И.Метшин фестивальле Казан турында
KZN.RU Казан шәһәре
Урам фестивальләре форматы Казан өчен чагыштырмача яңа,
ләкин ул да гадәткә кереп бара. Шәһәрнең бай җәйге тормышын әлеге
фестивальләрсез күз алдына китереп булмый. Казанда һәрвакыт берәр нәрсә булып
тора.
Иң мөһиме әлеге чаралар белем бирүгә юнәлгән. Шул ук “Парижга
тәрәзә” фестивале безне совет фотографияләренең пионеры Родченко белән
таныштырды. Безнең өчен бу яңа түгел, ләкин фестивальгә килүчеләрнең күбесе
аның фотографияләрен беренче тапкыр күрә. Гастронимия фестивале безне Юныс
Әхмәтҗанов белән таныштырды. Татар милли ашларның күбесе аның кул астыннан чыгуын
аз кеше белә. Аның рецептлары бөтен Россия һәм БДБ илләрендә киң таралган.
Икенче сүзләр белән әйткәндә, әлеге чаралар күңел ачу өчен генә түгел, алар
мәгърифәтчелек призмасы аша уздырыла.
Әлбәттә, әлеге чаралар күбрәк булган саен безнең җәйге
палитрабыз да матуррак була, яңартылган парк һәм скверларга гаиләләре белән
килүче туристлар һәм шәһәрлеләр күбрәк була. Без үз чиратында иҗтимагый
киңлекләребезне тормыш, кызыклы чаралар белән тулыландырачакбыз. Әлеге чаралар
кысаларында танылган якташларыбыз һәм шәһәр казанышлары турында сөйләячәкбез.