Муниципалитетның торак
милекчеләре белән берлектә
гамәлгә ашыра торган мөһим программаларның берсе – торак фондны капиталь төзекләндерү. Уртак финанслауда
торак милекчеләре тарафыннан җыелган акча өлеше елдан-ел арта бара һәм бүгенге көндә яртысын
тәшкил итә – бу безгә халык алдында эшнең үтәлү вакыты, сыйфаты буенча
йөкләмәләр өсти.
Шуңа күрә, һәр ел капиталь төзекләндерү программасы яңартыла. Мәсәлән, хәзер башкарылырга
тиешле эшләргә индивидуаль җылылык пунктларын урнаштыру өстәлде. Алар җылыту
сезоны башында 1115 күп фатирлы йортта һәм 165 бюджет учреждениесендә барлыкка
киләчәк. Бу – алга таба бик зур адым! Әлеге программада бик күп
уңай яклар – су чыгымныры кими, һәр елны яңа челтәрләр сузу кирәкми, кешеләр
кайнар суның киләсен көтеп, су агызып тормыйча, экономияли башлый.
Бик күп уңай яклар, шуның өчен халык белән очрашу барышында, икеләнүче кешеләргә (ә алар һәр районда бар) күрсәтергә, аңлатырга,
программада катнашырга ышандырырга кирәк. Кем әйтмешли, кулларыннан тотып, күрше йортка алып барырга һәм мисалларда программаның
өстенлекләрен күрсәтергә.
Иң мөһиме, программа Казан өчен яңа түгел – индивидуаль җылылык пунктларын урнаштыру
буенча программаның пилот проекты 2012 елда башланган иде. Тәҗрибә уңышлы
булды. Программа гамәлгә кергән йортларда хезмәт күрсәтү сыйфаты артты, ә
хезмәт өчен түләү бәясе кимеде. Хәзер индивидуаль җылылык пунктларын, казанлылар
әлеге үзгәрешләрне тойсын өчен, башка
йортларга да урнаштырырга кирәк.