Илсур Метшин хәйриячелек турында
Казан шәһәре KZN.RU
Казан мәктәбе укучылары
елдан-ел хәтта олылар өчен дә үрнәк ала алырлык дәрәҗәдә игелекле була баралар.
Уку елы дәвамында Казанның һәр мәктәбендә төрледән-төрле социаль чаралар үтте.
Игелек ярминкәсе әнә шуларга үрнәк булып тора. Әлеге чара актив һәм битараф
булмаган мәктәп укучыларының фикере, тырышлыгы белән оештырылды. Балаларыбыз,
берничә көн, хәтта атна дәвамында кул эшләнмәләре ясап, ярминкәдә саттылар.
Шунысы куанычлы, алар моны ихластан, чын күңелдән, үзләренең игелекле гамәл кылуларын
аңлап эшләделәр.
Мондый чаралар балаларыбыз, мәктәптә тирән белем үзләштерү белән бергә,
игелек кылырга омтылып яшиләр дигәнне аңлата. Аларның изге гамәлләре һәм
миһербанлы мөнәсәбәтләре игелеккә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Бу изге
башлангыч әлеге гимназиядә генә түгел, Казанның һәр мәктәбендә дә матур гадәткә
әверелер дип ышанам. Мондый чаралар нәтиҗәсендә балалар игелекле була баралар,
нәтиҗәдә җәмгыять тулысынча яхшы якка үзгәрә. Димәк, бу – иртәгә без сезнең
белән бөтенләй башка шәһәрдә һәм илдә яшәячәкбез дигән сүз.