И.Метшин Казанда транспорт челтәрен үзгәртү турында
KZN.RU Казан шәһәре
Казанда 2023 елга кадәр шәһәрнең пассажир транспортының яңа
маршрут челтәрен әзерләү эше башланып китте. Ләкин “яңа транспорт челтәре”
сүзтезмәсе беркемне дә куркытырга тиеш түгел – бу абсолют яңа әйбер түгел,
чөнки шәһәр үсә: “Салават күпере” үсте, М-14 микрорайоны барлыкка килде. Транспорт
челтәре дә әлеге үзгәрешләргә туры килергә тиеш – җәмәгать транспорты шәһәр
белән үсәргә тиеш.
Теләсә-нинди үзгәрешләр җиңел кертелми. Казан буенча зур
тизлектә ярышып йөргән җимерек “Газельләр” дән арынуын искә алырга кирәк. Хәзер
киләсе яңалык кертү өчен вакыт җитте. Казанлыларның ихтыяҗларын исәпкә ала
торган әйбәт проект әзерләү өчен безнең барысы да бар.
Халык белән очрашу, кешеләрне кабул итү вакытында, иҗтимагый
кабул итү бүлмәсенә даими рәвештә теге яки бу маршрутны озынайту, тукталышны
күчерү һәм башка үтенечләр белән мөрәҗәгатьләр килә. Әлеге теләкләрне максималь
рәвештә исәпкә алып, кешеләр белән диалогта үзгәртүләр өстендә эшләргә кирәк.
Чөнки маршрут челтәрен үзгәртү эше шәһәрлеләрнең уңайлыклары өчен башкарыла.
Шәһәр халкын фикер алышуда катнашырга чакырам – үз тәкъдимнәрегезне Транспорт
комитетына kt.kazan@tatar.ru почтасына
яки турыдан шәһәр мэриясенең интернет-кабул итү бүлмәсенә җибәрә аласыз.
Безнең бурыч – киләчәк көн таләпләренә, җәмәгать транспортын
кулланучыларның көндәлек ихтыяҗларына туры килә торган әйбәт әзерләнгән
транспорт челтәре проектын эшләү. Безнең шәһәр халкы ярдәмендә без әлеге
бурычны үтәп чыгачакбыз!