Хакимияттә эшләү өчен, син
барыннан да бигрәк, кешеләрне яратырга, үзеңне алар урынына куеп карый белергә
тиешсең.
Минем өчен, ә мин мэр буларак
16-нчы елымны эшлим, дәүләт хезмәтендә иң мөһиме – кешеләрне ярату, хөрмәт итү.
Табиб, галим, укытучы һөнәрләрен сайлаучылар балаларны яратырга тиеш. Монда
кешеләрне ярату мөһим. Әлеге сәләтне институтта гына үзләштереп булмый. Бу
гаилә тәрбиясеннән килә, ул синең холкыңа бәйле. Кешеләрне ярата алсаң, тәҗрибә
дә, белем дә туплап була. Берсүзсез, син үз һөнәреңнең остасы булырга тиеш.
Әгәр син юрист, төзүче икән, син төзелеш компаниясендә, финанс институтында,
банкта эшли аласың... Ләкин хакимияттә эшләү өчен, син барыннан да бигрәк,
кешеләрне яратырга тиеш, үзеңне алар урынына куеп карый белергә кирәк. Безгә
ниндидер үтенеч белән килүче кешенең берсе дә яхшы тормыштан мөрәҗәгать итми.
Син үзеңне аның урынына куеп карыйсың икән, әлеге ханымның күзләрендә үзеңнең
әниең, әбиеңнең чагылышын тоясың икән, шул вакытта “Алла сакласын, ул да
көннәрдән-бер көнне шулай килсә”, дип уйлыйсың – бу вакытта муниципаль, дәүләт
хезмәтенә барып, кешеләр өчен хезмәт эшчәнлеген башларга була.