2017-Конфедерацияләр кубогы – масштабы һәм атмосферасы
буенча искиткеч зур футбол бәйрәме тәмамланды. Әлеге вакыт аралыгында
казанлылар Португалия, Мексика, Россия, Германия, Чили кебек илләрнең җыелама
командаларының уеннарын, ә барлык дөнья Казанның кунакчылыгын күрде. Шәһәр
халкына моның өчен бик зур рәхмәт! Барысы да футболчылар да, җанатарлар да,
журналистлар да шәһәребезнең һәм аның халкының кунакчылыгы турында сөйләде.
Әлеге чаралар шәһәрне яңа дәрәҗәгә күтәрә, аның инфраструктурасын гына түгел, ә
кешеләрнең ментальлеген үзгәртә.
Турнирга әзерләнү процессында Казан ФИФА җитәкчелеге, милли
җыелма командалар делегацияләре җитәкчеләре, ил җитәкчелеге, оештыру комитеты,
футболчылар һәм җанатарлар тарафыннан югары бәяләнде. Күп эш башкарылды, күп
көч түгелде. Иң мөһиме - чараларны әзерләү эше бездә системалы итеп, төгәл план
буенча оештырылды.
Конфедерацияләр кубогының төп нәтиҗәсе – ул турнир вакытында
гадәттән тыш хәлләр һәм вакыйгалар булмавы. Турнирга әзерләнү вакытында
кешеләрнең иминлеген саклау буенча барлык чаралар да кабул итледе. Әлеге чараны
уздыру тәҗрибәсе һичшиксез 2018 елда дөнья чемпионатын уздыру вакытында кирәк
булачак. Әйбәт бәяләмәләр булуга карамастан, барысын да камилләштерү өчен
эшләнәсе эшләр бар. Хаталар өстендә эш башкарырга кирәк. Бер ел дәвамында дөнья
чемпионатын әйбәтрәк үткәрү өчен без кулдан килгәнне эшләячәкбез.