Казан көн саен яңара, үзгәрә бара, динамик рәвештә үзгәргән
өлкәләрнең берсе – юллар һәм транспорт. Биредә безгә җиңел булмаган карарлар
кабул итәргә туры килә. Алар, шәһәр мәңгелек бөкеләрдә утырмасын өчен, бик
әһәмиятле булып тора. Соңгы ачык мисал – Казанның үзәк өлешендә түләүле муниципаль
парковкалар системасын кертү.
Заманча дөньяда мегаполиска түләүле парковкалардан башка мөмкин
түгеллекне аңлауга Казан гына түгел, башка бик күп шәһәрләр дә килде. Шуңа да хезмәттәшләребезнең
алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, мондый җитди адымның барлык нечкәлекләрен максималь
рәвештә исәпкә алу мөмкинлеге булды. Татарстан башкаласы, Мәскәүдән соң, урам
парковкалары тулы күләмдә эшли торган Россиядәге икенче шәһәр булып тора. Һәм бүген
Казан беренче нәтиҗәләрен курыкмыйча чыгара ала.
Төп нәтиҗә: инде хәзер үк сизелә, әлеге популяр булмаган
чара аркасында Казан үзәге “кузгалды”. Үзәк урамнарда үзләренең автомобильләрен
икенче һәм өченче рәт итеп калдырган кайбер автойөртүчеләрнең тупас тотышлары
онытылды. Система рәткә салынды! Әгәр автойөртүчегә эшләре буенча үзәккә
барырга кирәк икән, тынычлап бара, чөнки ул белә - аңа парковка урыны эзләп
интегеп йөрисе юк. Уңайлы парковкада урыннар булуга гарантия бар. Машинаңны калдырасың
да, эшләреңне башкарасың, китәсең һәм башкалар өчен урынны бушатасың.
Без алга таба да юл хәрәкәтен камилләштерү буенча эшне дәвам
итәчәкбез, аерым алганда, түләүле парковкалар зонасын киңәйтәчәкбез. Юлдагы ситуация
һәм халыкның автомобильләргә күпләп утырулары безне әлеге адымга этәрә. Бу
мәсьәлә белән системалы төстә, көн саен шөгыльләнмәсәң, билгеле бер чаралар кабул
итмәсәң, бөкеләргә бик тиз кире кайтырга мөмкин. Ә моңа исә заманча Казан юл
куя алмый!