Масштабы дөнякүләм, трансляция бөтен дөньяга булачак. Футбол
дөньясының VIP-кунаклары саны шактый зур. Җитди эш башкарылды. FIFA чарасының таләпчән
беркетмәсе, футбол кагыйдәләреннән дә авыррак иде. Шуңа да карамастан, без
эшебезне әйбәт итеп башкарып чыктык һәм FIFA президенты Джанни Инфантино һәм
аның хезмәттәшләре әлеге эшебезне бик югары бәяләде.
Без шәһәрнең һәм
республиканың данын күтәрү өчен көн саен эшлибез. Берникадәр дәрәҗәдә үсеш
тә күзәтелә, мәсәлән туристлар саны – 2 млн. артык булды. Ләкин шуңа да
карамастан, күпчелек кешеләрнең фикере буенча, Россиядә Мәскәү белән
Санкт-Петербург шәһәрләреннән башка тормыш юк. Алар безнең бай тарихыбызга һәм
мәдәниятебезгә, сәнәгый мөмкинчелекләребезгә, укымышлы кешеләребезгә,
университетыбызга, спорт инфраструктурабызга гаҗәпләнә. Россиядә шундый
шәһәрләр барлыгына алар шаккаталар. Алар өчен бу зур ачылыш.
Казан республика һәм ил белән бергә шундый югары дәрәҗәгә
ирешүләре һичшиксез куандыра. Спорт дөньясында Дөнья чемпионатыннан да зуррак булган
башка чара юктыр. Һәм бу бары тик спорт кына түгел, ә иң масштаблы телевизор караучылар
аудиториясен дә үз эченә кертә.
Безнең өчен бу халкыбыз, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез турында сөйләү һәм яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге.
Шундый зур халыкара спорт чарасының катнашучысы булу Казан
өчен зур мәртәбә. Ярышта катнашучыларга һәм кунакларга ачык йөз күрсәтү һәм
аларның иминлеген саклау өчен без кулыбыздан килгәнчә барсын да эшләячәкбез.