Ел саен кыш
якынлашу белән, без төзекләндерү эшләре буенча нәтиҗәләр чыгарабыз. Зур күләмдә
эшләр башкарылган, әлбәттә, эшлисе эшләр дә байтак. Әмма инде хәзер әйтә алам: башка
шәһәрләрдә барган үзгәрешләрне игътибар белән күзәтеп барам һәм, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан
кала, җәмәгать киңлекләренә бездәге кебек игътибар башка бер шәһәрдә дә
бирелми. Татарстан һәм Казан илебездә әле генә башланып китә торган хәрәкәтнең
флагманнары булып торалар. Әлеге эшнең, “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы
кысаларында, нәкъ менә безнең инициативадан башланып китүе шатландыра. Һәм ул ТР
Президенты җитәкләгән зур проект булып җитлекте.
Өстәвенә,
үзгәрешләр Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләргә генә түгел,
район үзәкләренә дә кагылды. Һәм үзгәрешләр – бөтенләй икенче дәрәҗә. Аларны халык
бәяли, күзәтеп бара, проектлар буенча фикер алышуда катнашалар, моның өчен
аларга аерым рәхмәтемне җиткерәм. Һәр киңлек, һәр парк проекты буенча ачык
тыңлаулар, халык экспертизасы үткәрелә һәм бергәләшеп биредә ниләр булачагын
хәл итәбез.
Шәһәребезнең төп
парклары инде төзекләндерелде. Алга таба эшне дәвам итеп, төзекләндерү эшләренә
“Таиф” компанияләр төркеме һәм “Казаноргсинтез” белән берлектә алындык. Аккош күле
буенча – фотографияләрдә нинди матур үзгәрешләр башланганын күрдек, эскизлар
түгел, нәкъ менә фотографияләр. Бу бүгенге көндә без нәрсәгә ирешкәнне күрсәтә.
Күз курка, ә кул эшли дигән очракка бик туры килә бу. Планлаштыру этабында
шундый масштаблы һәм матур нәтиҗәләргә ирешербез, дип уйламаган идем, әмма
нәтиҗә кәгазьдәгедән күпкә яхшырак булды. Әле башкарыласы эшләр күп. Әмма инде
кышын биредә чаңгы базасы эшли башлаячак, урман да халыкка яңа форматта
ачылачак.
“Казан” Гаилә
үзәге территориясен – “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән башлап, “Татмедиа”
буйлап зур җәяүлеләр кичүеннән скверга таба – төзекләндерү буенча зур күләмдә
эшләр көтә. Шулай ук, Бондаренко урамында С.Хәким һәм Чистай урамнарын
тоташтырачак юл азакка кадәр ясалачак, Рабочая урамы капиталь төзекләндереләчәк.
Һәм бу үзгәрешләр башкалабызда яшәүчеләрне һәм кунакларны футбол буенча дөнья
чемпионаты вакытында һәм аннан соң да шатландырып торачак.
Планнар күп. Төзекләндерелгән
объектларга ихтыяҗ булу безне алга таба эшләргә этәреп тора. Парклар бүген – ял
итү зонасы гына түгел, алар әле иң яхшы фитнес үзәкләр дә. Паркларда күп санлы төрле
яшьтәге казанлыларның актив спорт төрләре белән шөгыльләнгәннәрен күрү бик
шатландыра. Бу шәһәрлеләрдән килгән реаль сорау һәм безнең бурыч –
паркларыбызда аларга барлык мөмкинлекләрне булдыру.