И.Метшин мәктәп формасы турында
Казан шәһәре KZN.RU
Мәктәп
формасы кертү – этика һәм матурлык кына түгел, психология мәсьәләсе дә. Ата-аналар
мәктәп формасының балалар файдасына кабул ителүен аңларга тиешләр. Мәктәп формасы
социаль катламнар арасындагы чикләрне бетерергә булыша, балалар тәрбияле үссен,
яхшырак укысын һәм зур уңышларга ирешсеннәр өчен этәргеч булып тора. Социаль
катламнар арасында чикләр никадәр азрак булса, җәмгыятебез шуның кадәр
сәламәтрәк булачак.