И.Метшин муницпаль проектларны төзү турында
KZN.RU Казан шәһәре
Проект офисны гамәлгә кертү – ул эшмәкәрлек өчен уңайлы
мохит тудыру гына түгел, ә иң элек үз-үзеңне сынап карау. Бу гади акция генә
түгел. Мин әлеге теләктәшлек астында кул куям һәм сүземне бирәм. Әлеге сүзне кече
һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү, ташламалы кредитлар бирү, “Арендалы Каникуллар”
буенча инициативаларны гамәлгә керткән кебек башкарырга кирәк. Нәтиҗәсе: 66
бина кулланылышка бирелгән. Медицина, эшкәртү сәнәгатьчелеге һәм сувенир
продукциясе өлкәләрендә гамәлгә кертелгән проектлар бар. Без берничә проблема белән
дә каршылаштык, мәсәлән: кайбер урыннарда техпаспорт юк, ләкин без аларны хәл
иттек.
Төзүгә рөхсәт тиз арада язылып көн дәвамында бирелә алмый. Ул
халыкның иминлеге, Казанның архитектур күренеше белән бәйләнгән катлаулы документ.
Ләкин документларны төзү процессы да озакка сузылырга тиеш түгел. Әлеге эштә
алтын урталык табарга һәм шуңа омтылырга кирәк.
Казан халкының яхшы тормышы өчен үз инициативаларын гамәлгә
ашырырга теләүче кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән хәерхаһлы мөнәсбәт урнаштырырга
кирәк. Без аларны каршы алып административ киртәләрне киметергә тиеш. Әлбәттә,
күп әйберләр эшләнелә, шунлыктан Казан һәм Татарстан бизнес алып баруда алдынгы
урыннарда тора, ләкин башкарыласы эшләр әлегә күп. Документларны муниципалитет
кына түгел, ә республика һәм федераль дәрәҗәдәге хакимият органнарыннан
коллегаларыбыз да килештерү белән шөгыльләнә. Без бер бурычны үтәр өчен
эшлибез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаларны гел яклап
чыга. Аның ягыннан ярдәм булуына шик юк.