Безнең планетабыз зур булса да, ул чиксез түгел. Икътисад
белән идарә итүнең яңа ысуллары байлыкларның чикле икәнен аңлау белән бәйле. Байлыкларны
куллану тизлеге аларның яңадан барлыкка килү тизлегеннән артмаска тиеш – моны
без хәзерге вакытта юкка чыккан үсеш барышында үз экосистемаларын юк иткән
цивилизацияләр мисалында өйрәнәбез. Искәртеп китим, Пасха утравында агачлар
кисү эше агачлар үсү вакытыннан тизрәк барган, нәтиҗәдә утрау халкына балык
тотар өчен каноэ төзерлек тә агачлары калмаган.
Бүгенге көндә халык саны артуы һәм кулланучылар саны артуы
кешелек алдында торган мәсьәләләрнең төп драйверлары булып тора. Моңа кадәр
кешелек бер буын яшәеше дәвамында 2,5 тапкыр артканы булмады. Нәтиҗәдә барлык
илләр һәм регионнар өчен дә актуаль булган төп глобаль проблема ул климат
үзгәрүе һәм табигый запасларның сарыф ителеше. Һәрбер дәүләт, шәһәр, кеше
дәрәҗәсендә гамәлгә кертелә торган энергия нәтиҗәлегенең комплекслы һәм
компромиссыз сәясәте энергия ресурсларның дефицитына җавап булып торырга тиеш.
Әлеге идеология шәһәр халкы тарафыннан аңланмаган һәм аңа
ярдәмлек күрсәтелмәгән булса, энергияне саклауга һәм энергия нәтиҗәлегенә ирешү
була алмас. Шунлыктан энергия ресурсларны куллануның гомуми культурасын күтәрү
кирәк. Энергияне саклау культурасына тәрбияләү балалар бакчасыннан башланып
мәктәптә дәвам итәргә тиеш. Энергияне саклау файдалы гына түгел, ә абруйлы да
булырга тиеш. Билгеләнгән нормаларны бозганнан соң җаваплылыкка тартылудан
кала, энергия саклау чараларын уздыра торган предприятиеләр һәм йорт
биләүләренә икътисади стимуллар да каралырга тиеш – салым ташламалары буларак.
Шулай ук, энергия саклау технологияләренең индустриясен үстерү, энергия хезмәт
күрсәтүне үстерү өчен хокукый базаны эшләп бетерү, халык һәм бизнес өчен уңайлы
булган куллану вакытын узган энергияне саклау җайланмаларын утилизацияләү
системасын булдыру.
Энергия нәтиҗәлеге – ул бүгенге көннең объектив һәм аңлы зарурилыгы,
иктисадның көндәшлек сәләтен арттыру шарты, Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре
өчен бюджет чараларын экономияләү һәм халык түләүләрен арттыруны
минимальләштерү мөмкинлеге.