Стратегия уңышлы шәһәрләр тәҗрибәсенә, җирле эксперт
җәмгыятенә таянып эшләнелде, моннан кала процесска шәһәр халкы да җәлеп ителде.
30-нчы еллар Казанына безнең караш түбәндәгечә формалаша: тотрыклы
икътисади үсеш һәм зур мөмкинлекләр белән динамик шәһәр, Идел-Кама үсеш
полюсының лидеры. Казан – сәламәтлек территориясе актив һәм җаваплы гражданнар,
ачык хакимият һәм имин шәһәр мохите булган торымыш өчен уңайлы шәһәр. Карап
кайтасы килгән һәм көн саен тормыш итү өчен уңайлы шәһәр. Стратегиянең төп
максаты – үзгәрешләргә алып бару, республиканы акыллы икътисадка алып бару,
Россияда фәнни-белем бирү, инновация һәм финанс эшчәнлекләренең алдынгы үзәге
булып тору.
Тиз үсеш өчен Казаның барлык мөмкинлекләре дә бар. Көнчыгыш
һәм Көнбатыш, Европа һәм Азия арасында гадәти табигый күпер буларак Казан
Россияда тышкы сәяси һәм тышкы икътисади өстенлекләрне гамәлгә ашыруда төп роль
башкара ала.
Халык фикеренә таянып һәм экспертлар нәтиҗәләрен исәпләп,
без дөнья шәһәрләре гаиләсендә урын алу өчен көндәшләр арасында уңышка ирешү
факторларын бүлеп чыгардык – иң элек бу – яшел һәм җәмәгать мәйданлы сәламәт
һәм тормыш өчен уңайлы тирә як мохит, дөнья дәрәҗәсендәге белем бирү системасы,
халыкара һәм төбәкара актив багланышлар, актив шәһәр җәмгыятенә таяна торган
киләчәк белән идарә итү стратегик системасының нәтиҗәлеге, эффектив һәм
энергияне саклый торган коммуналь хуҗалык.