И.Метшин Кабан күлләре системасының яр буйлары үсеше турында
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда Кабан күлләре яр буйлары системасын үстерү
концепциясен әзерләү буенча Халыкара конкурс тәмамлануы беркем өчен дә яңалык
түгелдер. Безнең шәһәр өчен – дөньяның төрле илләреннән архитектур бюро
катнашлыгында узучы масштаблы конкурсны кабул итү зур мәртәбә. Безгә Казан
төзекләндерелешенең көндәлек актуаль
мәсьәләләрен генә түгел, ә шәһәр үстерелешенең киләчәккә планнарын,
перспективаларын да кайгыртырга кирәк. Шәһәрлеләрнең киләсе буыны –
балаларыбыз, оныкларыбыз – Казанны ничек күрәчәкләре, шушындый конкурслар
ярдәмендә дә, бүген билгеләнә.
Финалга үткән эшләр Татарстан башкаласының иҗтимагый
киңлекләрен яңартуга һәм үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк. Без алдынгы белгечләрдән
идеяләр алдык, алар иң танылган мегаполисларның “йөзен” булдыруда катнашкан. Бу
безгә стандарт фикер йөртүдән качарга һәм Казанның иң креатив идеяләрнең
тормышка ашыру мәйданы булуын дәлилләргә мөмкинлек бирәчәк. Казанның өстенлекле
юнәлешләре – шәһәрлеләрнең тормыш сыйфаты, шәһәр тарихын һәм уникаль экологик
үзенчәлекләрне саклау, проектларның боларны исәпкә алулары шатландыра. Әлеге
конкурс – Татарстан башкаласының яңаруына таба бер адым буласына ышанам.