Кече һәм урта эшмәкәрлек шәһәр икътисадында әһәмиятле роль
уйный, ул барлык территориаль продуктның 37%-ын һәм шәһәр казнасына кергән
салым керемнәренең 18%-ын тәшкил итә. Шуның белән беррәттән эшли торган һәр
өченче казанлы кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә хезмәт куя.
Тотрыксыз икътисад шартларында шәһәрдәге кече эшмәкәрлек
аеруча да ярдәмгә мохтаҗ. Казан Башкарма комитеты зур әһәмияткә ия булган
программа тәкъдим итте, ул ташламалы рәвештә кредит бирүне дә, муниципаль
биналарны арендага бирү буенча аерым шартлар булдыруны да, административ
барьерларны киметүне үз эченә ала. Иң беренче чиратта ярдәм сувенир
продукциясен әзерләү һәм хезмәт күрсәтү кебек туристик тармакта эшли торган
предприятиеләргә биреләчәк, шулай ук физкультура һәм масакүләм спорт, мәдәниятне
үстерү һәм шәхси мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен булдыру кебек социаль
әһәмияткә ия булган юнәлешләр дә читтә калмаячак. Боларның барысы да яңа эш
урыннары булдырырга, шәһәрнең чәчәк атуына һәм казанлыларның яшәү шартларын үстерүгә
ярдәм итәчәк.
Эшмәкәрлеккә безнең яктан булышу – бу юктан бар булган тәкъдим
түгел, ә эшмәкәрләрнең теләкләре нигезендә формалашкан чаралар. Без алар белән
кризиска каршы программаны эшләгән этапта актив рәвештә аралаштык, хәзер дә
фикер алышуны дәвам итәбез, шул вакытта гына һәр кешене ишетә, максималь
рәвештә нәтиҗәле ярдәм белән тәэмин итә алачакбыз.
Без, әлбәттә, Казанның 60 мең эшмәкәренең һәрберсенә бушлай
акча һәм бина өләшү турында әйтмибез. Әмма без “үтәкүренмәле” һәм аңлаешлы
шартлар белән тәэмин итә, реаль ярдәм күрсәтә алабыз, алардан һәрбер эшмәкәр
куллана, үзенең эше өчен яңа перспективалар таба алачак.
Мин сувенир продукциясен җитештерүдә аерым потенциалны күрәм,
биредәге ассортимент яхшыракны булдыруны сорый. Без килгән кунакларга төрле
бәягә сыйфатлы һәм кызыклы сувенирлар алырга тәкъдим итәргә тиешбез,
сувенирларга әзерләгән вакытта милли үзенчәлекләрне һәм hand-made товарларга өстенлек
күбрәк бирелгәнлеген истә тотарга кирәк.
Безнең яктан тәкъдим ителә торган чаралар хостеллар өчен дә
яңа стимул булачак, Казанда аларның саны – 55.
Без эшмәкәрлекне алып бару өчен максималь рәвештә уңайлы
шартлар булдыру өстендә даими режимда эшлибез, шул вакытта гына без Казанны
чәчәк ата торган, меңләгән кеше яшәргә һәм эшләргә теләгән шәһәргә әйләндерә
алачакбыз.