Юллама күпкырлы
иде, гадәттәгедән ике тапкыр озаграк барды. Мин иң мөһимен, шәһәрдә яшәүче һәм
мэр буларак минем уйларыма туры килгәнне ишеттем. Беренчедән, төп максат
үзгәрешсез кала: халкыбызның иминлеген арттыру. Моның өчен нәтиҗәле икътисад,
көчле бизнес, хезмәттәшлек итүнең аңлаешлы һәм гадел кагыйдәләре булу кирәк. Энергетикалы
булмаган экспортны үстерү, предприятиеләрне дистанцион көйләү системасын
булдыру, ипотека буенча ставкаларны киметү, экологик технологияләргә күчү
буенча актуаль бурычлар куелды.
Икенчедән, 20 ел
мэр булып эшләгән вакытка Президент юлламасында беренче тапкыр шәһәрләр турында
мөһим субъект буларак әйтелүен ишеттем. Моннан бигрәк: шәһәрләрне үстерү милли
идея дип билгеләнде! Россияне пространстволы үстерү программасына Президент
киләсе елларда ике тапкыр күбрәк акча бүләргә вәгъдә итте.
“Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” кебек мәйданчыкларда башка шәһәрләрнең мэрлары
белән без бу хакта күптән сөйлибез. 2050 елга халыкның 80% шәһәрләрдә яшиячәк. Шәһәрләрдә
нинди мохит буласын хәзердән үк уйларга кирәк. 30 ел нәрсә ул? Аның ничек үтеп
киткәнен сизмичә дә калабыз.
Президентның
сәламәтлек саклау, тормыш сыйфатын арттыру буенча дәүләт программасы өлкәсендә чыгымнарны
арттырырга кирәклеген билгеләп үтүе мөһим. Без моңа охшаш программа
формалаштырабыз һәм гамәлгә ашырабыз – пенсионерлар өчен “Жизнелюб” социаль проекты.
Болар берсе дә
түшәмнән алынмаган. Халык белән очрашып, аларның фикерләрен беләбез. Кечкенә генә
адымнар белән башлаган эшебез киләсе президент срогына төп юнәлеш булып
яңгырый.