И.Метшин “WorldSkills” чемпионатын Казанда үткәрүгә заявка турында
Казан шәһәре KZN.RU
“WorldSkills” чемпионатын уздыруга
Казан номинациясе – безнең өчен зур дәрәҗә генә түгел, җитди җаваплылык та. Шәһәребез
“WorldSkills” дөньякүләм хәрәкәтенә өч ел элек кушылды. Узган чемпионат
катнашучылары саны буенча Россия төбәкләре һәм шәһәрләре арасында Казан һәм
Татарстан лидер булып тора: безнең шәһәрдә икенче һәм өченче “WorldSkills”
милли ярышлары үтте, алар “WorldSkills” чарасына халыкара дәрәҗәдә әзерлек өчен
Россия командасының барлык әгъзаларын берләштерделәр.
Без зур дөньякүләм вакыйгаларны кабул
итүне оештыруда шактый тәҗрибә тупладык. Универсиадага әзерлек барышында шәһәребез
инфраструктурасын яхшырттык, зур күләмдә заманча спорт корылмалары төзедек,
шәһәрнең транспорт инфраструктурасы тулысынча яңартылды. Хәзерге вакытта да без
FINA һәм FIFA чемпионатлары кебек дөньякүләм дәрәҗәдәге җитди чараларга
әзерләнәбез. Әлеге әһәмиятле ярышларны иң югары дәрәҗәдә уздырыр өчен без
кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Казан халыкара чемпионатны уздыру
хокукына ия булса, “WorldSkills” та искәрмә булмаячак!
“WorldSkills” чемпионаты – нәкъ менә безнең яшьләргә
кирәк булган чара. Хәзер без яшьләр тарафыннан, эшмәкәрлек берләшмәсе һәм
Хөкүмәт ягыннан әлеге ярышка карата зур кызыксыну барлыгын сизәбез. Казан
халкының 40%-тан артыгы – 30 яшькә кадәрге яшьләр, шәһәрдә 150 меңнән артык
студент яши. Инновацияләргә ярдәм итәрлек нәтиҗәле эшли торган системабыз бар,
ул үз эченә илебезнең күпләгән төбәкләреннән һәм чит илләрдән иң яхшы яшь
белгечләрне җәлеп итә торган “Идея” технопаркын, “Химград” технополисын ала.
Шуңа да ышанып әйтә алам, Казан “WorldSkills” халыкара чемпионатын кабул итүгә
100%-ка әзер. Бу безнең үсеш һәм чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек өчен яңа
мөмкинлек булып тора.