Без барлык сынауларга
да ныклап әзерләнгәнгә күрә, мин республикабыз һәм шәһәребез көченә ышанам.
Кризис, һичшиксез, беркемне дә читләтеп үтмәячәк, без моны конкрет
күрсәткечләр аша сизәбез: азык-төлеккә бәяләр үсә һәм бу уңайдан тиешле
карарлар кабул ителә. Россия икътисады тенденциясенең төшүе, ни кызганыч,
муниципалитет эшчәнлеге планына да төзәтмәләр кертергә мәҗбүр итә. Шуңа да
карамастан, шәһәребезнең икътисади әһәмияткә ия тармакларында ныклык запасы
шактый югары һәм бу киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә. Без барлык
сынауларга да ныклап әзерләнгәнгә күрә, мин республикабыз һәм шәһәребез көченә ышанам.
Бу елларда сәнәгать предприятиеләрен техник яктан камилләштерү, юл-транспорт
инфрастуктурасы, социаль объектлар өчен бик җитди рәвештә капитал кертелде.
Шунлыктан ныклык запасы җитәрлек күләмдә.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте җитәкчелегендәге команданың
кризисны беренче генә кичерүе түгел. Әйе, бер кризис икенчесенә охшамый, ләкин
без ничек эш йөртергә кирәк икәнен беләбез. Бездә, шәһәребезнең
социаль-икътисади тотрыклылыгын саклап калып, әлеге юлны лаеклы үтәрбез дигән
өмет, ышаныч бар.