Минем фикеремчә, казанлылар гына түгел, ә без барыбыз да
Казан халкы да, ерак Монголия яки Сингапур халкы да мәрхәмәтлерәк булырга тиеш.
Бернигә дә карамастан. Без киләчәк 5 елда ирешер өчен 12 максат сайлап алдык,
һәм шуларның берсе ул игелекле Казан.
Беренчедән без буш җирдән башламадык. Хәйриячелек, меценатлык,
ярдәмчеллек, башкаларның кайгыларын күрә белү безнең шәһәрдә элек тә бар иде.
Революция кадәрге Казанда һәм хәзерге Казанда да меценатлык тарихы мисаллары
бар.
Игелек кешеләрнең көндәлек ихтыяҗына әверелүен теләр идек.
Көн саен битне юган төсле җаныбызны да юсак иде. Йокларга ятыр алдыннан “бүген
мин нәрсәләр эшләдем?”, “башкалар өчен бүген нәрсә эшли алыр идем?” дигән
сораулар бирсәк иде. Һәм әлеге сораулар акча турында гына түгел.
Без балалардан башларга булдык. Чөнки безнең яшьтә кешеләрне
үзгәртү җиңел эш түгел. Балаларны
без спортка, биюгә, хоккейга, футболга, телләргә, компьютерга өйрәтәбез. Һәм иң
мөһиме балаларны игелеккә, игелекле эшләр кылуга өйрәтү.
Гади мисал: Игелекле эшләр көндәлеге. Ел саен 1-нче сентябрь
көнне мин беренче сыйныфка баручы балаларга нәрсәләр бүләк итү, нинди сүзләр әйтү турында уйлыйм. Кайчандыр
ул энциклопедияләр иде, 2013 елга без Универсиада энциклопедиясен бүләк иттек.
Быел без Игелекле эшләр көндәлекләрен бүләк иттек. Бу гади генә көндәлек,
игелекле эш эшләгәч, бала аны язып куя һәм олыларның берсе аңа наклейка
ябыштыра. Бу хакта ата-аналардан, әби-бабайлардан һәм сыйныф җитәкчеләреннән
бары тик әйбәт сүзләр генә ишетеп була.
Гади генә бер мисал китерим. Юл уңаеннан мин бер
әйбер алыр өчен зур булмаган кибеткә кергән идем. Һәм минем яшьтәге сатучы
әлеге игелекле эшләр көндәлеге турында сөйләде. “Минем балам бераз мөстәкыйль
түгел, һәм кинәт кенә ниндидер китапчык баламны бөтенләй үзгәртте. Наклейканы
алыр өчен ул чүп тә ташларга, савыт-саба да юарга әзер. Хәзер ул игелекле эшләр
эшләргә омтылып тора”. Мондый очраклар шактый күп, хәтта өченче сыйныф
укучылары да “Безгә дә игелекле эшләр көндәлеге бирегез әле”, - дип сорадылар.
Без балаларыбызда игелекле эшләр эшләү теләге булдырырга тиеш.
“Игелекле Казан” проектында олы кешеләргә багышланган аерым
бер бүлек тә бар. Әлеге
бүлекне без “Жизнелюб” проекты дип атадык. Безнең пенсионерларга нәрсә кирәк?
Ихтирам һәм игътибар. Олы кешеләр бик актив. Алар күпне кичергән һәм тормышка
зарланырга өйрәнмәгәннәр. Кызганычка каршы аларга игътибар күп булмый, балалары башка шәһәргә күчеп китә
яки аларның вакытлары булмый.
Шул рәвешле, без карар чыгардык һәм шәһәрнең 9 мәдәният
объектларында алар өчен активлар оештырдык. Әлеге урыннар алар бергә җыелып
аралашыр өчен кирәк. Шулай ук алар өчен монда җырларга, биергә укырга мөмкинлек
бар. Киләсе елда Казанда 20-гә кадәр шундый ук объектлар ачылачак. Алар транспорт тукталышыннан
ерак булмаска тиеш. Бу да “Игелекле Казан” проектының бер бүлеге. Гомумән
алганда, шәһәр халкы мәрхәмәтлерәк булсын өчен, без әлеге проектны бик теләп
гамәлгә ашырабыз.