И.Метшин шәһәрнең сыйфатлы иҗтимагый киңлекләре кыйммәте турында
KZN.RU Казан шәһәре
Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен масштаблы үзгәртеп коруның төп
рецепты – ул зур амбицияләр һәм эре вакыйгалар, эшмәкәрлек белән хезмәттәшлек һәм
аларга шәһәр халкын җәлеп итү.
Шәһәр мохитенең сыйфатлы үзгәреше кеше капиталын үстерү өчен
төпле потенциал формалаштыра. Нәкъ менә мохит, фатир бусагасыннан соң башланып
китә торган шәһәр - үз халкының тормыш сыйфатын, шәһәрнең туристлар өчен
кызыклыгын һәм бөтен ил контекстында иң әйбәт кеше капиталы өчен
көндәшлеген билгели. Глобаль трендлардан беркем дә баш тартмый һәм Казанда
комфорт һәм мохит сыйфатын бәяләп күпчелек яшь белгечләрнең Мәскәүдән һәм
Петербургтан Татарстан башкаласына күчеп килүләрен күзәтергә мөмкин.
Без Казанның юл башында гына торуын аңлыйбыз. Миңа Энрике Пеньялосаның
шәһәр бай булганда түгел, ә аның халкы үзләрен бәхетле итеп хис иткәндә генә ул
әйбәт була дигән сүзләре ошый. Иҗтимагый киңлекләр – ул бер тиңлеләр җәмгыятенә
генә ирешү түгел, шул ук вакытта ул бәхетлерәк кешеләр җәмгыятенә юл. Без үз
алдыбызда иң төп зиннәт – яңа социальлек булган, төрле катлам кешеләре дә
кисешеп үзләрен уңайлы һәм ирекле итеп хис итткән киләчәк төзү бурычын куябыз.