казан бистәләре аша проектлана торган юлларны үзгәртү турында карар кабул ителде.
Төп стратегик шәһәр документын тикшерүдә шундый актив катнашкан, төпле киңәшләр һәм гадел тәнкыйть өчен шәһәр халкына рәхмәт белдерәсем килә!
Алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү. Авария хәлендәге торактан күчерү
Катлаулы бурыч - Казанда алданган өлешчеләрнең һәм авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак проблемаларын хәл итү республика җитәкчелеге ярдәме белән планлы рәвештә башкарыла.
Бүгенге көндә Казанда өлешләп төзүдә проблемалы 14 йорт бар. Төзүчеләр - "Фон" һәм "Фирма Свей"
2018 елда 974 фатирлы 4 йорт файдалануга тапшырылды.
Быел 733 фатирлы тагын 4 йортны тапшыру планлаштырыла.
2018 елда 2013-2017 елларда гражданнарны авария хәлендәге фондтан күчерү буенча адреслы программаны гамәлгә ашыру тәмамланды.
Казанда программага 89 авария хәлендәге йорт кертелгән иде.
Программа нәтиҗәләре буенча 5 меңгә якын шәһәрле авария хәлендәге торактан күчерелде.
2019 елда без 2024 елга кадәр яңа программа кабул итүне көтәбез. Бу тагын 51 авария хәлендәге йортны күчерергә мөмкинлек бирәчәк - бу 557 гаилә.
Юл хуҗалыгы
Урам-юл челтәренең торышы һәр мегаполисның уңайлылыгы буенча төп күрсәткечләрнең берсе булып тора.
5-6 ел элек безнең юлларның сыйфаты шелтәләр тудырды, бөкеләр җитди проблема иде.
Әмма, республика Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның моңарчы күрелмәгән ярдәме белән, картина бик үзгәрде.
Бүген Казанда юлларның 81% норматив хәлдә, ә Универсиадага кадәр бу күрсәткеч ике тапкыр кимрәк иде.
Россия Хөкүмәтенең социологик сораштырулары буенча Казан юллар торышы буенча рейтингта икенче урынны алды.
Узган ике елда Казанда юл эшләренә рекордлы сумма – 12,3 млрд. сум бүлеп бирелде, шул исәптән 2018 елда - 6 млрд. сумнан артык.
122 шәһәр һәм 60 бистә урамы, 14 бакчачылык ширкәтенә 3 керү юлы ремонтланды.
Төзекләндерелгән юлларның гомуми мәйданы 2,5 мон кв.м тәшкил итә.
Төзелгән һәм ремонтланган юлларны вакытында һәм сыйфатлы итеп җыештырырга кирәк, казанлылар үз көндәлек мөрәҗәгатьләрендә моны таләп итә.
Ел ахырына шәһәр юлларының җыештырыла торган мәйданы 21 млн кв. м тәшкил итте, үсеш - якынча 700 мең кв. м.
2018 елда без җыештыру техникасы паркын яңарту эшен дәвам иттек, 26 берәмлек сатып алынды. 2011 елдан 2018 елга кадәр 260 берәмлек сатып алынды - бу гамәлдәге паркның яртысы диярлек.
Техниканы сайлаганда без ел әйләнәсендә кечкенә габаритлы күп функцияле машиналарга басым ясыйбыз.
Җыештыру сыйфатына нормативның 25% күтәрелүе уңай тәэсир итәчәк, ул бит 6 елдан артык яңадан каралмады, бу тротуарларны чистартуда эшчеләр санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк – шәһәрлеләр еш кына юлларны чистарталар, ә җәяүлеләр сукмакларына җитешмиләр, дип зарлана. Җәмәгать транспорты
Шәһәрлеләрнең уңайлылыгын тәэмин итү өчен транспорт элемтәсе мәсьәләсе зур әһәмияткә ия.
Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Евро-5 экологик стандарты двигателе булган 350 яңа түбән идәнле уңайлы автобуслар сатып алынды, шуларның 104 автобус газ-мотор ягулыгында эшли.
Искәртеп узам, газ-мотор транспортын үстерү бурычын илебез Президенты Владимир Владимирович Путин да үзенең Юлламасында куйды.
Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән соңгы 3 елда 52 трамвай һәм 85 троллейбус сатып алынган, шул исәптән 20 трамвай – 2018 елда.
Хәзерге вакытта Казанда, Россиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, хәрәкәт составын яңартуның иң югары проценты теркәлә.
12 елдан артык элек без Россиядә беренчеләрдән булып яңа транспорт схемасын эшләдек һәм тормышка керттек.
Тарафдарлар һәм ярдәмчеләребез аз булуын яхшы хәтерлим, аңлашылмаучанлык та, аннан да бигрәк, ачык каршы тору да булды.
Әмма ул вакытта Минтимер Шәрипович һәм Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән гадел, конкурент комплекс кабул ителде, һәм иң мөһиме, барлык суд бәхәсләрендә транспорт элемтәсен оештыру кагыйдәләрен саклап калды.
Казан урамнарыннан "газель" һәм "пазиклар" юкка чыкты. Ә күп кенә шәһәрләрдә алар бүгенге көнгә кадәр халыкка хезмәт күрсәтә.
Казан - Идел буе федераль округында 4 төрле транспортны берләштергән челтәрле бердәнбер шәһәр.
Барлык күчмә состав бердәм җәдвәл буенча эшли, бердәм җайга салынулы тарифлар буенча ташламаларга ия кешеләр теләсә кайсы маршруттан һәм транспортның барлык төрләреннән файдалану мөмкинлегенә ия.
ТКХ
Кыскача гына шәһәр хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсенә тукталам. Шәһәр халкы өчен торак-коммуналь хуҗалык проблемалары иң актуаль булды һәм шулай булып кала да.
Казанның торак фонды 32,2 млн кв.м тәшкил итә - 55 232 йорт, шул исәптән 26,3 млн. кв. м - күпфатирлы йортларның мәйданы (5600 йорт).
2018 елда 280 йортка 1,8 млрд. сумнан артык капиталь ремонт ясалган, бу 2017 ел белән чагыштырганда ярты миллиард сумга диярлек яки 41 йортка күбрәк.
Ел саен комплекслы ремонтланган йортлар саны арта. Хисап елында - 2017 елга караганда 39 йортка күбрәк.
Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында без гадәттәгечә торакны капиталь ремонтлау буенча лидерлар рәтендә.
Мисал өчен, Уфа безгә якынлашты – тик күршеләребез әлегә кадәр аерым проблемаларны хәл итте, ә без моннан берничә ел элек комплекслы ремонт файдасына баш тарттык.
Казанда бер йортны төзекләндерүгә тотылган керемнәрнең уртача суммасы Уфа белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк (4,7 млн.сум).
2019 елга капиталь ремонт программасына тагын 234 йорт кертелде.
2018 ел шәһәрне су белән тәэмин итү системаларын масштаблы реконструкцияләү башлану белән билгеләнде.
Безнең Президентыбыз ярдәме белән ләм утырмаларын термик эшкәртү буенча проектны гамәлгә ашыру башланды. Ел ахырында ләмне киптерү заводы файдалануга тапшырылачак.
Бу Идел ярына көндәлек 250 тонна калдык чыгаруны туктатырга мөмкинлек бирәчәк.
Киләсе этап - ләм кырларын рекультивацияләү һәм әйләнешкә 100 гектардан артык җирне кайтару.
Иң мөһим проект булып "Заречная" КНС төзелеше тора. Аны эшләтеп җибәрү шәһәрнең төньяк өлешен өзлексез су белән тәэмин итәргә һәм 20 еллык перспективада 12 млн кв. метрга кадәр торак файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.
Тармакның тагын бер мөһим өлешенә тукталам – калдыклар белән эш итү системасы турында сүз.
Хисап елында яңа кагыйдәләргә күчү башланды.
Химия урамы буенча каты көнкүреш калдыклары (ТКО) полигонының икенче картасы төзелгән, бу исә калдыкларны урнаштыру мөмкинлеген тәэмин итәчәк, ләкин киләсе 5 елга гына.
Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең технологик этабы башкарылды. Быел яшел үсентеләр утырту һәм чистарту корылмалары урнаштыру белән рекультивацияне тәмамлау планлаштырыла.
Казанда калдыкларны аерым җыю буенча мөһим программага старт бирелде. Шәһәрнең ике районында – Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында - тәҗрибә рәвешендә чүпне аерым җыю өчен 400-дән артык контейнер урнаштырылды.
Аерым җыюны гамәлгә кертү ким дигәндә өч мәсьәләне хәл итүне таләп итә:
1. Шәһәр халкын аңлату-агарту.
2. Калдыкларны аерым җыю һәм сортларга аеру һәм аларны эшкәртү буенча инфраструктура булдыру.
Казанда пластикны җыю өчен 1700 контейнер урнаштырылган, анда шәһәрлеләр пластик савыт һәм төргәкләр калдыра.
Икенчел чимал җыю павильоннары урнаштыру өчен 50 җир кишәрлеге бирелде, 41 павильон урнаштырылды инде.
3. Калдыкларны эшкәртү өлкәсендә эшләүче кече бизнеска дәүләт ярдәме системасын үстерү.
20 февральдә ил халкы алдында чыгыш ясап, Россия Президенты чүплекләрне бетерү һәм калдыкларны эшкәртү өлешен 8 проценттан 60% кадәр арттыру бурычын куйды.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, без калдыкларны эшкәртүче кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм итү буенча Казанда сынау проектын оештырырга әзер.
Йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм карап тоту
Шәһәр мохите өчен ишегаллары һәм ишегалды юллары торышы уңайлылыкның мөһим өлеше булып тора.
Хисап елында гомуми мәйданы 457 мең кв. м. булган 430 ишегалды территориясен төзекләндерү башкарылган.
Гомумән алганда, 2011 елдан 2018 елга кадәр ишегалларының гомуми саныннан 44% ремонтланган.
Асфальтны төзекләндерүдән тыш, ишегалларында өлкәннәр өчен ял урыннары, балалар өчен уен комплекслары, спорт мәйданчыклары җиһазландырылды.
Өстәмә 5 мең парковка урыны булдырылды. 2011 елдан бирле парковка урыннары саны 29 меңгә артты.
ТКХ темасын тәмамлап, шәһәрлеләрдән кире элемтә алу өчен заманча IT-технологияләр, практика күрсәткәнчә, "Халык контроле" һәм "Ачык Казан" кебек инструментлар бик нәтиҗәле кулланыла, дип билгеләп үтәм.
"Ачык Казан" проекты күптән түгел Сочида инвестицион форумда Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Төзекләндерү һәм яшелләндерү
Хисап елы Казан өчен Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы һәм ярдәме белән башланган иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләү программасы буенча зур рекордлар белән билгеләп үтелде.
Парк һәм скверларны төзекләндерүгә рекордлы сумма – 1 млрд 258 млн. сум.
8 объект реконструкцияләнгән:
- Горки-Әмәт урман паркы;
- "Крылья Советов" һәм "Комсомолец" парклары;
- Декабристлар, Фучик һәм Әпсәләмов урамнары буенча бульварлар;
- "Казан" гаилә үзәге территориясе;
- Түбән Кабан күле яр буе.
"ТАИФ" компанияләр төркеме ярдәме белән казанлыларның яраткан ял итү урыны - Аккош күлләре системасы торгызылды.
Моның өчен шәһәр халкы исеменнән битараф булмаган инвесторларыбызга рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Аларның планнарында шулай ук шәһәрлеләргә милли-мәдәни үзәк янында яңа балалар паркы бүләк итү дә күздә тотыла.
Агымдагы елга 9 объектка тагын 1,5 млрд сум бүлеп биреләчәк.
Агымдагы елның маена Юдинода бистәнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында башланган "Дан Аллеясын" төзекләндерү тәмамланачак.
Парклар һәм скверларның вакыйгаи тормышы
Шәһәрдә барлыгы 144 парк һәм сквер бар, аларның гомуми мәйданы 379 гектар. Реконструкциядән тыш, аларны карап тотарга һәм кешеләрне җәлеп итү урынына әйләнергә кирәк.
Шуңа күрә шәһәр киңлекләрен карап тоту һәм мәдәни баету буенча бердәм оператор буларак Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясен булдыру турында карар кабул ителде.
Дирекция эшенең беренче елында төрле яшьтәге һәм мәнфәгатьле шәһәрлеләр өчен 1350-дән артык чара үткәрелде: өлкән яшьтәге кешеләр өчен белем бирү, мәдәни, балалар, спорт программалары. Анда 10 меңнән артык кеше булган.
Бүген парклар һәм скверлар шәһәр халкының һәм башкала кунакларының ял итү урыны булды дип кыю рәвештә әйтергә була.
Совет чорларын искә төшерегез, ул вакытта мәдәният сарайлары, шәһәр халкына тулы канлы ял итү мөмкинлеген тәэмин итү өчен, берьюлы парк һәм скверлар белән проектланган.
Бүген безнең Президентыбыз ярдәме белән гамәлгә кертелгән шәһәр мәдәни үзәкләрен реновацияләү программасы үз нәтиҗәләрен бирә инде.
Шулай итеп, Ленин ис. мәдәният йорты - Авиатөзелеш районында гына түгел, бөтен Казанда яшәүчеләр өчен күптән көтелгән проект, "Крылья Советов" паркы, "Мәскәү" мәдәният үзәге һәм Урицкий паркы яңартылды.
Чиратта Дербышкидагы Сәет-Галиев мәдәният йорты, Идел буе районындагы "Чулпан" мәдәният үзәге һәм Юдинодагы "Тимерьюлчылар" мәдәният йорты. Алар буенча проект карарлары әзер.
Җәмәгать куркынычсызлыгы
Мегаполиста яшәү өчен уңайлылыкның иң мөһим өлеше - иҗтимагый куркынычсызлык.
Футбол буенча дөнья чемпионатының барлык кунаклары иминлек һәм террорчылыкка каршы якланганлык дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.
Барлык шәһәр халкы исеменнән Казанның бөтен полиция гарнизонына, бирелгән көч хезмәткәрләренә, шәхсән Татарстан Эчке эшләр министры, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгына авыр һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез!
Без республика прокуратурасы һәм Казан прокуратурасы белән берлектә законлылыкны саклау буенча зур конструктив эш алып барабыз.
Муниципалитет бу юнәлештә нинди эшләр башкарганын хәбәр итәм.
2018 елда "Авиатөзелеш" һәм "Савиново" полиция бүлекләре биналарына капиталь ремонт тәмамланды.
Республика Президенты карары нигезендә, "Салават күперенең" яңа биналарына "Юдино" полиция бүлеге күченгән, шәһәр Эчке Эшләр идарәсенең ике бинасын ремонтлау башланган.
Хәзер яңа адрес буенча хезмәт куючы "Мәскәү" полиция бүлеге элек төрле өч бинада урнашкан иде.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү эшендә Президентыбыз инициативасы белән булдырылган муниципаль структуралар зур роль уйный.
Тәртип саклау эшенә җәлеп ителгән муниципаль хезмәткәрләрнең гомуми саны – 463 кеше - тулы бер армия батальоны.
Безнең белгечләр патруль экипажы һәм постлар, юл-патруль хезмәте нарядлары составында җәлеп ителә, участок полиция хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә. Аларның турыдан-туры катнашында 346 җинаять ачылган, 7,5 меңгә якын (7484) административ хокук бозулар кисәтелгән.
Куркынычсызлык турында сөйләгәндә, видеокүзәтү системасына тукталырга кирәк. 2016 елдан башлап Казанда 2262 күпфатирлы йортка 7787 камера урнаштырылган.
Алар ярдәмендә инде бүген үк 1251 җинаять ачылган - теркәлгән кешеләрнең гомуми саныннан 15% артыгы, 682 административ хокук бозу кисәтелгән.
"Таттелеком" компаниясенә һәм шәхсән аның генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Нурисламович Шәфигуллинга бу проектны тормышка ашыруда актив катнашканы өчен рәхмәт белдерәсем һәм агымдагы елда калган йортларга кабель челтәрләрен сузып бетерербез, бу күпфатирлы торак төзелеше территориясен 100% колачлаячак, дигән ышаныч белдерәсем килә.
Эчке туризм
Төзекләндерелгән шәһәр киңлекләре, иминлек һәм кунакчыллык, күп гасырлык тарих һәм бай мәдәни тормыш безгә бөтен дөньядан кунакларны җәлеп итә.
9 ноябрьдә Казан үзенең 3 миллионынчы турист булган юбилей кунагын - мәскәүле Дарья Чепурны каршы алды.
Ә 2018 елда Казанда барлыгы 3 млн 200 мең кеше булды - бу 2013 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.
Казан Россиядә елына 3 миллионнан артык кешене кабул итүче бишенче шәһәр булып тора.
Туристларның тору дәвамлылыгы арта.
Казанга янә әйләнеп килүче туристлар саны арта - 2018 ел нәтиҗәләре буенча туристларның 35% элек Казанда булган.
Без көн саен туристлык инфраструктурасын үстерү буенча эш алып барабыз. Бу туристик навигация дә, туристик автобусларның яңа маршрутлары да, халыкара туристик күргәзмәләрдә катнашу да.
Бүген туризм шәһәр икътисадының тулы хокуклы тармагына әверелә дип ышаныч белән әйтергә була.
Моңа республиканың туристик картасында Зөя һәм Болгарның барлыкка килүе дә ярдәм итте. Алар Казанны Бөтендөнья мирасының уникаль объектлары белән бәйләделәр.
Моның өчен Минтимер Шәриповичка һәм Рөстәм Нургалиевичка аерым рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Бу изге урыннарны торгызуга финанс һәм идарә итү карарлары гына түгел, ә Ватаныбыз тарихына мәхәббәт һәм җан салынган!
Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше тәмамлануга, шулай ук безнең Президент инициативасы белән, Россиядән генә түгел, Бөтен дөньядан хаҗилар һәм туристларны да җәлеп итәчәк.
Безнең бурыч – Казанның туристик җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча системалы эшне дәвам итү. Беренчедән, кунакчыллык өлкәсен алга таба да үстерергә кирәк. Икенчедән, вакыйгаи туризмны үстерү (сүз уңаеннан, "Тәмле Казан" фестивале - килүчеләр саны һәм ихтыяҗ буенча лидер - 50 мең кеше, RussianEventAwards дәрәҗәле милли премиясе финалында Гран-при алды). Өченчедән, туристларны җәлеп итү нокталарын үстерү һәм киңәйтү буенча эшне дәвам итәргә. Кремль, Иске Татар бистәсе, "Казан" гаилә үзәге белән беррәттән яңа туристик пакетлар эшләнә.
Безнең планнарда – 2030 елга Казанда 5 миллионынчы туристны каршы алырга кирәк.
Казан елдан-ел уңайлырак шәһәргә әверелә бара - бездә балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, югары уку йортлары да, сәламәтлек саклау объектлары да, карьера һәм мәдәни үсеш өчен мөмкинлекләр дә бар.
Шуның аркасында казанлылар киләчәккә ышанычлы карыйлар, гаилә коралар һәм балалар тудыралар.
Демография
Узган ел Казанда 21 меңнән артык бала туган.
1994 елдан 1998 елга кадәр шәһәрдә ел саен ун меңнән артык бала туган.
20 ел элек Казанда 9 меңнән кимрәк бала туганда, туучылар санының тарихи минимумы теркәлгән.
2000-нче еллар башыннан гына туучылар саны арта башлады.
Ә 2010 елдан башлап җиде ел дәвамында Казан демографик рекорд куйды.
Әмма хәзер 90-нчы елларның аз санлы буын вәкилләре әниләр һәм әтиләр булалар. Нәкъ менә шуңа күрә соңгы 2 елда без шәһәрдә туучылар санының кимүен күзәтәбез.
Ләкин бүген Казанда, әлеге кимүне исәпкә алып, 2000 елга караганда, 2,3 тапкыр күбрәк бала туа.
Соңгы берничә ел дәвамында туу структурасы икенче һәм аннан соңгы балаларны арттыру ягына үзгәрә, ә элек күпчелекне беренче балалар тәшкил итә иде.
Казан өчен инде традицион рәвештә туучылар санының үлүчеләр саныннан 1,6 тапкыр артып китүе безнең шәһәрне тотрыклы үсүчеләр рәтенә кертергә мөмкинлек бирә.
Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында Казан бу күрсәткеч буенча лидер булып тора, ә миллионлы шәһәрләр рейтингында без 1000 кешегә исәпләгәндә туган кешеләр саны буенча алда баруын дәвам итәбез.
Владимир Владимирович Путин Федераль Җыелышка Юлламасында барлык кешеләр өчен дә уртак бурыч билгеләде - 2023-24 елларга халыкның табигый үсешенә ирешү.
Шул ук вакытта ул гамәли тәкъдимнәрне һәм күрсәтмәләрне – турыдан-туры гамәлдә булган карарларны төгәл билгеләде.
Ана, балачак һәм гаилә институтының мондый тиңдәшсез ярдәме белән без дә шундый бурыч башкарырбыз дип ышанам!
Туучылар санының югары темплары һәм читтән килү аркасында башкала халкының 2018 елда 1 миллион 251 мең кеше тәшкил итте, шуларның 21% – 16 яшькә кадәр балалар.
Шуңа күрә безгә балаларны сыйфатлы һәм үтемле итеп карау һәм белем бирү белән тәэмин итү мөһим һәм кирәк.
Мәгариф
Казанда 324 балалар бакчасы, 174 мәктәп һәм 48 өстәмә белем бирү объекты бар.
Сезнең ярдәм белән, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, башланган капиталь ремонт программасы нәтиҗәсендә, 2012 елдан Казанның 1981 елга кадәр төзелгән 137 мәктәбе төзекләндерелде.
Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау эшләре бара.
Казанда барлыгы 1983 елга кадәр төзелгән 186 балалар бакчасы ремонтка мохтаҗ, 34-е ремонтланган инде.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, өстәмә эш төрләрен капиталь ремонтлау программасына кертү турындагы карарыгыз өчен зур рәхмәт (янгын сүндерү юлларын урнаштыру, азык-төлек блогларын яңарту, элгечләрне, эчке юлларны һәм киртәләрне ремонтлау).
2019 елга 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен һәм бер мәктәпне ремонтлау программасы әзерләнгән.
30 яшьтән өлкәнрәк мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны арта. Алар аерым игътибар таләп итә.
2018 елда 3 мәктәп файдалануга тапшырылды, тагын ике мәктәп төзелә.
2018 елда 3 балалар бакчасы төзелде.
Әмма, мәгариф объектлары төзелешенең җитди темпларына карамастан, алар элеккечә җитми!
10 ел эчендә беренче сыйныф укучылары саны 2 тапкырга артты. 2019 елда без 19 мең беренче сыйныф укучысы көтәбез.
Мәктәпләрнең 40% диярлек ике сменада эшли, бу 18 меңнән артык бала.
Балалар бакчаларына 53 меңгә якын бала чиратта тора. Проблемалы зона - 1 елдан 3 яшькә кадәр балаларны урыннар белән тәэмин итү.
Безнең республика җитәкчелеге һәм шәхсән Президентыбыз инициативасы һәм ярдәме белән тагын 11 балалар бакчасы төзелә башлады, тагын 20 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Бу эш нәтиҗәләренең берсе - балаларның өлгерешен арттыру.
Узган ел кайбер фәннәр буенча белем сыйфаты өчен безне гадел тәнкыйтьләделәр.
Һәм без шактый алга киттек, ә кайбер фәннәр буенча хәтта Мәскәү һәм Петербургны да узып киттек.
100 баллы нәтиҗәләр ике тапкыр артты - 46-дан 89-га кадәр, бу республика күрсәткечләреннән 46,4% тәшкил итә.
Бу, әйтик, биология, биредә Россиянең һәр 9-нчы 100 баллчысы - Казанның чыгарылыш сыйныф укучысы. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән 5,5 тапкыр артыграк, шул исәптән физика буенча – 1,4 тапкыр, химия буенча – 2 тапкыр, ә информатика буенча 4 тапкыр.
Рус теле һәм математика буенча да без ике башкала белән җитди көндәшлек итәбез.
Кайбер күрсәткечләр буенча без Пермьнән соң торабыз. Әмма моңа аңлатма бар. Эш шунда ки, күршеләребезнең өлкән сыйныф укучылары саны шактый түбән.
Сәләтле балаларга ярдәм итү чаралары Казан мәктәп укучылары командасына Бөтенроссия олимпиадасында лаеклы чыгыш ясарга мөмкинлек бирде. Казаннан призерлар саны Санкт-Петербургтан булган призерлар саныннан 2 тапкыр артыграк.
Мәктәп дәресләреннән буш вакытларының бер өлешен балалар үз мавыгуларына – спорт, иҗат, музыка, түгәрәкләргә, секцияләргә һәм яшүсмерләр клубларына багышларга тиеш.
2013 елдан башлап Казанда 12,5 меңнән артык баланы үз эченә алган 24 яшүсмерләр клубы торгызылган.
2018 елда гына да 8 клуб яңа тормыш алды. Ремонттан соң аларның сыйдырышлылыгы 15 процентка артты.
Статистика гади: мондый клублар күбрәк булган саен, криминал азрак, файдалы эш белән шөгыльләнүче балалар да күбрәк.
Агымдагы елда программага 14 яшүсмерләр клубы кертелгән.
Без, илнең башка шәһәрләре арасында бик азлар гына шәһәр читендәге лагерьлар системасын саклап кала алдык. Казанда алар бүген 14.
Иң якты хатирәләребез - нәкъ менә җәйге лагерьлардан, балалар дуслыгы атмосферасыннан, уртак эшләр белән мавыгудан һәм шәхси уңышлардан.
Бик зур рәхмәт, Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, 2019 елдан җәйге лагерьларны капиталь ремонтлау һәм төзү буенча комплекслы программа старт алган инициатива һәм карар өчен.
2019 елда 4 лагерьның инфраструктурасы тулысынча яңартыла, шуларның берсе ел әйләнәсендә эшләү режимына күчәчәк. Өстәвенә, бу фасадларны ремонтлау гына түгел, ә тулы канлы реновация дә.
Президентыбыз ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган балалар программалары бүген, чыннан да, күп һәм алар бик вакытлы.
Безнең җитәкчелекнең ярдәме һәм игътибары шундый дәрәҗәдә булганда, без яшь казанлыларны республиканың лаеклы башкаласы белән тәэмин итү, белем бирү, тәрбия һәм ял итү дәрәҗәсен хәл итә алырбыз дип ышанам!
Сәламәтлек саклау
Бер ел элек без сезнең белән яңа гасыр чигендә хастаханәләребезнең һәм сырхауханәләребезнең коточкыч торышын искә алдык. Кичәге нечкәлекләрне кабат тасвирлап тормыйм. Барлык казанлылар исеменнән Президентыбызга инициатива һәм сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән программа өчен рәхмәт белдерәм!
Казанда 68 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган, гомуми суммасы - 1 млрд 665 млн. сум.
Параллель рәвештә медицина оешмаларын яңа җиһазлар белән тәэмин итү бара. Шуның аркасында безнең табиблар эшли, ә аларның пациентлары лаеклы шартларда дәвалана.
Физик культура һәм спорт
Сәламәтлек саклауда сәламәт яшәү рәвеше һәм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү беренчел әһәмияткә ия.
Универсиадага әзерлек вакытында, яңа объектлар төзелгәндә, тәнкыйтьчеләр шактый булды - соңыннан алар белән нәрсә булыр?
Халыкара уеннарны кабул иткән кайбер чит ил шәһәрләрендәге кебек аларда чүп үлән үсәрме?
Ышанычлы җавап бирәм: бүген Казанның барлык спорт объектлары, ә алар барлыгы 2 меңнән артык (2053) – боз мәйданчыклары да, футбол кырлары да, волейбол кортлары да, йөзү бассейннары да – иртә таңнан кичкә кадәр тулы.
Хисап елында халыкара дәрәҗәдәге 12 зур ярыштан тыш, Казанда ел әйләнәсендә спартакиада, чемпионатлар һәм беренчелекләр уза.
Уннарча мең кеше көн саен ишегалды мәйданчыкларында, яңартылган паркларда һәм скверларда, чаңгы трассаларында, мәктәп каршындагы хоккей тартмаларында физкультура белән шөгыльләнә.
Хисап елы осталарыбызның чираттагы җиңүе белән истә калды – "Ак Барс" хоккей клубы өченче тапкыр Гагарин Кубогын яулады!
Безнең командага һәм "Татнефть" компаниясенә, шәхсән Наил Өлфәт улына балалар һәм һөнәри спортны үстерүгә керткән өлешләре, нефтьчеләребез катнашкан барлык социаль проектлар өчен рәхмәт!
Осталарыбызга карап, балалар спортка тартыла.
2018 ел сезонында "Күн тупта" 4 меңнән артык бала, ә "Алтын алкада" 1800 бала катнашты!
Даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны 45% тәшкил итә – бу 530 меңнән артык, ягъни 3 яшьтән өлкән һәр икенче казанлы.
Без үзебезгә яңа рекордларга ирешү бурычын куябыз – 2019 ел ахырына спорт белән шөгыльләнүчеләр күрсәткече 48% кадәр үссен өчен!
Хәйрия
"Сәламәт тәндә – сәламәт рух" дигән әйтем үзеннән-үзе мускулны үстереп, шунда ук мәрхәмәтле кеше булырга мөмкин, дигән сүз түгел. Без юкка гына – сак кына, директивны көчләп тагып җибәрмичә, Казанда игелек һәм хәйрия атмосферасы тудырмыйбыз. Безнең максат - башкаланы уңайлы заманча шәһәр итү генә түгел, аңа изге эшләр җилен өрү.
Без кечкенә адымнардан башлап җибәрдек – беренче мәктәп ярминкәләрен искә төшерегез.
Бүген "Игелекле Казан" проектын берләштергән шәһәрлеләрнең дистәләгән инициативасы тормышка ашырыла. Ул хәйрия фондлары һәм инициатив төркем вәкилләре үз проектлары һәм таләпләре белән мөрәҗәгать итә ала торган бердәм тәрәзә булып тора.
"Игелекле эшләр көне" фондының хәйрия складына без 1000 кв.метрдан артык мәйданлы бүлмәләрне бушлай тапшырдык - бер ел эчендә 8 меңнән артык кеше ярдәм алды, ә фондның риясыз ярдәмчеләре саны 20 меңгә кадәр артты.
"Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе" Бөтенроссия форумы инде 3-нче тапкыр безнең Ратушада узды, ә узган ел Бөтенроссия дәрәҗәсенә әйләнде - безгә 30 шәһәрдән хәйриячеләр килде.
Безнең Mail.ru белән уртак интернет-проектыбыз эшләп килгән вакытта 8 млн сумнан артык акча җыелды.
Паркларда һәм скверларда без игелек ярминкәләре үткәрәбез, аларда 20 млн сумнан артык акча җыйдык һәм аларны мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлттек.
Сентябрь аенда без беренче тапкыр Даун синдромлы балалар өчен йөзү буенча "Бергә җиңәчәкбез" Бөтенроссия ачык турниры уздырдык.
Быел "Ярдәм" уникаль комплексы - укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет ачылуга 5 ел тулды.
Депутатлар акчасына социаль якланмаган балалар өчен бүләкләр белән яңа ел тамашалары оештырылды.
Хөрмәтле Президентыбыз һәм маэстро, Россиянең халык артисты Игорь Крутой инициативасы белән Казанда РФ Президенты гранты белән билгеләп үтелгән "Игелекле дулкын" уникаль фестивале барлыкка килде.
Проект балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бергә җыйды.
2018 елда анда бөтен ил буенча 900 бала катнашты.
Быел конкурслар Казанда, Курск, Краснодар, Севастополь, Владивосток, Новосибирск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә узачак.
Фестивальнең финал этабы традиция буенча гала-концерт белән тәмамланачак, аны без түземсезлек белән башкалабызда көтеп калабыз.
Әлеге трибунадан тагын бер тапкыр барлык хәйриячеләргә һәм шәхсән Сезгә, Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, рәхмәтемне белдерәм!
Йомгаклау
Без регламентның ни дәрәҗәдә мөмкинлек биргәне хакында кыскача гына, шәһәр үсешенең төп нәтиҗәләре, казанышлар һәм проблемалар турында сөйләштек, башкалабызның алга таба үсеше бурычларын һәм перспективаларын билгеләдек.
Агымдагы елга төп бурычларыбызның берсе - туган республикабызның 100 еллыгына багышланган чараларга әзерлек.
Юбилейга багышланган чаралар инде бүген үк башланды. Алар, шәһәр халкының һәм кунакларыбызның бәйрәм кәефе тудырып, ел буе барачак.
Без үзебезнең бай мәдәни мирасыбызны, Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури телен, толерантлык, дин тотучанлык, Татарстанның барлык халыклары арасында дуслык һәм тынычлык саклавыбыз белән горурланабыз.
Республика тарихын мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында, китапханәләрдә кабатлауга һәм өйрәнүгә, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашуларда игътибар итәргә кирәк.
Көз көне Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Сайлаулар чорында гына җанлана торган партияләрдән аермалы буларак, "Бердәм Россия" җиң сызганып, һәрвакыт актив эшли.
Сайлау нәтиҗәләре - шәһәрлеләр тарафыннан безнең эшчәнлеккә объектив бәя, хакимияткә ышаныч дәрәҗәсе күрсәткече.
2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлауда казанлыларның күпчелеге - 76% якын – Владимир Владимирович Путин кандидатурасы, ягъни ил үсешенең ышанычлы курсы өчен тавыш бирде.
Ул 20 февральдә үзенең Юлламасында әйткәнчә, "кешеләрне алдап булмый – алар үзләренә карата ихтирамсызлык һәм гаделсезлекне тоя..."
Шуңа күрә "Хакимият һәм Җәмгыять" үзара мөнәсәбәтләр системасын үстерү аеруча игътибар таләп итә.
Бу система берьяклы гына була алмый, булырга тиеш тә түгел. Ул тигез хокуклы булырга тиеш – һәр гражданин үз фикерен әйтергә хокуклы. Һәркем ишетелергә тиеш.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү - ул безнең бурыч та, эшчәнлекне планлаштыру коралы да. Бу шәһәр проблемаларының лакмус кәгазе.
Мөрәҗәгатьләрнең структурасы турыдан-туры муниципаль берәмлектә үткәрелә торган эшләргә бәйле.
Без массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшне тамырдан үзгәртеп кордык. Күп кенә түрәләрнең публикацияләрдән һәм журналист сорауларыннан башларын комга яшерүне өстен күрә торган вакытларны хәтерлибез. Ниһаять, аларның иҗтимагый хәвеф-хәтәрләрне ачыклау һәм халык белән оператив элемтә чарасы булуын аңлавы килде.
Бүген массакүләм мәгълүмат чараларында барлык хәбәрләр анализлана һәм оператив рәвештә эшкәртелә. Алар буенча карар 86% тәшкил итә!
Инде алтынчы ел рәттән без, башка муниципалитетлар кебек үк, "Халык контроле" системасында эшлибез.
Яшермим – кайберләрендә башта аңлашылмаучылык килеп чыкты - тагын яңа контроль? Контролерлар болай да җитәрлек, ә монда әле кыска вакыт эчендә җавап бир!
Бүген аның безнең өчен эштә бәяләп бетергесез ярдәмче булды дип ышанып әйтергә була! Безнең республика Хөкүмәте тарафыннан 50% күләмендә билгеләнгән индикаторга карата безнең күрсәткеч 76% тәшкил итте.
Иң мөһиме - без халык катнашында шәһәр проблемаларын хәл итүнең реаль коралын алдык, һәм үзебез дә проблемалардан баш тартырга түгел, ә аларны бетерергә тырышырга өйрәндек.
Соңгы елларда без күп нәрсәгә ирешә алдык – һәм бу безнең республика Президенты, республика Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы, барлык республика һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволар, бу залда утыручы барлык командабызның зур казанышы.
Әмма монда төп казаныш – шәһәрлеләрнеке. Алар үз шәһәрләренең язмышына битараф түгел – моны массакүләм коммуникацияләрнең барлык каналларын – социаль сораштырулар да, мөрәҗәгатьләр дә, шәхси очрашулар да, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә фикерләр дә ачык күрсәтә.
Казан халкына безнең адреска битараф булмаган тәнкыйть сүзләре, инициативалар һәм киңәшләр, игелек һәм ярдәмчеллек, туган шәһәребез хакына җиңел булмаган хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.
Без Казанны чын энҗе бөртеге, яшәргә, яратырга, укырга һәм иҗат итәргә теләгән шәһәр итәчәгебезгә ышанам.
Барыгызга да яңа җиңүләр телим! Яхшы кәеф һәм нык сәламәтлек! Яраткан шәһәребез һәрвакыт сезнең өчен якын булсын!