Казанда тормышка ашырыла торган күп кенә клублар балаларга,
нинди гаиләдән яисә әти-әниләренең кайда эшләүләренә карамастан, шәһәребездә
бертигез шартлар булдыруга юнәлтелгән. Балаларның киләчәкләрен кайгыртып, без
шәһәребез, республикабыз һәм хәтта илебез киләчәген формалаштыруыбызны яхшы
аңлыйбыз. Шуңа да мин ышанам, Казанда яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубларын эшләтү
традициясен яңарту зарур.
Бу бик тә мөһим: балалар өчен, үзләренең районнарыннан читкә
чыкмыйча, төрле секцияләргә йөрү мөмкинлекләре булырга тиеш. Яшьләребез чып-чынлап
ни белән булса да мавыга икән, без аны хоккей, футбол, журналистика, шахмат
кебек яраткан эше белән шөгыльләнә алырлык учреждениеләр белән тәэмин итәргә бурычлыбыз.
Үзебез дә шундый клубларда чарландык, дуслар таптык, аралаштык, дөньяны
өйрәндек. Үткән еллардагы әлеге
тәҗрибәнең Казанда яңартылуы бик тә сөендерә.
ТР Президенты булышлыгы аркасында – катлаулы кризис елында –
социаль әһәмияткә ия булган учреждениеләрнең капиталь ремонт программасына
старт бирелде, мин аңа бик рәхмәтлемен! Бу исә яшүсмерләр клубларының ни дәрәҗәдә
әһәмиятле булуы турында сөйли.