Илсур Метшин диспансеризацияләү турында
Казан шәһәре KZN.RU
Казанда һәм Татарстанда хәзер медицина хезмәтенең сыйфатын
яхшырту өстендә күп эш эшләнә - балалар һәм олылар сырхауханәләре
төзекләндерелә, яңа җиһаз һәм кораллар алына, сәламәтлек саклау өлкәсен
мәгълүматлаштыру, “Дусларча сырхауханә” стандартлары кертелә. Ләкин ничек кенә
теләсәк тә, кеше үзе үзенә кул селтәсә, аның сәламәтлеген болар гына саклап
кала алмый. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итү, профилактика чараларын күрү
бик мөһим. Хәзерге медицина бик күп авыруларны иртә стадиядә ачыклый ала.
Бәхеткә, шәһәрлеләрнең сәламәтлекләренә карата мөнәсәбәте
үзгәрүе күренә: соңгы елларда диспансеризацияләүне үтүчеләр саны ике тапкыр
артты. Шунысы шатландыра, быел диспансеризацияләү казанлыларның рекорд санын үз
эченә алырга мөмкин. Һәр сан, һәр тикшеренү артында саклап калынган тормыш тора.