Казанда 2028 елга кадәр шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм
агынты суларны чыгару системаларын яңарту буенча күпъеллык инвестицион
программа расланды. Киң программа проблемалы участокларны: коллекторлар,
канализация һәм су насос
станцияләре, канализация чистарту
корылмаларын төзү, төзекләндерү һәм яңарту буенча эшләрне үз эченә ала.
“Водоканалның” әлеге зур проектына илдә охшаш проектлар юк. Шул ук вакытта, без
программаны шулай итеп төзи алдык, ул халык кесәсенә сукмаячак, тарифлар үсүдә
чагылмаячак. Барлык эшләр дә предприятие чараларына башкарыла, яңа челтәрләргә
тоташтыру – бурычка алынган акчаларга.
Инвестпрограмма кайбер иске проблемаларны хәл итәргә
мөмкинлек бирәчәк. Ачык мисал – авария хәлендәге “Верхняя” канализация-насос
станциясен һәрвакыт су баса иде. Станция агынты суларны кабул итә алмау сәбәпле,
торак төзү буенча инвестпрограмманың миллионнан артык квадрат метры “бикле” торды
– торак йортларны тоташтыруга
рөхсәт бирергә ярамый иде! 2012 елда “Водоканал” әлеге проблеманы күтәрде, һәм
без, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Экология
министрлыгы белән берлектә әлеге сорауларны карадык һәм чишү юлларын таптык: “Заречная”
канализация-насос станциясе төзелә, аны гамәлгә керткәч, шәһәрнең төньяк өлешендә төзелеш эшләрен
дәвам итеп булачак.
Үзебез алдына без
Россиядә яшәү өчен иң уңайлы, иң төзекләндерелгән шәһәр булырга дигән бурыч
куйдык. Ә чистарту корылмалары тирәсендә һәм ләм катламнарыннан килгән начар ис
була торып, без моңа ирешә алмаячакбыз. Инвестпрограмма ярдәмендә, 117 га
мәйданда 50 ел дәвамында яткан ләм катламнары бүтән булмаячак Димәк халык
һәрвакыт зарланган ис тә булмаячак. Иң мөһиме чокырларны күмүдә һәм юл
төзелешендә файдаланып була торган ахыргы продукт булачак.
Хәзер, кайсы якка таба хәрәкәт итәргә кирәклекне аңлагач, иң мөһиме – расланган эш графикларын
төгәл үтәргә, ләм катламнары һәм начар ис үткәндә калсын, ә Казан иң уңайлы
шәһәр исеменә таба тагын бер адым атласын өчен, эш сыйфатын тикшереп торырга кирәк