Илсур Метшин яшьләр көне турында
KZN.RU Казан шәһәре
Яшьләр көне – ул иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе,
чөнки яшьлек – ул һәрбер кешенең тормышында иң әйбәт чагы. Яшь булу – ул актив
булу, тормышка гашыйк булу, яңа дөньяга ачык булу, яңа белемнәргә омтылу,
авырлыклардан курыкмау һәм һәрвакыт иҗади эзләнүдә булу.
Казан меңьеллык тарихына карамастан, илебездә яшьләр
шәһәрләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә Татарстан
башкаласында ярты миллион яшь кызлар һәм егетләр яши. Әлеге сан безнең шәһәрнең
интеллектуаль һәм иҗади потенциалы. Безнең сәләтле яшьләребез спорт, сәнәгать,
белем бирү, фән, шәһәрнең иҗтимагый тормышы кебек өлкәләрдә шәһәр казанышларына
зур өлеш кертә.
Без сәләтле яшьләребез белән горурланабыз, һәм аларның үз
сәләтләрен гамәлгә ашыру өчен барлык кулдан килгән эшләрне дә башкарабыз.
Яшьләребезгә чын күңелдән ирешкән уңышларда тукталмыйча алга таба барлык профессиональ
һәм иҗади планнарын гамәлгә ашыруларын телим!