Казанда Универсиада – хәзерге Россия тарихында шундый
дәрәҗәдәге беренче спорт чарасы. Сүз Казан яки барлык Татарстан абруе турында гына түгел, ә Универсиада аша дөнья яңа Россияга
бәя бирәчәге турында барасын без белгән идек.
Казан өчен Универсиада нәрсә ул? Ул – 30 дөньякүләм
дәрәҗәдәге яңа спорт комплекслар, яңа дамба, 11 яңа юл чишелеше, 39
җәяүлеләр кичү юлы, 11 яңа юл, 13 төзекләндерелгән урам, 122 төзекләндерелгән
юл! Ул дистәләгән мең яңа утыртылган агачлар һәм куаклар һәм 5 млн. чәчәк.
Казанга 4 млн. асфальт капламы, өч метро станциясе, яңача эшләнелгән аэропорт
һәм интермодаль йөк күчерү линиясе бирелде. Болар барсы да һәм башка әйберләр
(2012 елда миллионлаган кв.м. торак) берьюлы төзелгән. Һәм шәһәр халкы өчен иң
авры - транспорт коллапсын булдырмау иде. Моннан кала, без уен
катнашучыларының һәм тамашачыларның яшәү, туклану нечкәлекләрен да исәпкә алырга
тиеш идек.
Гомумән алганда, Казанда узган Бөтендөнья студент уеннары - 2013
әлеге ярышны уздыру тарихында иң масштаблы уен булып тора. Спорт төрләре саны
– 27, уйнатылган медальләр саны – 351 комплект һәм катнашучылар саны – 160
төрле илдән 11 778 кеше, болар барсы да рекорд иде. Ул көннәрдә Казанда 150
мең кунак килеп киткән, спорт чаралары тамашачылары 800 мең кеше тәшкил иткән,
ә 3 млрд. кеше ярышларны телевидение аша караган.
Һәм бөтенесе дә: волонтерлардан спортсменнарга кадәр,
делегация җитәкчеләреннән журналистларга кадәр Универсиада вакытында бер
кимчелек тә булмады дип билгеләде. Зур система сәгать кебек эшләде. Логистика кимчелексез иде, шәһәр уенчык кебек ялтырап торды, спорт корылмалары дөнья стандартларына туры китерелеп эш итте. Универсиада уты белән факел гел
янып торды, саклык нормалары югары дәрәҗәдә иде, ашату дәрәҗәсе дә
искиткеч иде, хәтта кунаклар бик тәмле, тазармыйча булмый дип сөйләделәр... Универсиада башланып бер атна узгач, Студентлык спорт Халыкара
федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен Казан Уеннарын - әлеге ярышларның
тарихында булган иң әйбәт уеннар дип атады, һәм аның белән атлетлар да,
тамашачылар да килеште.
Универсиада һәм башка глобаль чаралар шәһәр үсешенең яңа этабы
өчен башлангыч булыр дип ышанам.