И.Метшин шәһәрдә иҗтимагый киңлекләр үсеше турында
Казан шәһәре KZN.RU
Мин шәһәрлеләр
белән беррәттән Казан үсеше өчен шатланам. Әле күптән түгел генә без шәһәрдә
иҗтимагый киңлекләр булдыру, елгага чыгу, яр буйларын велосипед юллары һәм
җәяүлеләр юллары белән тоташтыру турында хыяллана да алмый идек. Бүген исә без
әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу дәрәҗәсенә ирешә алдык.
Без спорт объектларын проектларга һәм төзергә өйрәндек,
бүгенге көндә Россия Федерациясенең башка төбәкләре дә тәҗрибә сорап мөрәҗәгать
итә. Без юллар чишелеше, җәяүлеләр кичү юллары, социаль объектлар төзергә
өйрәндек. Әмма үз эченә яр буйларын, велосипед сукмакларын гына түгел, шәһәрнең
аерым өлешләре арасында коммуникацияне дә ала торган иҗтимагый киңлекләргә
килгәндә – безгә әле моны өйрәнәсе бар. Шуңа да, вакытны әрәм итмәс һәм эш
барышында өйрәнер өчен, иң яхшы дөньякүләм идеяләрне кулланачакбыз. Шул очракта
шәһәр иҗтимагый киңлегенә яңача караш барлыкка киләчәк һәм фикер йөртү офыклары
киңәячәк, Казан бөтен дөньядан килә торган туристлар өчен тагы да җәлеп итә
торган шәһәргә әйләнәчәк.