Мин һәвакытта та Казанның төп ресурсы, төп байлыгы – аның халкы,
дип әйтеп киләм. Башкала халкы шәһәребез файдасына фидакарьләрчә хезмәт итә,
үзгә, кабатланмас кунакчыллык һәм хәерхаһлы атмосфера тудыра, безнең уртак
йортыбызга зур мәхәббәт белән карый. Өлкән буын вәкилләре – әти-әниләребез,
остазларыбыз – аеруча да зур хөрмәткә лаеклар, чөнки нәкъ менә аларның
сабырлыклары һәм хезмәте мул тормышыбызның төп нигезе булып тора. Бүгенге
көндәге Казанның барлык уңышларына да бары тик аның үткән мирасы аркылы гына
ирешеп булды. Без моның турында, бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакытта да истә
тотарга тиеш!
Өлкәннәр декадасы тәмамланды, бу чорда без традиция буенча,
башкарган эшләре, үзләренең гаиләләре, шәһәребез, республикабыз, илебез
тормышында кайнап яшәүләре өчен рәхмәт белдереп, өлкән буын вәкилләрен
котлыйбыз. Әмма декада тәмамлану белән без аларның хезмәтләрен онытырга тиеш
түгелбез, аларның хезмәте артында лаеклы тормыш, бай тәҗрибә һәм зирәклек тора.
Пенсионерларның һәр көне якыннары һәм туганнары тарафыннан мәхәббәт һәм
игътибар белән уратып алынырга тиеш, алар безнең ихтирамыбызны, игътибарыбызны
һәм горурлану хисләрен тоеп яшәргә хаклы. Үзләренә карата яхшы мөнәсәбәткә
лаеклар!
Казаныбыз өчен ихластан янып яшәүләре һәм иң кирәк вакытта
янәшәдә булулары өчен, өлкән буын вәкилләренә рәхмәт әйтәсе килә. Аларга ныклы
сәламәтлек һәм озын бәхетле тормыш телибез!