И.Метшин мәктәптә укучыларның туклануы турында
Казан шәһәре KZN.RU
Девиз берәү генә: укуда балаларның уңышы төрлечә була
ала, ләкин алар бер дәрәҗәдә дөрес, яхшы итеп тукланырга тиеш.
Универсиададан мирас булып калган, бәясе 21 миллион
сумнан артык булган ашханәләр өчен яңа технологик җиһазлар Казан мәктәпләренә
тапшырылды. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бушлай туклану
мөмкинлеге булдырылды. Без әлеге сәясәтне алга таба да дәвам итәчәкбез. Һәр
бишенче бала бушлай туклана. Әлеге юнәлештә девиз берәү генә: укуда балаларның
уңышы төрлечә булырга мөмкин, ләкин алар бер дәрәҗәдә дөрес, яхшы итеп тукланырга
тиеш.
Яңа елдан Казанның кайбер мәктәпләрендә «Мәктәп
рестораны» дигән проект гамәлгә ашырыла башлады. Икенче төрле әйткәндә, «Швед өстәле» системасы буенча иртәнге ашлар
дигән сүз бу. Мәктәпләрдә иртәнге аш оештыру бик яхшы фикер, без моны
хуплыйбыз. Укучыларның иртәнге ашка бергәләп җыелулары үзара дустанә мөнәсәбәт
турында сөйли.