И.Метшин Казандагы демографик рекорд турында
Казан шәһәре KZN.RU
Дүртенче ел рәттән демографик үсеш буенча рекорд куябыз. 2014 елда әти-әниләрен шатландырып, 22 мең 949 нарасый дөньяга килде. Гаиләләрдә икенче, өченче, дүртенче балалар туа. Минем фикеремчә, демографик үсеш буенча рекорд - 2014 елның иң төп уңышы. Бу яхшы күрсәткеч, казанлыларның, яшь гаиләләрнең хәлен күрсәтүче лакмус кәгазе. Казан гаиләләре киләчәккә өмет белән карыйлар дигән сүз. Без яңа туган бәхетле сабыйлар, икенче, өченче балаларын табарга теләгән яшь гаиләләр белән үсәбез. Балалар – безнең якты киләчәгебез. Бу елда сабыйларның узган елдагыга караганда сан ягыннан күбрәк тууы мине сөендерә. Без алар өчен яшибез, шәһәребез аларга яшәү өчен уңайлы, имин, матур, куркынычсыз һәм экологик яктан чиста булсын өчен без барысын да эшләячәкбез.