И.Метшин Альберт Камалиев турында
KZN.RU Казан шәһәре
Бүген без Казанның почетлы гражданины Альберт Әсхәр улы
Камалиевны искә алабыз, аңа 76 яшь тулган булыр иде. Альберт Әсхәр улы безнең
өчен якын һәм кадерле кеше булып тора. Искиткеч тормыш иптәше, әти, бабай,
хезмәттәш, дус, укытучы иде ул. Үз эшенә ихластан бирелгән шәхес үз хезмәте
белән шәһәрлеләрнең мәхәббәтен яулады һәм исемен Казан тарихына беркетеп
калдырды.
Үзенең хезмәт юлы барышында Альберт Әсхәр улы район
башлыгының кулыннан килгәннән күпкә артыграк эш башкарып калды. Аның шәхесенең,
йөрәгенең, кешеләргә, хезмәттәшләренә, укучыларына булган мәхәббәтенең
масштаблыгы район һәм шәһәр чикләреннән узып китә. Аны ихластан хөрмәтләделәр, аннан
үрнәк алырга тырыштылар, аның белән эшләү зур бәхет һәм зур тормыш мәктәбе булды.
Юкка гына аның “канаты астыннан” бүгенге көннең алдынгы сәнәгать, эшмәкәрлек
җитәкчеләре, депутатлар, министрлар чыкмаган.